Главные новости Ижевска
Ижевск
Сентябрь
2024

«Күңел»нең килүе – көтеп алынган вакыйга»: Радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак

0

1997 елда Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Күңел» радиосы дулкыннары киңәя. Хәзер бу радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак. 11 сентябрь көнне Актанышта «Күңел» радиосы яңгырый башлавы уңаеннан «Җырлы сәяхәт» дип аталган зур бәйрәм булды. Хәзер «Актаныш» радиосы да шушы ешлыкка кушылачак.

– Кадерле дуслар, якташлар, – дип мөрәҗәгать итте Мөслим районында «Күңел» радиосы ачылу уңаеннан узган чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Рәхмәт, Сабан туена кебек җыелышып килгәнсез. Димәк, безнең радио сезгә ошый. Ул ничә ел Чаллыда эшләп килә, яңа төбәкләргә килә. Киләчәктә дә рухи тормышны баетып, матур гына эшләп килсен. Сезгә ошасын! Концертлар белән кайтабыз, дип әйтә коллегаларыбыз. Бергә яшәргә язсын, барыгызга да рәхмәт!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

Бу – «Күңел» радиосы коллективы, Актаныш, Мөслим халкына «Татмедида»н зур бүләк. Әлеге районнарда безнең телебезне, мәдәниятебезне саклаучы милли эчтәлекле халык яши, татар аудиториясе бик көчле. Анда татар телендә телевидение эшли, газеталар чыга. Актанышта радио тарихы 30нчы еллардан башлана. Аның зур традицияләре, эчтәлеге бар. Кама аръягында «Күңел» радиосы – иң беренче татар радиосы. Халык тарафыннан яратылган радио. «Күңел»нең килүе – көтеп алынган вакыйга.

Кичә Актанышта мәдәният йорты каршында концерт булды. Мәйдан кеше белән тулы иде. Радиога ихтыяҗ зур булуын күрәбез. Интернет үскән заманда телевидение дә цифрлыга күчте, кеше белән элемтәдә булу өчен бүгенге көндә җирле редакцияләр өчен иң кулае – радио, туры элемтә. Һәрбер машинада радиоалгыч тора, безнең өчен бөтен кеше белән туры элемтәдә эшләргә, җирле яңалыкларны җиткерергә, җирле тарихны сөйләргә кулай.

Тагын бер мөһим өстенлек: Актаныш та, Мөслим дә Башкортстан белән чиктәш урнашканнар. Анда безнең бик зур аудитория, бик күп татарлар яши. Бу радиостанцияләр турында хәбәрләр килә башлады. Программада катнашучылар шалтыраталар: Удмуртия, Нефтекамск, Агыйдел шәһәрләреннән. «Күңел» радиосын тыңлый башлаганнар. Бүген «Күңел»не бөтен күрше районнарда, Илештә тыңлый алалар, һәм аннан аудитория бик актив рәвештә җавап бирә, программаларга шалтыраталар. Бу – безне бик сөендерә, чөнки күрше районнардагы татарларга, милләттәшләребезгә татар телен ишетеп, татар музыкасын тыңлау мөмкинлеге ачылды, – диде ул.

– Без бик шат. Бу – матур бәйрәм. Бу – җәйнең соңгы матур көннәредер. Шундый көндә «Күңел» безнең күңелне ача, алар бездә эшли башлый. Элек без ияләшкәнчә, уникедән бергә кадәр радио булачак, матур җырлар, котлаулар белән. «Күңел» радиосына зур рәхмәт, үзебезнең телне, моңны баетып эшләргә язсын!

«Күңел» радиосын яратканнарын күрсәттеләр»

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова:

Актаныш һәм Мөслим районнарында «Күңел» ешлыклары ачылу – безнең радио тарихында зур вакыйга. Без бу көнне бик көттек. Актаныш халкы белән без күптәннән таныш идек: алар «Күңел» радиосын бик күп еллар онлайн рәвештә тыңладылар. Актанышта бик актив халык яши, даими хәбәр язып торучыларыбыз да бар. Кичәге чарада да Актаныш халкы үзенең активлыгын күрсәтте. Актанышта менә мондый урам чаралары, Казан артистлары белән үтә торган чаралар бик үк еш булмаганлыгы сизелде. Алар шулкадәр сусаганнар, мәйдан тутырып халык җыелды. Актанышта «Күңел» радиосы ачылуы безнең өчен сөенечле вакыйга булды. Алар үзләренең телне камил белүләре, оста, чиста һәм тәмле телле булулары белән аерылып торалар. «Күңел» радиосының алып баручылары да башка радиоларга караганда аерылып тора, музыкаль бизәлеш тә үзгә.

Мөслим районында «Күңел» радиосы 67,79 УКВ ешлыгында эшләгәндә, мөслимлеләр безне актив тыңлыйлар иде. Ул якларда безнең радио тота иде. Бик күпләп килгән котлау хатлары да шушы Мөслим районыннан булды. Без Мөслим халкы белән дә таныш. Аларның үзләренең җирле радиолары да эшләячәк, Актанышта да шулай ук. Алар «Күңел» ешлыгында берничә сәгатькә кереп алачаклар. Бу тыңлаучыларга берьюлы 2 радио тыңлау мөмкинлеге бирә.

Әлеге районнарда кичә һәм бүген үзебезнең алып баручыларны күрсәтеп, радиобыз турында сөйләп, район халкы белән таныштык. Актанышка да, Мөслимгә дә без тагын концерт программалары белән дә барырбыз, дип планлаштырабыз. Бу инде кыш айларында булыр.

Җитәкчелеккә, «Татмедиа» җәмгыятенә, агентлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Актаныш районы һәм Мөслим районы башлыкларына да рәхмәт. Алар безне колач җәеп каршы алдылар. «Күңел»не яратканнарын күрсәттеләр һәм «Күңел» радиосының кирәклеген ассызыкладылар, – диде радио җитәкчесе.

«Хәзер халык күңеленә якын радионы сайлап тыңлый ала»

«Актаныш-информ» филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев:

Бездә – Актаныш районында – «Болгар» радиосы гына тота иде. Хәзер инде бездә «Күңел» радиосы да барлыкка килде. Минемчә, ул – динамикалы, хәрәкәткә баерак радио. Элек сайлау мөмкинлеге юк иде. Хәзер инде халык үзенең күңеленә якынрак радионы сайлап тыңлый ала. Моңа кадәр «Болгар» радиосы монополист иде. Хәзер «Күңел» дә булгач, алар бергә матур итеп эшләрләр, дип уйлыйм. «Күңел» радиосы Башкортстанга кадәр чыгып җитә, аны Нефтекамскида, Илеш районы, Агыйделдә дә тыңлый алачаклар.

Фото: © "Актаныш-информ"/Ләйсән Газизова

Без – «Актаныш» радиосы – башта «Болгар» радиосында эшләдек. Анда без үзебезне «Актаныш тапшырулары» гына дип әйтә ала идек. Хәзер без «Күңел»гә кергәч, безнең лицензиябез булачак. «Күңел» ешлыгында «Актаныш» радиосы да чыгачак. Эфир вакытларыбыз: иртәнге 7дән 8гә кадәр, көндез 12-13 сәгатьләрдә һәм кичен 19-20 сәгатьтә. Шушы вакытта үзебезнең Актаныш тапшырулары чыгачак: әңгәмәләр, туры эфирлар.

2022 елда яхшы гына ремонт ясадылар, студияләр булдырылды. Болар район башлыгының тырышлыгы белән булды. «Татмедиа» заманча җиһазлар белән тәэмин итте. Шуның бәрабәренә туры эфирга чыгу мөмкинлеге туды. Туры эфирга ихтыяҗ зур. Төрле тарихи шәхесләр, авыл кешеләре һәм безнең район халкы өчен башка актуаль темаларга булачак, – дип аңлатты ул.

Фото: ©«Актаныш-информ»/Ләйсән Газизова

«Бу – татарны таныту, күрсәтү дә»

«Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова:

Әлегә кадәр бездә – Мөслим районында – «Болгар» радиосы гына эшли иде. Халык арасында «Нигә бездә бер генә радио?», «Нигә башка радиолар эшләми, аларны тыңлап булмый?» дигән фикерләр ишетергә туры килә иде. «Күңел» радиосының Мөслимгә керүен без бик шатланып кабул иттек. Аның эшли башлавына әле күп түгел, шуңа да карамастан, халык аны тыңлый. «Күңел»дә яңарак җырлар яңгырый, кабатланмыйлар, дигән фикерләрне ишеттек. Бүген Мөслимдә «Күңел» радиосының концерты була. Халык актив булып килер, радионың алып баручыларын һәм яраткан артистларын да күрер, дип ышанып калам. «Күңел»нең Мөслимдә эшли башлавының тагын бер уңай ягы: «Мөслим» радиосы да аның дулкынында эшләр, дип көтәбез. Бәйрәм шушы вакыйга уңаеннан да оештырыла. Әлеге хезмәттәшлек бөтенебезгә дә: «Күңел»гә, безгә һәм «Татмедиа»га да файдалы булы, дип ышанып калабыз. Киләчәктә «Мөслим» радиосының тыңлаучыларын югалтмабыз, дип ышанам һәм хезмәттәшлегебез алга таба да уңышлы булыр, дип өметләнәм.

Бу – халыкка сайлап алу мөмкинлеге дә бирә. Кемгәдер «Болгар» радиосы ошый, кемгәдер – «Күңел». Татар радиолары күбрәк булган саен, безнең халыкның сайлап алу мөмкинлеге дә киңәя. Шул ук вакытта бу – татарны күрсәтү, таныту да, телебезне үстерү мөмкинлеге дә. Татарча радиолар күбрәк булган саен, татарча мәгълүмат чараларын күбрәк тыңлаган, укыган, караган саен, замана балаларында да үзенең милләте, теле белән горурлану хисләре көчәер, ныграк булыр, бәлки.

«Мөслим» радиосының үзенең тапшырулары, аның даими тыңлаучылары бар. Без, әгәр алар кабул итсә, «Күңел» радиосына тапшырулар әзерләргә риза. Алар радио ешлыгында безнең район газетабызның һәр санына күзәтү ясарга тәкъдим иттеләр.

«Күңел» радиосына керәчәк «Мөслим» радиосында мөслимлеләр генә аңлый торган, алар өчен актуаль, кирәк, алар өчен кызыклы тапшырулар дәвам итәчәк, яңалары да булачак, – дип сөйләде ул.

«Күңел» радиосы мине популяр итте»

«Күңел» радиосының «Җырлы сәяхәт» концертында чыгыш ясаячак җырчылар белән дә сөйләштек:

Фото: © Александр Эшкинин

Җырчы Руслан Кираметдинов:

Мине кешелеккә «Күңел» радиосы чыгарды бит. Иң беренче җырларым «Күңел» радиосында яңгырады. Артист кешегә аның җырлары күбрәк яңгыраган саен яхшырак, шуңа күрә «Күңел» радиосы ачылу – бик күңелле вакыйга. Мин моңа шат кына. «Күңел» – бик матур, яхшы радио, – ди җырчы.

Фото: © Александр Эшкинин

Җырчы Әлфинә Әзһәмова:

«Күңел» радиосы мине популяр итте. 2002 елда беренче җырларым шул радио ешлыгында яңгырый башлады. Казанга алар әле 2 елдан соң гына барып иреште. «Күңел» радиосы иҗатымда зур роль уйнады, алар аерым бер урынны алып тора. Мин аларны бик хөрмәт итәм, якын итәм, – дип җырчы радиога уңышлар теләп калды.

  • «Күңел» радиосы 1997 елда эшли башлый.
  • Радионы Чаллы, Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев районнарында тыңлап була.
  • 2011 елдан «Күңел» радиосын интернет аша online режимда тыңлау һәм карау мөмкинлеге булдырыла.
  • 2015 елдан радио Чаллыда 92,6 FM ешлыгында эшли башлый.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя

EVITA BEAUTY STORE - интернет-магазин косметики премиум-класса!

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя

Поймайте его, если сможете: 17 октября в прокат выходит картина Дмитрия Клепацкого «Схватка»


Что будет, если долго сидеть: 5 опасных последствий

Детское радио покоряет Крайний Север

Гастроэнтеролог Садыков назвал 3 основные причины непреодолимой тяги к сладкому

Куда сходить в Калининграде: 10 главных достопримечательностей


Animal lovers try to counter the deadly risk of Chicago high-rises for migrating birds

James Toney Names The Only Fighter That Would Beat Both Artur Beterbiev And Dmitry Bivol

BBC in last-minute U-turn over decision to show major sport event for free as Great Britain aim to make history

NIN-SIM linkage of all phone numbers completed, says NCC


Инфекционист призвал не создавать ажиотаж вокруг лихорадки Марбург

Новый универсал Лада Ларгус Руф — что это за машина?

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Теплосети Екатеринбурга и Первоуральска отремонтируют в кредит


'That's what we're trying to do, be a DM that enables any player's play style:' Check out the upcoming RPG that's trying to do Baldur's Gate 3 in miniature⁠—in more ways than one

Epic wants its Fortnite-Disney metaverse project to be 'what every Disney fan has ever wanted,' but don't expect Mickey Mouse to pick up an assault rifle

Metaphor: ReFantazio стала одной из самых популярных игр ATLUS на релизе

To mark the launch of Metaphor: ReFantazio, Sega is going to make someone a real-life noble, but there's a catch—you'll be joining the nobility of an illegitimate nation in the North Sea with only one resident



ИЖ Лидер: почти неизвестный мотоцикл из СССР, разгонявшийся до 250 километров в час

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Взрывотехники Росгвардии уничтожили артиллерийский снаряд времен Великой Отечественной войны, обнаруженный в Воткинске

В Управлении Росгвардии по Удмуртской Республике прошел технический осмотр транспортных средств




Покровская родительская суббота

Когда дадут отопление в 2024 году: график и полезные советы

Две команды из Ульяновской области закончили сезон в МФС «Приволжье»

Дзюдоисты Самарской области добились успехов на всероссийском уровне


Глава Завьяловского района Удмуртии: крематория у села Сизево точно не будет

Почти 1,6 млн человек перевезли двухэтажные поезда со станций ГЖД

Три грузовика и две легковушки столкнулись на дороге Ижевск – Воткинск

Жителя Удмуртии осудили за насилие над дочкой и падчерицей в течение 11 лет


Арина Соболенко поделилась планом на полуфинал WTA-1000 в Ухане с Кори Гауфф

«У меня нет слов». Ирина Хромачёва — о победе на турнире WTA-1000 в Ухане

Аслан Карацев вышел в основную сетку турнира ATP-250 в Алма-Ате

Александрова не смогла пройти в полуфинал турнира WTA в Китае


Жителя Удмуртии осудили за насилие над дочкой и падчерицей в течение 11 лет

В регионе прошли всероссийские соревнования по шахматам среди обучающихся, проживающих в сельской местности

Подросток на электросамокате пострадал в ДТП на ул. Закирова в Ижевске

Мать пятерых детей, 18-летняя девушка и будущий водитель автобуса бились за звание главной автоледи Марий Эл


Музыкальные новости

Концерт SHAMAN'а за 16,6 млн рублей в Оренбурге стал самым дорогим выступлением в 2024 году за госсчет

Прибежал даже Баста: за что избили блогера Михаила Литвина на матче между ростовским СКА и Lit Energy

Симфоническое Rammstein-шоу

Архангелогородка стала солисткой проекта «Наследие Елены Образцовой»



Житель Удмуртии спел песню и сделал предложение на шоу «Привет, Андрей» на федеральном ТВ

Погода в Ижевске на день: 13 октября ждем ночное похолодание до -9°С

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Удмуртские Кижи, Тол-Бабай и Самоварный дом – куда съездить в Удмуртии на восток от Ижевска


Бвывший премьер-министр Британии Джонсон в мемуарах признался в любви к России

EVITA BEAUTY STORE - интернет-магазин косметики премиум-класса!

В Домодедово до конца 2025 года построят новый физкультурно-оздоровительный комплекс

Концерт Казачьего хора в Клину


Мать пятерых детей, 18-летняя девушка и будущий водитель автобуса бились за звание главной автоледи Марий Эл

Три грузовика и две легковушки столкнулись на дороге Ижевск – Воткинск

ИЖ Лидер: почти неизвестный мотоцикл из СССР, разгонявшийся до 250 километров в час

Подросток на электросамокате пострадал в ДТП на ул. Закирова в Ижевске


Садыр Жапаров: Запад не должен указывать Бишкеку, сотрудничать ли нам с РФ

Садыр Жапаров: Запад не должен указывать Бишкеку, сотрудничать ли нам с РФ





Жителям Удмуртии напомнили о необходимости мыть фрукты и овощи из-за вируса Марбург

В восьми школах Ижевска приостановили учебный процесс из-за вспышки пневмонии

Из-за роста заболеваемости пневмонией в Ижевске на карантин закроют девять школ

«С бытовой точки зрения жизнь в Москве удобнее, чем в Монако»


Киев концентрирует силы для атаки на другой регион России, солдатам приходится платить за эвакуацию из зоны конфликта под Курском


Ростовские волейболисты стартовали в первенстве страны с нескольких поражений

Суд продлил арест бизнесмена из Ижевска Аяза Шабутдинова

«Кузнечики» из Ижевска победили на всероссийском турнире «Стальная воля»

В Удмуртии росгвардейцы приняли участие в курсе военно-тактической подготовки «Защитники Отечества»


«Белорусский расследовательский центр»: Лукашенко подарили участок земли в Абхазии



Число заместителей руководителя секретариата главы Удмуртии увеличили до пяти

Глава Удмуртии анонсировал увеличение финансирования ХК «Ижсталь»

Глава Удмуртии анонсировал перезагрузку хоккейного клуба «Ижсталь»

Собянин: В кварталах реновации продолжится создание социальной инфраструктуры


Жителям Удмуртии напомнили, как помочь лебедям на замерзающих водоёмах

Безработного селянина в Удмуртии заподозрили в незаконной вырубке леса почти на 1 млн рублей

ПРОДАМ: Оснащаем светильники блоками аварийного питания БАП. Светильники Эколюмен с автономными аккумуляторными блоками.

Жителю Удмуртии грозит до 7 лет колонии за незаконную вырубку 20 берез


Мать пятерых детей, 18-летняя девушка и будущий водитель автобуса бились за звание главной автоледи Марий Эл

Жителя Удмуртии осудили за насилие над дочкой и падчерицей в течение 11 лет

Более 130 жителей Удмуртии погибли после отравления спиртным в 2024 году

Котовский городской музей получил в дар скульптуру, изображающую Петра Можарова


В Архангельске горел очередной “расселенный” деревянный дом: из соседних домов эвакуировали людей

Синоптик Ильин: этой зимой не избежать 30-градусных морозов в Подмосковье

Архангельск на старых гравюрах

Ледовое усиление: как в России развивается гражданское судостроение


Прогноз погоды в Крыму на 11 октября

Ждать ли толчков в Крыму после землетрясения в Черном море

Нездоровая ситуация: эксперт оценил взлет цены на красную икру в России

В Феодосии оценят ущерб от пожара на нефтебазе


Главные новости Ижевска на утро 14 октября: разгром «Ижстали» и история иерея

78.ru: полыхающее тело человека увидели на севере Петербурга

Две команды из Ульяновской области закончили сезон в МФС «Приволжье»

Садовый дом сгорел в Ижевске из-за короткого замыкания












Спорт в Удмуртии

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аслан Карацев вышел в основную сетку турнира ATP-250 в Алма-Ате






Главные новости Ижевска на утро 14 октября: разгром «Ижстали» и история иерея

Котовский городской музей получил в дар скульптуру, изображающую Петра Можарова

Хоккейная «Ижсталь» разгромно проиграла в Нижнем Новгороде

63-летний мужчина погиб при пожаре под Ижевском