Татарстан мөселманнары Дагыстанда су басудан зыян күрүчеләргә 3 миллион сум акча җыйган
Татарстан мөселманнары табигый бәла-казадан зыян күргән Дагыстан халкына хәйрия ярдәме җыю акциясенә кушылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә. Мөхтәсибәтләр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре аеруча зур активлык күрсәтә, алар «Зәкят» хәйрия фонды аша дагыстанлыларга үзәкләштерелгән ярдәм күрсәтүне оештыра.
Уртак тырышлык белән, элек җәлеп ителгән акчалардан тыш, тагын 1,5 миллион сум акча җыелган. Арча мөхтәсибәте мөселманнар исеменнән 4 тонна эчәргә яраклы су биргән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды икенче гуманитар ярдәм оештырган һәм якын арада аны Дагыстан Республикасы Мөфтиятенең «Инсан» хәйрия фонды карамагына тапшырачак. Акчалата ярдәмнең гомуми күләме 3 миллион сум тәшкил иткән.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды акча җыюны дәвам итә, шулай ук Дагыстанның Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиле М.А.Мөслимов һәм Дагыстан Мөфтиятенең «Инсан» фонды белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
