«KazanForum» көннәрендә Казан – Аэропорт маршрутында өстәмә поездлар йөриячәк
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумын уздыру көннәрендә Казан – Аэропорт маршрутында өстәмә электр поездлары йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
«13 майдан 15 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршрутында көн саен 14 өстәмә электр поезды йөриячәк», – диелә хәбәрдә.
Өстәмә поездлар форумны уздыру урынына – «Казан Экспо» үзәгенә тукталышларсыз барачак.
