Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанның дүрт гаиләсе «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивалендә шәһәр данын яклады

0

Бүген Казанда гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды. Шәһәр данын яклап чарада дүрт Казан гаиләсе – муниципаль этапта җиңүчеләр катнашты. Фестиваль Юдино бистәсендәге Тимерюлчылар мәдәният йортында үткәрелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәхнәдә бүген Галәвиев‑Вафиннар, Маннановлар, Федоровлар һәм Хәйретдинов-Закировлар гаиләләре чыгыш ясады. Зона этабында алар шәҗәрә агачын тәкъдим итте, гаилә ядкарьләрен күрсәтте, шулай ук үз нәселенең тарихын сөйләде.

Зона этабы йомгаклары буенча беренче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан Маннановлар гаиләсе лаек булган. Аларга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган. Хәзер гаилә фестивальнең республика этабында Казан данын яклап чыгыш ясаячак.

Вахитов һәм Идел буе районнарыннан Галәвиев-Вафиннар гаиләсенә икенче урын һәм 80 мең сум акча бирелгән. Өченче урын һәм 60 мең сумлык бүләк Киров һәм Мәскәү районнарыннан Федоровлар гаиләсенә тапшырылган.

Хәйретдинов-Закировлар гаиләсенә Казан Башкарма комитетыннан шулай ук 30 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды, дип хәбәр итә Муниципаль архив идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» фестивале быел февраль аенда башланды. Ике көн дәвамында, 9 һәм 10 февральдә, шәһәрнең төрле районнарыннан җыелган гаиләләр «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм Тимерюлчылар мәдәният йортында үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итеп, үз нәселенең тарихы белән таныштырып, иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Фестиваль гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм үз нәселеңнен тарихын өйрәнү белән кызыксынуны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Әлеге проект илкүләм «Гаилә» проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса