Добавить новость
Главные новости Химок
Химки
Сентябрь
2020

М12 трассасы Европа — Көнбатыш Кытай маршрутында Татарстанны үзәк нокта итәчәк

0
М12 трассасы Европа — Көнбатыш Кытай маршрутында Татарстанны үзәк нокта итәчәк

«Ефәк юлының» яңарышы

М12 Мәскәү — Казан трассасы төзелеше башлану турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның июлендә «Алабуга» махсус икътисади зонасына килгәч әйткән иде. Аның сүзләренчә, алдагы 3-4 елда бу бөтен Россиядә иң зур масштаблы юл проекты булачак. Хәер, трассаның төгәл маршруты әлегә расланмаса да, Татарстанда бу проекттан беркем дә оттырмаячак, диде Михаил Блинкин.

«М12 трассасы төзелешеннән икътисади нәтиҗәне барыннан да элек Татарстан алачак, чөнки ул Европа — Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы булачак. Бу республиканың һәм гомумән Россиянең икътисади үсешенә этәргеч бирәчәк. Нәтиҗә триллион сумнарда исәпләнәчәк. Мин барлык фикер алышуларда катнаштым, исәп-хисапларны өйрәндем, чыннан да нәтиҗә бик югары: йөк ташулар икегә тапкырлана, ә йөкне ташу вакыты икегә бүленә. Әле шуңа өстәп, теләсә кайсы сәнәгать продукциясе белән көнбатыш һәм көнчыгыш базарларына чыгу мөмкинлеге барлыкка килә», — диде профессор.

Автомобиль юллары — икътисадның кан тамырлары ул. Йөк ташу һәм пассажирларны йөртү никадәр тиз булса, территорияләр дә шулкадәр тиз үсә, тормыш сыйфаты арта. Россиядә автомобиль юлларының тыгызлыгы 100 квадрат километр мәйданга 7 чакрымнан артмый. Чагыштыру өчен: Бөекбританиядә — шул ук мәйданга 172 чакрым, Франциядә — 191 чакрым.

Хәзер гамәлдә булган М7 «Идел» трассасы Россиянең үсеш темпларына җавап бирми һәм аны модернизацияләп тә булмый, дип ышана Михаил Блинкин. «М7 авторассасы бүген бер-берсенә туры килмәгән нәрсәләрне берләштерә. Бер яктан, бу зур транспорт коридорының бер өлеше. Икенче яктан, 700 чакрымга 1,5 мең чыгу юлы булган борынгы юл. Трассага чыгу юлларының шулай тыгыз булуы юлның торак пунктлар аша узуын аңлата. Ә бу халыкара һәм Россиянең йөк трафигын шактый тоткарлап тора. Чөнки торак пунктлардан узганда шофер сәгатенә 60 чакрым тизлек белән бара һәм светофорларга туктый. Йөк ташу әкрен һәм нәтиҗәсез бара», — дип аңлатты институт директоры.

Татарстан элек-электән үк зур транспорт коридорлары үзәгендә урнашкан. Борынгы заманнарда һәм Урта гасырларда республиканың хәзерге территориясен Ефәк юлының бер коридоры Урта Азия дәүләтләре белән тоташтырып торган. Йөк төяләгән кәрваннар хәзерге Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Казахстан җирләре аркылы Идел буена килгән. Аларның максаты Төньяк һәм Балтыйк диңгезләренә чыгу була. Блинкин фикеренчә, М12 автотрассасы Евразия континентының төп транспорт артериясе булырга һәм хәзерге вакытта Казахстан аркылы йөргән халыкара йөкләрнең бер өлешен алырга мөмкин. 

«Кытай территориясендә инде 3 мең чакрымга якын автотрасса төзелгән, тагын 2,5 мең чакрымын Казахстан төзегән. Ә менә Россия өлеше төзелмәгән, чөнки без бик озак фикерләшәбез. Ә бит хәзер безнең трассаның альтернативасы бар. Кытайдан кайтарыла торган товарлар Казахстан аркылы Актау портына китерелә. Ә аннан Каспий аркылы — Европага. Әгәр М12 трассасы булмаса, Россия йөк транзитының читендә калырга мөмкин. Әгәр алга таба да фикер алышулар белән шөгыльләнсәк, транспорт коридоры безне урап узачак», — диде Михаил Блинкин.

Чәчәк аткан икътисадка юл

Россиядә югары техник категориядәге юллар бик аз. Бүген бу өлкәдә төп тәҗрибә Кытайда. Анда ел саен 5-6 мең чакрым шушындый автотрассалар төзелә. 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Кытайда югары техник категориядәге юллар АКШка караганда бер ярым тапкырга артыграк. Мондый трасса төзү өчен сыйфатлы юл техникасы, технологияләр, югары профессиональ эшче кадрлар кирәк.

Соңгы елларда Россиядә М11 һәм М4 трассалары төзелеше барды. Бу юлларның һәрберсе яңа технологияләр, машина төзелеше үсешенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә этәргеч бирде.

Яңа автотрасса төзелеше Татарстан предприятиеләрен заказлар белән, ә республика халкын эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Өстәвенә, бу төзелеш эшләренә тендерны кемнең отуына бәйле түгел. Җирле җитештерүләрнең куәтен кулланмаган генераль подрядчылар булмый, шуңа күрә бу турыдан-туры файда. Беркем дә Владивостоктан Татарстанга эшчеләр алып килмәячәк, өстәвенә, республикада квалификацияле персонал җитәрлек.

Бу яңа автотрасса Татарстанга башка сәбәпләр буенча да кирәк. Татарстанның Кама сәнәгать кластерында дөнья күләмендәге дистәләгән оешмалар урнашкан, алар үзләренең логистик максатларында М7 трассасын кулланырга мәҗбүр. Алар арасында «КАМАЗ» автогиганты, «ТАНЕКО» һәм «Нижнекамскнефтехим» нефть химиясе комплекслары, «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы күп санлы заводлар. Предприятиеләр «Идел» М7 трассасының йөк җибәрүне һәм тиешле җиһазларны кайтаруны тоткарлавы белән килешергә мәҗбүр. Яңа М12 автомагистрале бюджет барлыкка китерә торган предприятиеләр үсешенә этәргеч бирәчәк, ә димәк, республикада мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт объектлары һәм хастаханәләр төзү буенча тормыш өчен әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Яңа парк һәм скверлар, төзек, матур ишегаллары барлыкка киләчәк.

Автомагистраль төзелешенең минуслары булачакмы? Әлбәттә, теләсә нинди автотрасса салу урманнарны кисүне күздә тота, әмма, Михаил Блинкин сүзләренчә, бу яңа урманнар утырту белән компенсацияләнәчәк. «Юл төзелеше буенча дөнья тәҗрибәсендә компенсацион утыртулар, кыргый җәнлекләрне мигарцияләү өчен юллар: калкулыкларга чыгу, эстакадалар һәм башка инженерия корылмалары. Җитди әзерләнгән проектта экология инженериясе объектлары булачак. Бу һәрвакыт исәпкә алына, бигрәк тә, 1А категориясенә караган югары техник автомобиль юлы турында сүз барганда», — дип сөйләде Михаил Блинкин. Тавыштан саклау өчен трасса буенда экраннар куелачак.

Шунысы да кызыклы, М12 трассасы Татарстанның нәкъ үзәгендә — Казанда күпмедер дәрәҗәдә экологияне кире торгызырга да ярдәм итәчәк. Идел аркылы яңа күпер салынгач, башкаланы көньяктан урап узу йөкләрне Казан аэропорты янындагы логистика үзәкләренә китерергә һәм шуннан алып китәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бу бик зур өстенлек, чөнки авиация йөкләре - иң югары маржиналь йөкләр. Хәзер аларны контейнерларга салып, Казан аркылы ташырга туры килә. Бу шәһәрнең экологиясенә, юллар челтәренә йөкләнеш бирә һәм йөк ташуның икътисади нәтиҗәсен киметә. Көньяктан урап узу югары маржиналь йөкләрне югары тизлекле автотрассадан җибәрергә мөмкинлек барлыкка китерәчәк, ә бу бизнеска гаять зур нәтиҗә бирәчәк. Татарстанда логистика инфраструктурасы яхшы үсеш алган инде: тимер юл, Идел су юлы, авиаперевозкалар бар. Әгәр бу схемага тагын югары тизлекле автомагистраль дә өстәлсә, югары икътисади нәтиҗәле мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак. Татарстан эшмәкәрләре яңа транспорт маршрутыннан файданы бүген үк исәпли ала», — диде Блинкин. Ул М12 трассасында сәгатенә 130 чакрым тизлек рөхсәт ителәчәк дип тә өстәде. Димәк, йөк фураларының уртача тизлеге сәгатенә 100 чакрым булачак.

Биш хәреф законы                               

Автомобиль юллары төзелеше буенча дөнья тәҗрибәсендә трасса салуның халык арасында шау-шу куптармый калганы юк әле. Хәтта инглиз телендә бу күренешне аңлата торган махсус термин да бар — NIMBY. Бу биш хәреф «Not in my backyard» («Не на моём заднем дворе») гыйбарәсеннән килеп чыккан. Михаил Блинкин сүзләренчә, бу дөньядагы теләсә кайсы шәһәрдә яшәүче кешенең стандарт психологиясе. Ул: «Миңа юл кирәк, минем машинам бар. Әйдәгез төзик, ләкин минем өйдән читтәрәк булсын», - дип әйтә.

«Бу эффект әдәбиятта да күп язылган, шуңа күрә проект авторлары һәрвакыт ике якны да канәгатьләндерә алырлык чишелеш табарга тырыша. Мәскәү тирәсендә ике юл төзеделәр, аларның берсе „Головной участок М11“, ә икенчесе — „Обход Одинцово“ дип атала. Ә менә Химки урманы аша беренче трассаны салганда килеп чыккан җәнҗал Россия Президентына, Еврокомиссиягә һәм шәхсән Рим папасына кадәр үк барып җитте. Ә икенче очракта шау-шу бөтенләй булмады, тыныч кына тасма кистеләр. Проектны оештыручылар халыкка юлның ни өчен кирәк булуын һәм экологияне саклау буенча нинди чаралар булачагын гына аңлатты. Шул исәптән, трассировка буенча локаль компромисслар да уздырылды. Турыдан-туры җәнҗал белән хәл итүгә караганда, халык белән акыллы компромисслар һәм компенсация чаралары турында килешү җиңелрәк һәм арзанрак булды», — диде профессор.

Автомобиль юлының Татарстан аркылы ничек узачагы әле төгәл билгеле түгел. Шулай да, автотрассаның иминлеге буенча җирле халык өчен фикер алышулар көтелә, чөнки андагы тизлекләр югары булачак. Михаил Блинкин сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча сораулар аз булыр.

«М12 юлында юл-транспорт фаҗигаләре турында шуны әйтә алам. Россиядәге барлык федераль юллар челтәренә караганда, М7 „Идел“ юлында 100 чакрым исәбендә өч тапкыр күбрәк кеше һәлак була. Мин бу саннарны узган ел ук чыгардым. Бу ни өчен шулай? Чөнки М7 трассасының өчтән бер өлеше торак пунктлар аша уза. Ни өчен югары техник категориядәге юллар имин булып санала? Чөнки анда машиналар маңгайга-маңгай бәрелешми, полосалар коймалар белән бүленгән. Шулай ук монда җәяүлеләр кичүендә дә кешеләр һәлак булмый, чөнки бу юлларда кичүләр юк. Югары техник категориядәге юлларда аварияләр булырга мөмкин, әмма мондый куркыныч зур түгел», — диде эксперт.

Яңа автомобиль юлы төзелгәннән соң, М7 «Идел» трассасы шулай ук федераль булып калачак, аның статусы үзгәрешсез булачак. Анда йөк машиналары азрак йөриячәк һәм төрле төбәкләрдән килүчеләргә йөрү уңайлырак булачак.




Химки на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона

ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД ПРЕДЛАГАЕТ СЕНСАЦИОННО УЛУЧШИТЬ НАЛОГОВУЮ СФЕРУ!

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях


Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

Сохраним океан для планеты с Waldorf Astoria Seychelles Platte Island

Где реально можно купаться летом в Москве и Подмосковье: 8 пляжей которые оборудованы для летнего отдыха

Tod's, коллекция menswear весна-лето 2025


Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry

Inside wicked world of ‘skinny scams’ as Ozempic and weight loss drug fraud attempts rise into the hundreds of thousands

Virtual Luck: Exploring Vavada Casino

Bradley Wiggins accused of ‘trashing’ posh VW campervan as pals say bankrupt cyclist has sold his medals and shirts


Мост в Нагатинском затоне готовят к установке пилонов

На Азина рухнул расселенный дом

На одном из перекрестков Северного района Орла не разошлись мотоцикл и микроавтобус

Бесплатный билет в музеи Зеленоградска от «ПАРАDOX» и BelkaCar


Мафия-НН: С юных ногтей будем учиться вгрызаться в двери, закрывающие ментальные миры.

To create its cast of Baldur's Gate 3 companions, Larian came up with 'hundreds and hundreds' of character concepts: 'It was a huge, huge list'

Гайд по Earn to Die Rogue: мифические предметы, билды и режимы

Embracer has closed Alone in the Dark studio Pieces Interactive


Монтаж димоходів та вентиляційних систем у Києві

Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження


За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве




Великая Россия от Химок до Бирюлево уже близко!

На форуме «Умный город» в Перми подвели итоги Индекса IQ городов по результатам 2023 года

В Подмосковье более 2,4 тыс участников аварий обратились в службу помощи при ДТП

С начала года любители скандинавской ходьбы в Химках прошли более 150 км


Предприятия Химок начнут сотрудничество с бизнес-сообществом из КНР

Новый складской комплекс «Лихачевский» в Химках откроют в 2024 году

Дзюба может стать самым высокооплачиваемым игроком «Химок»

Динияр Билялетдинов — о возможно возвращении Глушакова в «Химки»: «У Дениса все в порядке с мотивацией»


Теннисисты Медведев и Рублев сохранили позиции в рейтинге ATP

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе


«Думала, слепну». Отравившаяся салатом приняла ботулизм за инсульт

Спасут из огня и воды. 1,5 тыс. профессионалов всегда придут на помощь

Денис Попов оценил способность Заболотного заявить о себе в «Химках»»

"Химки" ведут работу над трансфером бомбардира "Родины" Тимошенко


Музыкальные новости

«Моцарт vs Шопен» от Amadeus Concerts

Джиган и Самойлова исполнили мечту «диско-бабушки» из Коми

StarHit: Лепс приехал на премию МУЗ-ТВ с невестой, 18-летней студенткой МГИМО

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебные башмачки Элли» - эта постановка создана по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города»



Курбан-Байрам отметили традиционным молебном в Химках

Порядка 2 тыс человек приняли участие в акции «Проверь здоровье в парке»

Медицинские сотрудники и их родные отметили День здоровья в Химках

Новые автобусы выйдут на маршруты в Реутове


Сергей Собянин. Главное за день

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

Группа Metallica даст виртуальный концерт в Fortnite 22 июня

Собянин сообщил о планах благоустройства территорий школ и детских садов


Работу шести светофоров на трех шоссе оптимизировали в Подмосковье

Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе

ГАЗ возобновляет выпуск автомобилей «Волга»

В Подмосковье более 2,4 тыс участников аварий обратились в службу помощи при ДТП


Воробьев: модернизацию ЦКАД в Вяземах завершат в конце года

Воробьев: клинику в Балашихе должны открыть в конце 2027 года

Путин попросил Воробьева уделить больше внимания поликлиникам Подмосковья

Воробьев: центр для слепоглухих граждан в Сергиевом Посаде заработает в сентябре


ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели

Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь

ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели

Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь




Ветеранов здравоохранения поздравили в Реутове

С Днем медработника в Подмосковье поздравили более 5,2 тыс врачей

Порядка 2 тыс человек приняли участие в акции «Проверь здоровье в парке»

Воробьев: откроем 7 поликлиник и 13 ФАПов в Подмосковье до конца года



Команда из Наро-Фоминска победила на межрегиональном фестивале футбола

Более 1,5 тысячи человек приняли участие в «Гонке Героев» в Алабине

Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

Более 500 спортсменов поучаствовали в фестивале «Спорт для всех» в Мытищах




Собянин прибыл в Китай с рабочим визитом

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы

Собянин рассказал о росте турпотока из Китая

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем


На большей части Подмосковья 17 июня ожидается I класс пожарной опасности

Жителям Подмосковья рассказали, как себя вести при встрече с лисой в лесу

Компания Ctrl2GO предоставляет сервисы доступа к спутниковым данным для мониторинга пожаров, наводнений и других ЧС

Волоколамск, Раменское и Черноголовка присоединились к экологической акции «Чистый Лес»


Авиамоделисты из Химок вошли в топ-3 на всероссийских соревнованиях

Заболотный подписал контракт с «Химками»

Предприятия Химок начнут сотрудничество с бизнес-сообществом из КНР

Туфан Садыгов сообщил, что «Химки» подписали контракт с Антоном Заболотным


Более 39 млн рублей направлено на летний отдых и оздоровление детей-сирот в Архангельской области

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»

Ниже воды: как идет обновление подводного флота России

Актера Игоря Меркулова похоронят на Николо-Архангельском кладбище


Фольклорно-литературная программа «Сказки детства, полные чудес, нас уводят в царство тридесятое»

Аварийное отключение электроэнергии произошло почти в тридцати населенных пунктах Крыма

В Симферополе пройдёт спектакль-акция «Подаренная жизнь»

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире


Хореографический ансамбль из Химок стал призером конкурса «Национальное Достояние России»

«Химки» заключили трехлетний контракт с защитником Ориньо из «Родины»

В Химках задержали мужчину, ранившего ножом собаку в магазине

Громкий трансфер от «Химок»: Ориньо – игрок подмосковного клуба












Спорт в Московской области

Новости спорта


Новости тенниса
Людмила Самсонова

Теннисистка Самсонова вышла в финал турнира в Хертогенбосхе






В Петрозаводске умер известный спортсмен

С начала года любители скандинавской ходьбы в Химках прошли более 150 км

Стали известны соперники тульского "Арсенала" в предсезонных матчах

Название для новой железнодорожной станции выберут в Химках