Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Делегация кабул итү-диагностика бүлегенең эше белән танышты. Марат Әхмәтов пандемия чорында осталыклары, намуслы эшләре өчен табибларга, шәфкать туташларына, барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Минзәлә муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән һәм район халкына уңайлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Нугаев катнашты. Очрашу Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды.