Главные новости Казани
Казань
Август
2020

Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

0
Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында барган эшләр белән танышты. Чулман елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү эшләре тулы күләмдә финансланган.12 августта Су ресурслары федераль агентлыгы белән тиешле килешүгә кул куелган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында 900,8 млн сум акча быел ук бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, 66,6 млн.сумлык эшнең беренче этабы республика башлыгы йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башланган иде. Проектны гамәлгә ашыруга республикадан барлыгы — 417 млн сум, федераль өлкәдән 483,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы белән берлектә табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Прости авылы янындагы кишәрлектә дә булды, анда сәнәгать калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген рекультивацияләү эшләре алып барыла. Зур чокырны күп еллар элек тәгәрмәч калдыклары һәм башка чүп-чар белән каплаган булганнар, урыны-урыны белән полигонның тирәнлеге дистәләрчә метрга җитә.

Бу территориядә утильләштерелә торган фракцияләрнең яңа урынын герметиклаштыру эшләре башкарылган, алар технологик рәвештә — герметик пленкада күмеләчәк. Утильләштерелә торган калдыклар эшкәртүгә озатыла. «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында объектны финанслауның гомуми суммасы 740 млн сум тәшкил итә.

Киләсе елда ук объектта экотернәкләндерү этабы башланачак. Биредә агачлар утыртылачак, ә чокырга үлән чәчеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP






В Саратове рост цен на новостройки обгоняет города-миллионники

На трассе М7 в Татарстане ограничат движение из-за строительства пешеходного перехода

«Не татарский Джеймс Бонд»: В музее М. Джалиля рассказали о борьбе татар с фашизмом

Путешествие по Волге на "Метеоре": куда и за сколько можно уехать на скоростном судне из Чебоксар