Юл кәрзине
Ютәлләрең шаһиты ул...
Әрнүләрең шаһиты...
Юллар аша, еллар аша
Килгән милләт шагыйре!
Шигырь утың – йөрәгеңдә,
Кәрзинеңдә ниләрдер...
Тал чыбыктан түгелдер лә,
Моң кушып үрелгәндер.
Юлдашың да, сердәшең дә -
Юл кәрзинең! Чор аша
Шигырь булып Тукай рухы
Күңелләргә тоташа!
Арчадан Зәлинә Минһаҗева
