Яуширмәдә түгәрәк өстәл утырышы: Гаяз Исхакый туры сүзле булуы белән кадерле
«Тормыш – пьеса кебек: Гаяз Исхакый» фестивале кысаларында драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның туган ягы – Чистайның Яуширмә авылында Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы түгәрәк өстәл утырышын оештырган.
Светлана Скучаева: «Гаяз Исхакый иҗаты әле күпләр өчен ачылып бетмәгән китап»
Утырышта катнашучыларны музей директоры Светлана Скучаева сәламләгән. Ул бөек классик, драматургның исеме горур яңгыраса да, «аның иҗаты әле күпләр өчен ачылып бетмәгән китап» дип саный. Светлана Скучаева театр фестивале башланганын искәртеп, шушы мәдәни проектны тормышка ашыруга ярдәм иткән партнерларга, татар милли мирасына битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтен җиткергән. «Сезнең ярдәмегез Исхакый турында күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирә. Фестивальне үткәрүне ниятләгәндә, без амбициоз бурыч куйдык: экспозициядән матди булмаган мираска – Исхакыйның әдәби мирасына таба барырга», – ди музей җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Светлана Скучаева
Ул Исхакый музеендагы барлык экспонатлар аның драматургиясе, әсәрләренең рухына якын булуын билгеләп узган. «Фестивальнең төп максаты – гастрольләр үткәрү генә түгел, милли әдәби музейны популярлаштыру да. Татарстанның социаль-мәдәни киңлегендә ул үзенә тартып тора торган нокта булуын телибез. Исхакый исеме архив белешмәләре белән генә түгел, ә заманча сәнгать белән дә күзаллансын иде», – дигән Светлана Скучаева.
Ул театр фестивалендә профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнашуын искәртеп, һәр пьесада язучының катлаулы язмышы чагылыш табуын ассызыклаган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ркаил Зәйдулла: «Исхакыйның үз ватанына, үз халкына «кайтуына» зур өлеш керткән төп шәхес – Лена Гайнанова»
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Гаяз Исхакыйның тирән белемле булуын, үз әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителсен, татарлар турында читтә дә белсеннәр дигән теләк белән яшәгәнен әйтте. «Исхакый рус телен дә яхшы белгән. Казанда Укытучылар мәктәбендә рус телен, рус әдәбиятын өйрәнгән. Германиядә 1933 елда Идел-Урал татар халкы язмышы турында танылган әсәрен рус телендә язган. Аннары аны немец, инглиз телләренә тәрҗемә иткәннәр. 56 елдан мин ул әсәрне татар теленә тәрҗемә иттем», – дип сөйләгән Ркаил Зәйдулла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул үзе үскән чорда Гаяз Исхакыйның исемен телгә дә алырга ярамаган чакларны исенә төшергән. «Безнең буынга ана сөте белән кермәде инде ул. Язучының халыктан аерылып торуы, әлбәттә, бик аяныч, ләкин, шөкер, ул «кире кайтты», әсәрләре чыкты. Исхакыйның үз ватанына, үз халкына «кайтуына» зур өлеш керткән төп шәхес – Лена Гайнанова. Ул аның күп кенә томнарын төзегән кеше, ул фанат, аның кебек Исхакый тормышы белән яшәгән кеше бүтән юк, ләкин киләчәктә булсын дигән теләктә калам», – дигән Ркаил Зәйдулла.
Ул Гаяз Исхакыйның исеме бөек прозаик, җәмәгать эшлеклесе, патриот буларак танылса да, аның башта драматург буларак билгеле булмаганын искәртте. «Мин аны татар театрына нигез салучыларның берсе дияр идем. Аның революциягә кадәр пьесалары – «Мөгаллимә», башкаларын бөтен труппалар уйнаган», – ди Ркаил Зәйдулла.
Ул Гаяз Исхакыйның туры сүзле булуын да билгеләп үткән. «Боргалап-сыргалап, төрле метафоралар белән язмаган, турыдан-туры язган, шуның белән кадерле дә ул, намуслы, тугрылыклы. Туры Тукай диләр бит әле, туры Исхакый да дияргә була», – диде Язучылар берлеге рәисе.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Исхакый безгә «кайткач», аның әсәрләрен Празат Исәнбәт, аннары Ренат Әюпов куйды. Минемчә, Исхакый драматургиясе, элекке Шекспирларныкы кебек, 3-4 сәгать куеп булырлык. Билгеле, бүгенге таләпләр буенча кыскартмыйча куеп булмый, ләкин фикер, хис, эмоцияләр киләчәктә яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтасына мин ышанам. Язучының язмышы да шулай, драматургныкы да: бераз онытылып тора, аннары яңадан исеме калкып чыга, дулкын-дулкын булып бара инде. Хәзерге заманда, мөгаен, Исхакый дулкыны аз гына түбәнрәк төшкәндер, ләкин яңадан күтәрелеп китәчәгенә иманым камил», – дигән Ркаил Зәйдулла.
Утырышта, шулай ук, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолог, текстолог, Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лена Гайнанова һәм башкалар чыгыш ясаган.
-
Масштаблы мәдәни проект Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы тарафыннан «Лукойл», «Ритек», Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чистай районы администрациясе ярдәме белән тормышка ашырылган.
