Тубылда «Яшьлеккә сәяхәт» төркеме җитәкчесе: Сикәлтәле юллар үтәргә туры килде
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында хәбәрче Диләфрүз Фәхретдинова озак еллар Тубылда «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблен җитәкләүче, «Яңарыш» газетасы хәбәрчесе Роза Яхина язмышы турында яза.
Һәр кешенең тормышы, язмышы үзенә күрә бер тарих, кызыклы, катлаулы. Роза апа җирле шагыйрә мәрхүмә Гөлфизәр Абдрахманова белән якын дуслар иде. Тубылдан Төмәнгә килсәләр, редакциягә керми калмыйлар. Тавышлары коридордан ук ишетелә, ишекне киң ачып елмаеп килеп керәләр, тирә-як яктырып киткән шикелле була.
— Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы, Каусы авылында 1942 елның апрель аенда туганмын. Әтием — Нәбиулла Абдулла улы, әнием — Ураза Кәрим кызы Бариевлар гомерләре буена колхозда эшлиләр. Әтием 1903 елны туган, хезмәт армиясеннән соң, колхозда рәис вазифасын башкара. Җиде бала тәрбиялиләр.
1949 елны Вагай районы, Абаул мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кердем. Әти үлгәч, яңадан Абаулдан Каусыга кайттык. 7 сыйныфны Олы Тибенде мәктәбендә тәмамладым. Бу елларда татар мәктәпләре Тарада гына эшләде, ә минем анда барып укырга акчам булмады. 1957-1958 елларда колхозда хезмәт иттем, паспортым юк иде, беркая бара алмадым.
Сугыштан соң халык ач була, әти, колхозчылар ачлыктан үлмәсеннәр дип, бераз бодай тарата. Мәфтуха исемле ханым моны түрәләргә ирештерә, әтине алып китәләр, ләкин бер атнадан соң кайтаралар. Бу вакыйгадан соң алар Абаулга күчкәннәрдер…
Әнием — 1905, энесе — Алимҗан Юмашев 1907 елларда туганнар. Алимҗан Кәрим улы фронтта госпитальдә пневмониядән вафат була. 1939 елны туган Сәлимҗан исемле улы кала. Әнисе Тләүбигә сукыр скрипкачыга кияүгә чыга һәм төньякка китә. Анда башына агач төшеп, инвалид була, яңадан авылга кайта. Сәлимҗанны Бибикамал әбием тәрбияли, сугышта үлгән улы өчен 5 сум пенсия ала. Әбиебез үлгәч, Сәлимҗанны Рәхимҗан абыем белән Мәрьям апа тәрбиялиләр, әнием дә аларга булыша.
Әхәт абыем Владивостокта хәрби хезмәтен үти, Япон сугышында катнаша. Ул өйләнеп Владивостокта кала. Мин дә абыем янына барып 1960-1962 елларда Владивостокта төзелештә буяучы булып эшләдем.
1990 елда Тубылга килеп себер татарлары үзәгендә методист вазифасын үтәгәнче, төрле сикәлтәле юллар үтәргә туры килде, — дип сөйләде Роза Нәби кызы.