Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Данис Шакиров: Милли мәгарифне татар телен укытуга генә тиңләштерү - зур хата

0

Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли мәгариф системасындагы үзгәрешләр һәм укытучылар алдында торган бурычлар турында чыгыш ясады.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә милли мәгарифне бары тик тел укыту белән генә чикләү – зур хата. Аның фикеренчә, мәктәпләрдә милли мохит сакланырга, ә укыту процессы баланы шәхес итеп формалаштырырга тиеш. Шакиров татар теле укытучысының роле бүгенге җәмгыятьтә гади педагог булудан күпкә югарырак икәнен басым ясап әйтте.

«Фән буларак татар теле, татар әдәбияты югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Хәзерге көндә татар теле мөгаллиме өстенә төшә торган җаваплылык, таләп һәм өметләр бик зурдан. Татар теле мөгаллиме хәзер дәресен уздырырга түгел, аны балага бүләк итү осталыгына ия булырга тиеш. Әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәреп, әдәби әсәргә хас камиллек һәм сыйфатлар белән. Әмма туган телне яраттыру гына да аз, туган телдә фикерләргә өйрәтергә, туган телдә шәхес формалаштыру зарур. Аның дөньяга карашы математика, биология, тарих, география дәресләре аша бару – безнең уртак бурычыбыз», – дип белдерде Данис Шакиров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса