«Мин сезгә татарның бөеклеген аңлаттым»: Әзһәр Шакировның юбилей кичәсеннән мизгелләр
Камал театрының данлыклы артисты, мәшһүр «щепкинчы»ларның берсе Әзһәр Шакировка 85 яшь тулды, һәм театр тере легендага «яшьләрский» караш белән юбилей кичәсе үткәрде. Кичәнең сценариен Татарстанның атказанган артисты, театрның нәфис сүз остасы Фәннур Мөхәммәтҗанов язган. Режиссер – Тукай премиясе лауреаты Радик Бариев, юбилей кичәләре әзерләү буенча тәҗрибәле режиссер.
Фәннур Мөхәммәтҗанов: ...Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген... Бүген чыннан да зур бәйрәм – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, иң яшь «щепкинчы» Әзһәр Шакировка да 85 яшь! Артист өчен 85 яшь азмы икән, күпме икән?! Артист гомерен үлчи торган җирдә бизмән бармы икән? Әзһәр абый кебекләргә бизмәннәр дә кирәкми, чөнки андый шәхесләр үлчәүләрдә үлчәнми. Халкыбызның сөйгән улы, бөек ул ул Әзһәр, бер җирдә юк аның кебек...
Искәндәр Хәйруллин: ...атказанган хәйләкәр. Кем бирде сиңа бу текстны? Кем чыгарды сине сәхнәгә?
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Театр җитәкчелеге. Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата, диделәр.
Искәндәр Хәйруллин: Нәрсәне?
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Ну ярар, матурлыгым чамалы булса да, яшьлегем бар, дип ризалаштым. Текст бирделәр. Шуны тотып театр буйлап йөргәндә, Әзһәр абый очрады. «Нәрсә булды, үскәнем? Күзләреңнең нуры юк. Әйбәт кенә йөри идең бит, берәр нәрсә булдымы әллә?» – ди. «Булды шул, Әзһәр абый, юбилеегызны алып барырга куштылар, борчылам, каушыйм», – минәйтәм. «Борчылма! Беркемне тыңлама! Фәкать үзем кушканча – мин кушканча эшлә! Менә шул вакытта син милләтеңнең фаҗигасен, татарның бөеклеген аңлый алырсың, милли үзаңың барлыкка килер», – диде. Текстны сорап алды. «Монда хаталар күп, төзәтергә кирәк», – дип алып кайтып китте һәм иртәгәсе көнне бөтенләй башка текст язып килгән...
Искәндәр Хәйруллин: Нәкъ үзе! Ай хәйләкәр...
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Минме?
Искәндәр Хәйруллин: Син кем соң? Великий артист всех времен и народов Әзһәр Шакиров әйтмешли: «Үскәнем, онытма, яме, син – якты кешесең! Якты кешесең син – талантыңны белмим, күргәнем юк, ну, якты кеше син!»
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Мин аның шулай икәнен беләм...
Искәндәр Хәйруллин: «Моны белүең бик әйбәт», – дип әйтер иде Әзһәр абый, бу мәҗлесне алып барса... Әзһәр абыйның җаваплары чыннан да искиткеч һәм көтелмәгән була. Мәгънәле була: ул сине күтәрә дә, шунда ук җиргә утыртып та куя...
Кичә шулай артистлар «капустнигы» стилендәге диалогтан башланып китте һәм азаккача шулай шаяру катыш дәвам итте. «Бала-чага», гафу итегез, яшьләр шулай үзенчә шаярта торды. Сәхнәгә галиҗәнап артист Әзһәр Шакиров үзе чыкты, һәм бер зал халык аягүрә басты. Сезгә дә шушы көннәрне күрергә язсын, алып баручы артистлар. Яңа килгән буын киләчәктә сезнең бөеклектән шулай шаярса да, Әзһәр абый кебек үз бөеклегегездә кала белерсез – үрнәк күз алдында.
Кичә дәвамында Әзһәр ага сәхнәнең сул ягындагы (тамашачының уң ягында) кәнәфидә утырып торды. Котлаучыларны хөрмәт белән тыңлады, ипләп кенә тапшырылган бүләкләрне кабул итеп алды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстанда бәйрәм. Зал шыгрым тулы. Күп еллар сәхнә тоткан Әзһәр Шакировны котларга республика җитәкчелеге, депутатларыбыз һәм сәхнәне яратучы меңләгән татарларыбыз исеменнән килдем. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының аксакалын олы юбилее белән тәбрик итәбез. Театрда 120 якын образ иҗат иткән артистның исеме татар сәнгате тарихында күренекле урын алып тора. Сез – халкыбызның танылган һәм яраткан артистларының берсе. Сез әле дә сәхнәдә, бай тәҗрибәгезне яшьләргә дә җиткерәсез, алар белән театр серләрен бүлешәсез. Республиканың һәм башкалабызның мәдәни тормышында актив катнашасыз. Чын күңелдән сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйм. Тамашачыга шатлык өләшеп, якты йолдызыгызның театр күгендә озак балкуын телим. Сезгә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен дә җиткерәм.
Фәрит Мөхәммәтшин Әзһәр Шакировка республика җитәкчелеге исеменнән югары дәүләт бүләге – Дуслык ордены тапшырды.
Алга таба ике алып баручының Әзһәр абый һәм Нәҗибә апа туып үскән авыл исеме тирәсендәге шаяруларын язып тормыйм.
– Заманында курыкмыйча, тәвәккәлләп, шушы гап-гади ике авыл баласы, театр дип, үзләре генә авылдан чыгып китсен инде...
– Нинди театр дип китсеннәр инде. Көз көне бәрәңге алудан качкан ике хәйләкәрдер әле... Эштән куркып... Кайдан белсен алар театр дигән сүзне...
– Белмим, Искәндәр Илдарович, качып чыгып китсәләр дә, Әзһәр абый авылдашларын бер дә онытмый. Изге гамәлләр башкара: район җитәкчелеге белән сөйләшеп, «Таттелеком» белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, зиратны яңартуда иң башлап ул йөрде.
– Бу, энем, заманында авылдан качып киткәннең компенсацияседер инде. Алай да килешәм: бу – зур һәм изге эш.
– Бу – авылдашларыңа карата битараф булмау, аларны хөрмәтләү дигән сүз. Бу – газиз әнисе Миңҗиһан апаны, газиз әтисе Шәфигулла абзыйны догадан калдырмау дигән сүз. Татар халкына шундый шәхес бүләк иткәннәре өчен, без аларга чиксез рәхмәтле.
Әзһәр Шакировны сәхнәдән якташлары – Азнакай районы башлыгы урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм «Азнакай йолдызлары» ансамбле, курсташлары Равил Шәрәфиев белән Рабит Батулла, Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры, «Нур» Уфа татар театры, Качалов театры, Чуваш дәүләт академия театры, «Татаркино» котлады.
Равил Шәрәфиев: Менә «щепкинчы»ларның ике карты. Берсе – олырак. Ул – Батулла – 10 көнгә миннән олы – аңа сүз бирәм.
Рабит Батулла: Ике энекәш бу минем. Мин алар белән горурланам. Шакиров моның кадәр генә иде, без озынрак идек. Ширияздан абый Сарымсаков та, Мәскәүдән килгән комиссия дә: «Үскәнем, сәхнә зурракларны ярата», – дигәч, Әзһәр: «Үсәм-үсәм мин, абый, вәгъдә итәм», – диде. Үсте бит, үсте. Үсә алмаслар иде болар, мин театрдан киткәч, үсеп киттеләр. Болар миңа рәхмәт әйтергә тиешләр. Талантым көчле иде, талантым боларга юл бирмәс иде. Мин бу 2 кешегә рәхмәтле: алар «йомычкачы»ларны – «щепкинчы»ларны ачлыктан коткардылар. Берсе поездлар составы китереп ташлаган бәрәңгене урлап ашата иде, Әзһәр кафега алып барды, анда чәй алгач, икмәкне бушка ашап була иде. Рәхмәт аларга!
Равил Шәрәфиев: Безне үстергән Батуллага рәхмәт! Минем, Әзһәргә багышлап, шактый алдан язылган эпиграммам бар. «Щепкинчы»лар арасында иң яшебез син идең, иң акыллы, иң хәйләкәр, иң картыбыз син бүген». Театрда, чыннан да, иң карты ул. Чөнки Батулла театрда түгел, мин дә – театрдан киткән кеше. Әзһәр театрның иң карт кешесе хәзер. Безнең «щепкинчылар» дигән исем калды, мактаулы исем. Хәзер Әзһәрне мактап сөйләсәм – күпкә китә, карт кеше генә күп сөйли. Картлыгымны сиздермәс өчен, күп сөйләмим. Әзһәр хәзер театрда «щепкинчы»лардан берүзе кала. Яшьләр, үрнәк алагыз, шундый яшькә җитеп, үз буыныгызны булдырыгыз!
Алып баручылар Әзһәр Шакировның тормыш иптәше Саҗидә ханымга да тулы бер блок багышладылар.
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Әзһәр абый Себер кызы Саҗидә ханым белән гастрольләрдә Алма-Атада кафеда танышалар. Саҗидә ханым дус кызлары белән керә, артистлар да спектакльдән соң кергән була. Яшьләр танышып китә, һәм мәхәббәт очкыны шунда кабына. Саҗидә ханымның аны югалтасы килми, Новосибирскидагы укуын Казанга күчерә, театрга килә, Әзһәр абыйга записка язып сала. Әзһәр абый теге очрашуны никтер оныткан була. Залда искиткеч гүзәл Саҗидә ханымны күреп шакката. Телсез кала. Аралашып китәләр, озак та тормыйча өйләнешәләр, һәм уллары Рөстәм туа.
Искәндәр Хәйруллин: Әзһәр абый хатынын гомере буе өзелеп сөя. Ул аны бик хөрмәтли. Аның һәр сүзе мөһим була. Ярамаган эшләр эшләп ташласа: «Саҗидә апагыз ачуланыр инде, сүгәр мине», – ди. «Ничек сүгә инде ул сине?» – дип сорыйбыз. «Сүгә инде, авыр сүз әйтә...» – ди. «Нәрсә әйтергә мөмкин ул сиңа?» – дибез. «Шакиров, ты неинтересен», – дип әйтә», – ди.
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Миңа калса, артист кешегә моннан да куркыныч сүз юктыр. Ә бит хатыны – нинди хатын! Россия Федерациясенең Югары профессиональ белем бирү үзәгенең почетлы хезмәткәре! Атказанган экономист! КФУның финанс исәбе һәм хисабы бүлегенең атказанган укытучысы! Россия Федерациясенең аудиторы! Доцент! Фәннәр кандидаты!
Искәндәр Хәйруллин: Әзһәр Шакиров әйтмешли, «за каждым великим актером стоит величайшая жена».
Залда утырган хөрмәтле Саҗидә ханымга чәчәкләр кәрзине бүләк иттеләр.
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Мин бер әйберне аңламыйм: Әзһәр абыйның бар да бар – таланты да, даны да, бер карасаң, аннан да бәхетле кеше юк – ә нишләп ул театрдагы бердәнбер җылак?
Искәндәр Хәйруллин: Чөнки милләтнең бөтен фаҗигасен, аның авырлыгын, тирәнлеген Ходай Тәгалә аның җилкәсенә аударган. Ул шушыны күтәреп яши. Татар теле дип җаната, үстерү өчен тырыша. Берзаман Лондонда йөрибез, без булдыра алган кадәр инглизчә әйтергә тырышабыз. Әзһәр абый бөтенесе белән татарча сөйләшеп йөри. «Ни өчен мин аларныкын өйрәнергә тиеш, алар минекен өйрәнсеннәр», – диде.
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Менә шушы бит инде ул – бәхет!
Алып баручы ике артистның шаярулары арасында Әзһәр абыйның спектакльләрдәге легендар рольләрен күрдек, кино рольләрен «Татаркино» ясалма фәһем аша эшкәртеп күрсәтте. Чуваш дәүләт театрының теаральләштерелгән котлавы гына көтелмәгәнчә булды – актер Иван Грозный образында чыгып, «Төрки халыкларның халык артисты» исеме бирүен игълан итте. Анысы үк кирәкмәс иде, күршеләр.
Искәндәр Хәйруллин: Картаеп килүче яшь дустым! Бүгенге кичәдән нинди нәтиҗәләр ясый алдың?
Фәннур Мөхәммәтҗанов: Ясадым. Бик күп. Әзһәр Шакиров – татар халкының бөек шәхесе. Үз гомерен тулысынча театрга багышлаган каһарман. Милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, сүз һәм җыр хәзинәсен саклауга зур өлеш керткән даһи артист. Без – бәхетле халык! Безнең, зур табигый талантына гыйлем, осталык, тырышлык куеп, сәнгатьтә үз сукмагын салган Әзһәр Шакиров бар. Ул – халкыбызның лаеклы улы, сөйкемле сөяге, ихтыярлы шәхесе. Аның иҗатын кайнап, ургылып торган балкышка тиңләргә мөмкин. Атаклы «щепкинчы»ларның иң яше, яраткан төпчек баласы. Артист халкының вазифасы бер булса да, юнәлешләре төрле. Халык күңеленә халыкны көлдереп кереп калган комик артистлары булса, Әзһәр Шакиров – исә кешеләрнең фаҗигале язмышын ачып күрсәтә белгән бер инсан. Милләтебезнең киләчәген аңлаган күрәзәче. Яшәсен театр! Яшәсен, татар халкы дип, җан ачысы белән кычкырып, йөрәге ярылып яшәгән милли каһарман!
Юбилей кичәсенең финалы буларак, сәхнәгә труппа чыкты. Сүзне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев алды.
Фәрит Бикчәнтәев: Сезнең турында әйтелгән сүзләр – шулхәтле дөрес сүзләр. Миңа Әзһәр абый белән актер булып та, режиссер булып та шактый эшләргә туры килде. Минем иң кадерле спектакльләремнең күбесе Әзһәр абый белән эшләнде: «Хушыгыз!», «Бичура», «Курчак туе»... Миннән хәзер журналистлар сорый: «Әзһәр абый белән эшләве кыен дип әйтәләр, шулаймы?» – диләр. Әйе, бик авыр эшләргә. Мин шул вакытта рәхмәт сүзе белән әйтер идем. Сезнең белән эшләгәннән соң, минем профессиональ мускулларым ныгыды. Хәзер инде мин бер артист белән эшләүдән дә курыкмыйм. Рус булсынмы, кытай булсынмы, француз артисты булсынмы – миңа барыбер, чөнки минем мәктәбем Әзһәр абый белән булды. Чөнки ул әсәр белән дә, образы белән дә үзенчәлекле эшли, аның һәрнәрсәгә үз фикере бар. Эшләгәндә каршылыклар да туа, әмма эшләгәндә, тирән фикерләве, эчке халәте, хисләре белән шулкадәр образны тулыландыра. Ахырдан, әлбәттә, баш иясең. Әзһәр абый, зур рәхмәт сезгә!
Тамашачы алдына, сәхнә үзәгенә Әзһәр ага үзе чыкты. Сүзен: «Кадерле, газиз милләттәшләрем», – дип башлады ул, әлбәттә.
Әзһәр Шакиров: Мин беркайчан да болай озак яшәрмен дип уйламаган идем. Гомерем буе театрда эшләрмен дип күз алдына да китермәдем. Кулымнан килгәнчә милләтемә чын йөрәктән хезмәт итәргә тырыштым. Аллага шөкер, театрда талантлы артистларыбыз күп булды. Безнең академия театры һәрвакыт илебездәге иң көчле театрларның берсе иде. Аңа Ленин ордены бирделәр, ул – Советлар Союзында иң зур бүләк иде. Үзбәкләр, казахлар, кыргызлар арасында беренче мәртәбә безнең театр Ленин ордены алды. Сез моны аңламыйсыз, мин аңлыйм! Гомер узып китте. Хәзер инде, Аллаһ бирсә, яңа театр эшләячәк. Аларга да мин бик зур бәхетләр телим. Анда заллар тутырып йөрергә язсын! Халкым белән горурланырга язсын! Чөнки мин сезгә татарның бөеклеген аңлаттым бит. Барыгызны да бик хөрмәт итәм. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Татар халкы яшәячәк, Алла бирсә! Мондый халык юкка чыгарга мөмкин түгел!