Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Свердловск өлкәсендә «Без – Урал татарлары!» VI ачык татар мәдәнияте фестивале узган

0

Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә «Без – Урал татарлары!» VI ачык татар мәдәнияте конкурс-фестивале узган. Чара мәдәни багланышларны тирәнәйтүгә, халыкларның милли мәдәниятен популярлаштыруга, шулай ук халык җыры ансамбльләренең һәм башкаручыларның иҗади потенциалын ачу һәм үстерүгә, шул исәптән җирле фольклорны танытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Конкурста милли иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашкан. Алар кул эшләре күргәзмәсен әзерләгән, мөнәҗәтләр әйткән һәм җырлар башкарган. Конкурс кысаларында оештырылган күргәзмәдә татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен чагылдырган милли бизәкләр, чиккән сөлгеләр һәм традицион киемнәр тәкъдим ителгән. Бәйгенең тагын бер матур үзенчәлеге – мөнәҗәтләр әйтү традициясен яңарту. Башкаручылар үз чыгышларында рухи кыйммәтләрне һәм халыкның күңел җәүһәрләрен оста җиткергән.

Мондый бәйрәмнәр төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, дуслык җепләрен ныгыта. «Без – Урал татарлары!» конкурсы тамырларыбызны онытмаска һәм милли горурлык хисен арттырырга ярдәм итүче зур тантанага әверелде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чара елдан-ел киңрәк колач ала, ә катнашучыларның осталыгы арта бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса