Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 августта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.