Театр серләренә – лагерьда.
«Движение-2014» Республикакүләм театр лагерының XIII сменасы Чаллыда, «Росинка» сәламәтләндерү үзәгендә узды. Яр Чаллы һәм Казаннан гына түгел, ә Ро-
ссиянең Мәскәү, Тольтти, Самара, Ульяновск кебек зур шәһәрләрдән килгән 100 яшүсмер (12-18 яшьлекләр) өчен файдалы ял булды бу. Алар актерлык һәм режиссура осталыгына, тавыш белән эшләргә, сәнгатьле сөйләм, вокал серләренә өйрәнделәр. КВНнар оештырылды. Лагерьда һәр көнне кызыклы чаралар үтте: «Әйдәгез, танышабыз!», «V кинофестиваль», «Клиптомания», «Топ-спикер» һәм башкалар. Һәрбер иртә иҗади зарядка белән башланды. Лагерьда «Движение-FM» радиосы эшләде. Аны Вагыйз Аюпов алып барды. Яшүсмерләр яшь актерлар белән таныштылар. Аларны театр мәктәпләреннән килгән укытучылар: Софья Федекина, Никита Кобелев, Зорица Йованович, Екатерина Галкина, Данил Буранов, Артур Ломов кебек сәнгать осталары укытты. Укулар тәмамлангач, яшүсмерләргә имтихан тотарга да туры килде. Быел биредә «Июньдә хушлашу», «Халыклар дуслыгы», «Бу бала» спектакльләре сәхнәләштерелде. «Движение»дә бер булган кеше безнең лагерьга кат-кат килә. Һәм иң мөһиме – театр сәнгате белән кызыксынып кайтып китә. «Движение» – Татарстанда бердәнбер театр лагеры. Лагерьга йөрүчеләрнең күпчелеге һөнәр сайлаганда да театр юнәлешен сайлый. Алар арасында республикадагы гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары уку йортларына керүчеләр дә җитәрлек. Без моның белән бик горурланабыз.