Чабаксардан Казанга һәм Зөягә елга маршрутлары ачылачак
Быелгы навигациягә Чабаксар-Казан һәм Чабаксар-Зөя төбәкара елга маршрутлары өстәләчәк. Туристларны «Валдай»ларда йөртәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Чабаксар елга порты генераль директоры Ванифатий Шайкин.
«Без туристлар ташуны тәэмин итәбез. Ләкин алар Казанга яки Чебоксарга килгәч, мөстәкыйль рәвештә йөриләр. Әгәр турагентлар аларны шәһәрләрнең истәлекле урыннары белән таныштырсалар, яхшы булыр иде. Зөядә дә туристларны каршы алсыннар һәм алар өчен экскурсияләр уздырсыннар иде», – дип белдерде ул.
Чабаксар-Казан һәм Казан-Чабаксар рейслары көн саен 8.00 һәм 16.00 сәгатьтә китәр дип планлаштырыла.
Чабаксар-Казан рейслары шулай ук иртәнге сәгать 8дә, ә Зөя-Чабаксар рейсы 14.30 сәгатьтә китәчәк, дип планлаштырыла.
