Казанның иң яхшы мәктәпләрендә «Туган тел» җыенының методик мәйданчыклары эшләячәк
15-17 апрель көннәрендә узучы дөньякүләм «Туган тел» җыены кысаларында Татарстан башкаласының алдынгы белем бирү оешмаларында методик мәйданчыклар оештырылачак. Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.
Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты – татар теле укытучыларына һәм мәктәп директорларына методик ярдәм күрсәтү, шулай ук фәннәрне татар телендә укыту буенча тупланган тәҗрибәне тарату.
Төп мәйданчыклар итеп Казанның танылган уку йортлары сайланган: 2нче, 12нче һәм 18нче гимназияләр, Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп, «Адымнар» полилингваль комплексы. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә 167нче балалар бакчасы, ә дәреслекләр һәм программалар мәсьәләсен карау өчен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданчык булачак.
«Әгәр дә Татарстанның үзәге булган Казанга татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйганбыз икән, һичшиксез, методик ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бу – булган тәҗрибәбезне күрсәтеп, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, аны хәл итү юлларын табу өчен бик яхшы мөмкинлек», – дип искәртте Алсу Шәрипова.
Милли мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренчә, җыен кысаларында осталык дәресләре, иҗади остаханәләр һәм фәнни-методик түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Чарада Татарстанның мәгариф оешмаларыннан, Россиянең 29 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 800дән артык вәкил катнашачак. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, дини уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук Каюм Насыйри үзәкләре җитәкчеләре бар.
