Баулы районында яңа «Балкыш» мәчете ачылды
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Баулы районында «Балкыш» мәчете ачылды. Кызылъяр авыл җирлегенең Яңа Баулы авылында яңа мәчет районда ундүртенче булды. Бу хакта «Слава труду» газетасы яза. Мәчетне Баулы районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Мәчет ачылышында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе профессоры шәех Аль Асри, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Яңа Баулы хәзрәте Рамил Вәлиәхмәтов һ.б. катнашты. «Балкыш» мәчетен төзү нәкъ ике ел элек җирле картлар соравы буенча башланган иде. Төзелеш авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән алып барылды, алар шулай ук ачылу тантанасында катнашты. Мәчет проектын Яңа Баулыда яшәүче Айрат Шәрәфетдинов эшләде. Ул игелекле эштә һәм ял көннәрендә мәчет төзелешендә катнаша. Чара кунаклары мәчет территориясендә бергәләп агачлар утырттылар. Ә мәчет төзелешендә актив катнашкан иганәчеләргә һәм авыл халкына грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.