Саранскида Татарстан һәм Мордовия үсмерләре өчен икенче төбәкара форум узачак
1-5 июльдә «Татарстан-Мордовия» балалар-яшьләр форумы узачак. Ике республиканың 14-17 яшьлек үсмерләре үзара тәҗрибә уртаклаша һәм уртак проектлар булдыра алачак. Форумга 5 июньгә кадәр теркәлергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.
«Форум минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды. Казан һәм Зөя утрау-шәһәрлеге буйлап экскурсияләрдә булдык, лекцияләрдә, мастер-классларда, концертларда һәм башка чараларда катнаштык. Без командаларда эшләдек, һәрберсендә Татарстаннан да, Мордовиядән дә катнашучылар бар иде. Бу безгә бер-беребезне яхшырак белергә һәм ике республика мәдәниятен якыннанрак өйрәнергә ярдәм итте. Форум бик җылы атмосферада узды, без хәтта символик бүләкләр дә алмаштык», - дип уртаклашты «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы Илназ Галимов Казанда узган беренче форумнан алган хис-кичерешләре белән.
Сайлап алу турын узу өчен соңгы 2-3 елдагы казанышларны раслый торган дипломнар, грамоталар, сертификатлар, таныклыклар һәм башка документлар урын алган портфолиога сылтама беркетергә кирәк.
Татарстан һәм Мордовиянең беренче яшүсмерләр форумы узган ел 2-7 июньдә Иннополиста узды. Ул вакытта анда 200гә якын кеше катнашты. Яшүсмерләр бергәләп проектлар әзерләде, иҗади номерлар белән чыгыш ясады, экскурсияләрдә булды, хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов белән дә аралашты.
