«Тукай укулары-2026» кысаларында Бөтенроссия конференциясенең пленар утырышы ачылды
Бүген Казанда Г.Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2026» Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясенең пленар утырышы ачылды. «Мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар» темасына багышланган утырышны музей директоры Гүзәл Төхвәтова ачып җибәрде.
Ул конференциядә сүз әдәби музейлар турында гына түгел, ә, һичшиксез, шәхесләр - Тукай, аның замандашлары, төрле әдәби музейларның геройлары хакында барачагын билгеләп узды. Шулай ук конференция кысаларында милли әдәбиятлар музейлары берләшмәсен булдыру турында да сөйләшүләр булачагын әйтте.
Милли музей директоры Айрат Фәйзрахманов кичә «Тукай укулары-2026» конференциясенең Гүзәл Төхвәтованың Габдулла Тукай мирасы турында ачык лекция белән башлануын искәртте.
«Тукай музее - иң уңышлы эшләп килүче музей. Бирегә гади эш көннәрендә дә көненә 200-300ләп, елына 40 мең кеше килә. Укучылар, кунаклар, туристлар килеп, Тукай исеме белән рухланып китәләр. Тукай музее - милли иҗади зыялыларның бер үзәге, туган йорты кебек», - диде Айрат Фәйзрахманов.
«Тукай фәне ялгыз гына үсә алмый, галимнәр берләшмәсенең әһәмияте зур. Ел дәвамында һәрвакыт уртак проектлар белән янабыз», - диде Гүзәл Төхвәтова.
