Главные новости Казани
Казань
Март
2020

Айсылу Мөсәлләмова: «Миңа күз тиде…» — «Шәһри Казан»

0

(Казан, 3 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Аны җәйге иртәдә сусыл яшел үләннәр өстенә җыела торган таң чыгы белән чагыштырыр идем. Ул да нәкъ чык тамчылары төсле саф һәм чиста, тавышы исә шундый ук шифалы төсле тоелды миңа. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айсылу Мөсәлләмова турында сүзем.

Айсылу — Башкортстан кызы. Татарстан башкаласына аны очраклык, язмыш алып килгән дияргә була.

— Кечкенәдән театр актрисасы булу турында хыялландым. Татар «Нур» театрына артистлар җыялар дигән сүзне ишеттем дә, Уфага киттем. Анда имтиханнарны белергә дип керсәм, быел татар артистлары төркеме булмый, башкорт телендәге төркемне җыябыз, диләр. Мин инде имтиханга татарча әзерләнеп килгән идем. Ятлаган этюдларымны башкортчага әйләндердем дә, кердем имтиханга. Жюрида Башкортстанның күренекле артисты Таңчулпан Бибичева утыра. Ул минем татар икәнемне сизде инде, акцент та булгандыр. «Үскәнем, ник монда интегеп йөрисең. Казан, Татарстан бар. Шунда барырга кирәк сиңа», — дип миңа бик акыллы киңәш бирде, — ди Айсылу.

Әмма Башкортстан белән Казан арасы якын түгел. Шикләнеп булса да, яшь кыз Татарстан башкаласына чыгып китә. Әмма монда да каршылыкка очрый һәм нәтиҗәдә, Татарстанның халык артисты Салаватта эстрада артисты белгечлеге алып чыга.

— Салават Зәкиевичта, әгәр тырышсаң, укуы авыр түгел. Йолдызлыгым буенча мин Кәҗәмөгез. Максатчан булуым, үҗәтлегем белем алганда да булышты, тормышта да ярдәм итә, — ди яшь артист.

Сүз уңаеннан, Айсылу астрология белән бик кызыксына. Мөһим даталарны да карап бара, андый көннәрне игътибарлырак булам, ди ул. Мисал өчен, Айсылуның авылда яшәгән туган йорты Максим Горький урамы 31 нче йорт адресы буенча урнашкан. Ә К.Тинчурин театры — Максим Горький урамы 13 нче йортта. Шулай булгач, театр аның икенче йорты булып чыга түгелме?! Моны язмыш димичә, тагын нәрсә диясең инде?!

…Айдар Галимов төркеменә кастинг узуга карамастан, Тинчурин театры сәхнәсен сайлый. Гәрчә театр артистларының хезмәт хакы бик югары булмаса да.

— Театрда эшли башлау бер артистка да җиңел генә бирелми. Мин дә куркып кына театр сәхнәсенә аяк бастым. Режиссерыбыз Рәшит абый Заһидуллин яңа образлар өстендә эшләү мөмкинлеге бирде, тәҗрибәле хезмәттәшләрем бик нык ярдәм итте. Резеда Сәлахова бала ялына киткәч, миңа аның рольләрен ышанып тапшырдылар. Шулай уйнарга өйрәндем, дисәм дә була. Үзем дә һәр ролем өстендә тирән уйланып, җитди эшләдем. Көннәр буе театрдан кайтмаган чакларым бик еш булды. Эшеңнең нәтиҗәсен күрергә теләсәң, бары тик үзеңә, үз көчеңә ышанырга кирәк икәнлеген аңладым, — ди Айсылу.

Айсылуның абыйсы да сәхнә кешесе, баянчы. Күп танылган артистлар белән эшли, хәзер дә Нәфкать Нигъмәтуллин төркеме белән чыгыш ясый. Шуңа да Айсылуга эстраданың эчке кухнясы яхшы таныш.

— Безне Салават Зәкиевич тә сәхнә арты тормышы белән гел таныштырып бара иде. Әмма анда нәрсә генә булса да, без кешегә чыгармадык, хәзер дә чыгармыйбыз. Беркайчан да акчага кызыкмадым. Кызыксам, театрга килмәгән дә булыр идем. Театрга килгәч, режиссерыбыз да: «Театрда акча юк. Бу — күңел өчен эшли торган хезмәт», — диде. Әмма бер дә үкенмим. Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп тора. Мин биш ел эшлим, бездә көнчелек бар димәс идем. Безнең труппа бер-берсенә бик якын. Һәрвакыт үзара хәл белешеп яшибез, спектакльләр булмаганда, бер-беребезне сагынып, көтеп алабыз. Баш режиссерыбыз Рәшит абый: «Һәрвакыт бердәм булыгыз. Эстрададагы кебек, биредә аерым бер шәхес кенә юк. Театр ул бербөтен тере организм булырга тиеш. Берегез генә кырыйга китә башласа да, үз канатыгыз астына алып, бергә булыгыз», — дип өйрәтте, — ди Айсылу.

«Уйнаганда күз тиде»

Артист кешегә һәрвакытта да үзе теләгән рольләрне генә бирмиләр, әлбәттә. Кайчагында көтелмәгәнрәк образлар да тудырырга туры килә.

— «Ак тәүбә, кара тәүбә”дә Дамирә ролен бирделәр. Спектакльне Резеда Гарипова сәхнәләштерүен ишеттек, ә рольләрне кем башкарасы алдан билгеле булмый, приказ чыккач кына беләбез. Пьесаның эчтәлеге белән таныш булганлыктан, үземне лирик рольдә күрә идем. Дамирә ролен биргәч, аны озак өйрәндем. Үземне лирик актриса буларак кабул итәм, ә бу — характерлы роль. Ул эчке халәтемә, табигатемә хас булмаганлыктан, миңа бик авыр бирелде. Премьера көнне генә рольнең асылына төшендем дияргә дә була. Чөнки артист һәр образны тамашачыга күңеле аша үткәреп, аның кичерешләре аша яшәп сәхнәгә чыгара. Миләүшә апа Нәҗмиева киңәш биргәннән соң, җиңелрәк булып китте. Бервакытта да рольләрне зур һәм бәләкәйгә бүлгәнем юк. Һәр образым миңа кадерле һәм якын. Аларның барысына да минем көчем, хисем салынган, тәҗрибәм һәм сәләтем өстәлгән, тырышлыгымның җимеше, хыялымның бер кечкенә өлеше дисәк тә була.

Махсус белемем булмагач, авыррак. Спектакльләргә йөреп, карап өйрәнәм. Кемдер укып өйрәнә, ә мин эшли-эшли өйрәнәм, шуңа барысы да табигый килеп чыга, — ди яшь актриса.

Кәеф булмаса да, шәхси проблемаларың булганда да, син сәхнәгә чыгарга тиеш. Чөнки эшең шундый.

— «Син бит минем бергенәм» премьерасын куйганда, авырып, премьера көнне тавышсыз калдым. Кәеф тә юк. Белгән догаларымны укып, Ходайдан ярдәм сорап, сәхнәгә чыгам. Сәхнәгә чыккач, бөтенләй башка кешегә әвереләм, бар да онытыла. Кайчагында баш авырып, уйнарга чыгасың… Инде спектакль тәмамланганнан соң баш иеп, тамашачыларың ихлас алкышласа, бөтен авырулар, арыганлык бетә. Өйгә кайткач та эмоцияләрдән йоклый алмый ятасың. Әмма төрле күзле тамашачы була. Бер спектакльдә тау битендә Булат белән мәхәббәт аңлашабыз. Тауга менә-менә шигырь сөйлим. Әле бу премьераның икенче көне генә. Бер-беребезгә мәхәббәт сүзләре аңлаттык та, таудан төшкәндә аягымны ялгыш басып, авырттырдым. Күз тиде инде. Күлмәгем сап-сары иде. Барысы да күлмәгең бигрәк матур, сиңа шундый килешә, дигән иде. Аяк авыртса да, спектакльне уйнарга кирәк бит. Күздән яшьләр бәреп чыкты. Шигырь сөйләргә кирәк, сөйләп булмый. Башта мин сөйлим, аннан — Булат. Мин сөйләмәгәч, ул сөйли алмый. Сөйлисе сүзләрем башымнан чыкты да китте. Ярый шигырьләр укырга яратам, рифмага туры китереп, шигырьне сөйләп чыктым, Ходай ярдәм итте. Шул очрактан соң Ходайга ышануым тагын да артты, — ди Айсылу.

Күз тиюдән ул догалар укып һәм психологик алымнар белән саклана.

— Миңа киңәш биргәннәр иде: беренчедән, кеше белән аралашканда, күкрәк турысы ачык булырга тиеш түгел, йә яның беләнрәк утырырга, яисә кулларың белән үзеңне «сакларга» тиешсең. Икенчедән, театрга килеп керүгә, үзеңне шар эчендә итеп хис итәсең. Шул түгәрәк шар эчендә сиңа бер нәрсә дә тими. Мин үзем йомшак кеше. Ә безнең әйләнә-тирәбездә көчле энергетикалы кешеләр дә бар. Алар миңа бик нык тәэсир итә. Спектакль уйнаганда, тамашачының энергетикасын да шунда ук сизәсең. Авыр энергетикалы тамашачы бик тиз тоемлана.

Гаилә

Айсылу сөйгәне белән никах укыткан. Туйны бераз соңрак уздырырга ниятлиләр.

— Булачак тормыш иптәшем белән беренче курста укыганда танышкан идек. Ул минем сәнгать кешесе булачагымны белде, ләкин театр актрисасы булырмын дип беркайчан да уйламады. Үзем дә, гади генә авыл баласын диплом алган уңайдан эшкә алырлар дип, күз алдыма да китермәгән идем. Театрга эшкә урнашкач, көнләшеп тә алды. «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклендә безнең үбешү күренеше бар. Шуннан соң бер атна чамасы сөйләшмәдек. Гел кеше арасында йөрибез, фотоларга төшәбез. Ник син егетләр арасында фотога төшәсең, дигән чаклары да булды. Артист белән гаилә корып яшәү — үзе зур батырлык, минемчә. Ул сәхнә кешесе түгел. Аның да үз гаиләсендә бәхетле булып яшәргә хакы бар. Бер–береңне аңлап, яраткан кешеңнең һөнәрен, көндәлектәге вак–төяк мәшәкатьләрен кабул итсәң генә гаилә тормышының киләчәген күзаллап була. Мин авылда яшәп, бала тәрбияләп кенә өйдә утыра торган хатын-кыз түгеллегемне, Ходай биргән сәләтне тамашачыларым белән уртаклашырга тиешлегемне, һөнәремнең яшәү рәвеше генә түгел, яшәү мәгънәсенә әверелүен аңлатырга тырыштым… Берара аралар суынып та алды. Тик мәхәббәтнең кодрәте көчле, күрәсең, дүрт айдан соң яңадан кавышып, никах укыттык. Театр минем тормышымда шундыйрак эз калдырды, — ди Айсылу.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Подмосковье сотрудники Росгвардии спасли пожилого мужчину, который оказался один дома и плохо себя почувствовал

Профилактический рейд по противопожарной безопасности прошел сегодня в Ленинском округе

В ЖК «Восточное Бутово» продолжают строительство шестого по счету детского сада

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!


Пошив костюма по индивидуальным размерам

Приглашенные солистки выступят в опере «Руслан и Людмила»

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия

Производители кроссовок New Balance и Under Armour подали около 1000 исков к российским продавцам


Watch awkward moment baffled French Open teen is ‘teleported’ into Eurosport studio for live TV interview

Big 12 commissioner Brett Yormark addresses Arizona Board of Regents, asks for continued investment in athletics

Walmart adds employee bonus for hourly US workers

Four-time Man Utd trophy winner, 37, looks unrecognisable as he heads to training with dramatic new look


«Автодор» – к концу 2025 года скоростными дорогами госкомпании будет охвачена половина населения России

В Карелии арестовали учителя-педофила

Глазово

Хакеры начали «прикидываться» соискателями и подсовывать вредоносные ссылки


Мафия-НН: Все в сборе, правила с тревогой выслушаны, роли прочитаны, и сразу же в бой!

Concord is skipping free-to-play and pulling a Helldivers 2 instead: $40 for the full game with all 16 heroes at launch

Take a mystery lover's holiday by solving crime on the Italian Riviera in On Your Tail

Показ геймплея тактики SteamWorld Heist II


Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів


В Казани прошла гонка на лыжероллерах

Татарские сувениры на маркетплейсе: разнообразие и уникальность

Казань увидит забытую в бездорожье 1921 года выставку русских авангардистов

Участники форума «Формируя будущее» посетили выставку «Россия» на ВДНХ




Валиева о семейной традиции: каждый год я прыгаю в мешках, бегаю с ложкой во рту

"Конец лета подложит россиянам свинью": обновленный прогноз погоды на июнь, июль и август

Туристы едут в Россию, чтобы переждать жару

Юлия Пересильд, московский Театр на Таганке, ММОМА – участники 3-его фестиваля «Территория. Красноярск» раскрывают грани современного искусства


«Хуҗалары дачада булган». Казанда ут капкан ике катлы өй ишелеп төшкән (видео)

Баскетбольная команда из Димитровграда стала второй на турнире в Ереване

На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

Александр Сладковский: «Для меня это историческое событие»


Каспер Рууд: «Не буду выступать на турнирах перед «Уимблдоном», но на нем, конечно, сыграю»

Зверев и Рууд не пожали друг другу руки после полуфинала «Ролан Гаррос» – из-за проблем с желудком у норвежца

Экс первая ракетка мира Виландер оценил шансы Паолини на победу в финале «Ролан Гаррос»

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио


Баскетбольная команда из Димитровграда стала второй на турнире в Ереване

Александр Сладковский: «Для меня это историческое событие»

Юнкоров «Нижегородской правды» наградили на Красной площади

Ставропольский прыгун в воду Евгений Кузнецов остался без личной медали в Казани


Музыкальные новости

В Академическом открылась Школа джазовой импровизации Игоря Бутмана

Антисанитария в службах доставки: токсиколог Кутушов рассказал, почему опасно заказывать еду

Приведем Клиентов на ваш Сайт, Покупателей на ваши Услуги и Товары, возможных посетителей ваших Мероприятий и Концертов!

Пополнение в семье: дочь Джигана и Оксаны Самойловой «стала мамой»



Более 600 студотрядовцев станут участниками ежегодного межрегионального фестиваля «Сияние» в Архангельске

Дорогие дороги

Участники форума «Формируя будущее» посетили выставку «Россия» на ВДНХ

Туристы едут в Россию, чтобы переждать жару


«В девять лет я уже был очень любвеобильным». Актер Михаил Богдасаров вспомнил детство в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3  

В ПРЕДДВЕРИИ ДНЯ РОССИИ РОСГВАРДЕЙЦЫ ПРОВЕЛИ ПРАЗДНИЧНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ

СОТРУДНИКИ СОБР «СТОЛИЦА» СТАЛИ ИНСТРУКТОРАМИ НА СБОРАХ ПО БЕСПАРАШЮТНОМУ ДЕСАНТИРОВАНИЮ СПЕЦНАЗОВЦЕВ РОСГВАРДИИ В ВОРОНЕЖСКОЙ ОБЛАСТИ

Помощь российских армян СВО. Поддержка тыла важна для передовой


Москвичи впервые начнут выпускать вне Москвы

Дорогие дороги

В Татарстане мотоцикл на большой скорости врезался в автомобиль и вспыхнул

«За содействие СВО»: бойцы наградили волонтера из Нурлата


Песков: Запад вводит цензуру для СМИ, но Россия должна объяснять свою позицию

Путин: Ждем Президента Бразилии на саммите БРИКС в Казани

Путин в ближайшие дни проведет телефонный разговор с президентом Бразилии

Когогин на беспилотнике и Путин на «пленарке»: чего ждать от ПМЭФ и что покажет Татарстан


Вирус эволюционирует: почему рано называть COVID-19 сезонным заболеванием

Вирус эволюционирует: почему рано называть COVID-19 сезонным заболеванием



Гражданку Кыргызстана арестовали по обвинению в угрозах судье и прокурору, отправившим за решетку Навального

Гражданку Кыргызстана арестовали по обвинению в угрозах судье и прокурору, отправившим за решетку Навального


«Мы не диванные патриоты»: боец Хирург рассказал, почему подписал контракт с МО

В Челнах BMW влетел в забор и перевернулся, водитель в больнице

В Татарстане мобильные поликлиники обслужили более 16 тысяч жителей по нацпроекту

Бывшая чемпионка по бодибилдингу покорила конкурс красоты «Миссис Россия Мира 2024»


Зачем западная пресса начала «сливать» главу ОП Ермака, который за спиной у Зеленского решает все вопросы


В Казани прошла гонка на лыжероллерах

Спортсмен из Лыткарина Федор Ефимов победил на Кубке России по тентпеггингу

Ставропольский прыгун в воду Евгений Кузнецов остался без личной медали в Казани

Ставрополец Евгений Кузнецов выиграл чемпионат России по прыжкам в воду




«Это дань глубокого уважения хлеборобам»: поздравление Минниханова с Сабантуем

Минниханов потребовал от глав районов привести парки в нормативное состояние

Минниханов об участии Татарстана в ПМЭФ: Подписано одиннадцать документов

Минниханов об Играх БРИКС: Необходимо провести очень достойно


Экологи Татарстана назвали авто, которые больше других загрязняют воздух

Kastamonu: устойчивое развитие и экологическая ответственность

Минлесхоз РТ сообщил о семикратном сокращении количества возгораний возле леса

Минлесхоз намерен продлить ограничение на посещение лесов в 7 районах Татарстана


На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

Выставка техники и гастроулица: зеленодольский Сабантуй собрал 40 тыс. гостей

Баскетбольная команда из Димитровграда стала второй на турнире в Ереване

Энджел Вонг: «Всегда представляю, что композитор сидит в зале и я играю для него»


Архангельская область и Альфа-Банк подписали на ПМЭФ соглашение о сотрудничестве

На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

В Архангельске прошёл межрегиональный теннисный турнир «Белое море»

В Пулково задерживаются шесть рейсов


Глава Росавиации рассказал о перспективах открытия аэропорта Краснодара

На этой неделе загрязнение воздуха отмечали в четырех городах Крыма

В Крыму детей будут учить играть в шахматы с детского сада

Глава Росавиации: возобновление работы закрытых с начала СВО аэропортов пока не ожидается


Завтра и послезавтра в Уфе пройдут крестные ходы с образом Казанской иконой Божией Матери

На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

Замглавы Минпромторга Евтухов: ВМФ пополнится 50 новыми кораблями в 2024 году

Ставропольский прыгун в воду Евгений Кузнецов остался без личной медали в Казани












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

«Янника Синнера очень рано сравнивать с Роджером Федерером» // Тренер мужской сборной России по теннису Игорь Куницын — о главных событиях Roland Garros






На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

Энджел Вонг: «Всегда представляю, что композитор сидит в зале и я играю для него»

«Хуҗалары дачада булган». Казанда ут капкан ике катлы өй ишелеп төшкән (видео)

Баскетбольная команда из Димитровграда стала второй на турнире в Ереване