Новосибирск Татар мәдәнияте йортында Тукайның 140 еллыгына багышланган кичә була
19 апрельдә 12:00 сәгатьтә Новосибирск шәһәре Татар мәдәнияте йортында халкыбызның бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан музыкаль-әдәби кунакханә оештырылачак. Бу хакта Новосибирск татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Тукай иҗаты – татар мәдәниятенең нигезе һәм һәр буынны туган телгә, милли кыйммәтләргә мәхәббәт рухында тәрбияләүче чиксез илһам чыганагы. Бу тантаналы чара халкыбызның рухи мирасын саклап калу һәм аны яшь буынга тапшыру максатыннан оештырыла, диелә хәбәрдә.
Кичә кунаклары шагыйрьнең тормыш юлына бәйле кызыклы фактлар белән таныша алачак, ә балалар һәм зурлар башкаруындагы моңлы җырлар һәм дәртле шигырьләр чарага аерым бер ямь өстәячәк. Очрашу Тукай дөньясы турында тагын бер кат сөйләшү, милли традицияләребезне барлау һәм иҗат сөючеләр белән җылы мохиттә аралашу өчен менә дигән форсат булачак.
Фото: © Новосибирск татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы
