Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Азия илләре вәкилләренә Татарстандагы җитештерү объектлары турында сөйләделәр

0

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Азия илләренең дипломатик миссияләре делегациясе республиканың эре предприятиеләре вәкилләре белән очрашты. Алар үзләрендәге җитештерү объектлары һәм хезмәттәшлек юллары турында сөйләде.

«Без очрашуны әңгәмә форматында ясарга телибез. Беркем дә илчеләрдән чыгыш ясауларын сорамаячак, әмма алар сораулар бирә алалар. Сезнең илләр белән хезмәттәшлеккә кызыксыну зур», - дип билгеләп үтте ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.

Делегация алдында нефть-газ секторыннан алып авиатөзелешкә кадәр төрле компанияләр вәкилләре чыгыш ясады.

Республикага мондый визитлар Татарстанның Азия төбәгендә танылуын киңәйтүгә юнәлдерелгән, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

«Безнең республиканың кунаклар тәкъдим иткән илләр белән багланышлары үсүен телим. Кайбер илләр белән товар әйләнеше түбән булып кала. Алар Татарстанны белсен өчен, без шундый чаралар оештырабыз», – дип аңлатты Лернер.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса