Главные новости Казани
Казань
Август
2020

Чирмешәндә ике ятим балага йорт бирделәр

0
Чирмешәндә  ике ятим балага йорт бирделәр

(Чирмешән, 27 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә ике ятим балага дәүләт ярдәме белән төзелгән торак йорт ачкычлары тапшырылды. Республика көне алдыннан бу вакыйганы аерым бер бәйрәм сыман билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Андый балалар безнең аерым кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Үз йортыгыз булу белән тәбрик итәм», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты. «Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга, язмыш бүләге. Быел республикада 600 ятим бала тораклы булачак. Йортыгызда һәрвакыт балалар тавышы тынмасын», — диде ул.

Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында кирпечтән төзелгән, су, электр, газ линияләре үткәрелгән, мунчасына кадәр ясалган ике йорт ачкычы ияләренә тапшырылды. Екатерина Корнилова һәм Михаил Чупрушин — ике бертуган, моңа кадәр тәрбиягә алынган гаиләдә яшәгәннәр.

«Ирем белән, ул бүген эштә туры килде, йортыбызны кат-кат карап чыктык. Бөтен уңайлыклар бар, җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Исән булсак, зуррагын үзебез төзербез. Җиһазлар алсак, тиздән монда тора да башларга исәп», — диде ул.

Әти-әнисез, карап үстерүче әти-әниләре булмаган ятим балаларга, балаларга торак республика программасы буенча төзелә. Районда мондый торакны 9 бала алган да. Тагын 15 бала чиратта тора, аларга аерым йорт төзү өчен җир участогы да бүленгән.

Сүз уңаеннан, Чирмешәндә бүген файдалануга тапшырылган йортлар төзелешенә, тирә-юньне төзекләндерүгә икешәр миллион сум акча тотылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Навигация новых нижегородских "Метеоров" открылась 9 мая

Жительница Камского Устья: Дед участвовал во взятии Берлина, освобождении Варшавы и Вены

Завлит театра Качалова рассказала о деде, считавшемся пропавшем без вести, но вернувшемся

Начальник Управления Росгвардии по Республике Татарстан принял участие в церемонии возложения цветов к Вечному огню в День Победы