Главные новости Казани
Казань
Август
2020

Бөгелмәдә комбайннар парадында аграрийлар урып-җыю эшләренә әзерлекне күрсәтте

0
Бөгелмәдә комбайннар парадында аграрийлар урып-җыю эшләренә әзерлекне күрсәтте

(Бөгелмә, 1 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районында техниканы карау Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда җирле белгечләр, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе һәм «Россельхозүзәк» вәкилләре, шулай ук комбайнчылар үзләре һәм алмаш тракторчы-машинистлар катнашты. Комиссия әгъзалары ашлык җыю комбайннарының, туфракны төп эшкәртү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы техникасының, шулай ук ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының һәм яңа уңыш ташыячак транспорт чараларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләде. Моннан тыш, комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм аптечкалары белән комплектлануы тикшерелде. Ягулык-майлау материалларын җитештерү һәм сарыф ителү күләме, комбайнчылар хезмәтенә түләү һәм урып-җыю кампаниясендә катнашучыларны матди кызыксындыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Агрегатларны тикшергәндә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга аерым игътибар бирелде. Районда булган барлык урып-җыю комбайннары да герметиклыкка җентекле тикшерү узды. Аннан соң аларны полог аша керттерделәр, контроль суктырдылар. Чөнки игенчеләрнең төп бурычы — уңышны җыеп алу гына түгел, аны югалтуларсыз саклауга тапшыру да. «Урак вакытында барлыгы 95 ашлык җыю машинасы җәлеп ителәчәк», — дип аңлатты Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев. «Һәр транспортка механизатор беркетелгән. Урып-җыю эшләре барышында игенчеләргә, комбайн маркасына һәм башкарылган эшләр күләменә карап, суктырылган ашлык өчен премия биреләчәк. Районда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 37 мең гектар тәшкил итә, ә тәүлеклек техник потенциал — 1 763 гектар. Кырга якын көннәрдә чыгу күздә тотыла. Рөстәм БАРИЕВ




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек переиграла Соболенко и выиграла титул WTA в Мадриде






Решать судьбу "поволжского маньяка" будет нижегородский апелляционный суд

Горожан предупредили об изменении расписания на трех направлениях МЖД

Туристку из Казани выгнали из бутика Gucci в Турции

Внучка о деде-фронтовике: «Воевал с японскими самураями и был ранен в позвоночник»