Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан көрәшчесе Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булды

0

Россиянең спорт министры Михаил Дегтяревның 30 марттагы 76нчы номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан көрәшчесе, көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллинга «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме бирелде. Бу хактагы боерык Россия спорт министрлыгы сайтында чыкты.

  • Динар Кәримуллин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Спортчы тумышы белән Теләче районыннан. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый, Лаеш районы спорт мәктәбендә көрәш буенча тренер булып эшли.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса