Мөхәммәтшин: Татарстан – илнең өстәмә эшче көчкә мохтаҗ эре сәнәгать үзәкләренең берсе
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең илдә миграция сәясәтенә мөнәсәбәт сизелерлек яңартылды. 2026-2030 елларга Россия Федерациясенең Дәүләт миграция сәясәте концепциясе кабул ителде һәм аның нигезендә яңа хокукый киңлек формалаштырылды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. – 2024 елдан законсыз миграциягә каршы торуның өстәмә механизмнарын булдыруга һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә, эшкә яллаучыларның җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән 22 яңа федераль закон кабул ителде».
Хәзерге вакытта, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе билгеләп үткәнчә, миграция өлкәсен алга таба камилләштерүгә юнәлдерелгән кайбер яңа закон чыгару инициативалары Дәүләт Думасында карала. Тәкъдим ителә торган чаралар белән хезмәт мигрантларын, аларның гаиләләрен, шулай ук керемнәрне контрольдә тоту механизмнарын киңәйтү күздә тотыла, бу, үз чиратында, легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат яши. «Саннар шактый зур, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – һәм алар, барыннан да элек, республиканың өстәмә эшче көчкә мохтаҗ эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуы белән аңлатыла, шуңа күрә чит ил гражданнарының 49 проценты республикада хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан тора».
Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе республиканың дәүләт хакимияте органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, югары уку йортларына барлык закон яңалыкларын, шул исәптән аңлату эшен дә үтәүне тәэмин итү буенча эшне дәвам итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
«Чит ил гражданнары мөрәҗәгать итә торган проблемаларны оператив һәм конструктив хәл итү максатларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, милли-мәдәни автономияләр, консуллык учреждениеләре арасында тыгыз хезмәттәшлек һәм диалог кирәк, – дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Монда шулай ук башка, шул исәптән күрше регионнардагы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу комачауламас дип уйлыйм».
Фәрит Мөхәммәтшин тарихи хәтерне саклау мәсьәләләренә аерым тукталды. «Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулу алдыннан әлеге бурычларны хәл итү аеруча әһәмияткә ия, – диде ул. – 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Нәкъ менә халыкларның бердәмлеге һәм туганлыгы бу җиңүнең төп факторларының берсе булды. Әлеге чаралар республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында һәм Россия халыкларының бердәмлеге елында аеруча яңгырашлы».
Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен бу эштә, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү, мемориалларны һәм каберлекләрне тиешле хәлдә тоту чараларында актив катнашырга чакырды. «Беләм, Ассамблея һәм республика Халыклар дуслыгы йорты бу мөһим юнәлештә күп эшләр башкара», – дип басым ясады Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук коллегаларының игътибарын Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча булачак сайлау кампаниясенә юнәлтте. «Ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү – безнең уртак бурычыбыз», – дип ассызыклады ТР Халыклары ассамблеясе рәисе һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен сайлауларда актив катнашырга чакырды.
«Тагын бер кат исегезгә төшерәм, иҗтимагый тотрыклылык, халыкларыбыз арасында тынычлык һәм татулык – ул безнең байлыгыбызның нигезе, гражданнарның һәм тулаем илнең эчке бердәмлеген һәм иминлеген ныгытуга ярдәм итә торган төп кыйммәт», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, югары уку йортлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, республиканың яшьләр оешмалары лидерлары катнашты.
