Главные новости Казани
Казань
Август
2020

«Шатлыгымнан елап җибәргән идем» — халыкның 30 ел элеккеге хатирәләрен барлыйбыз

0
«Шатлыгымнан елап җибәргән идем» — халыкның 30 ел элеккеге хатирәләрен барлыйбыз

Нәкъ 30 ел элек Татарстан территориясендә җир, табигый байлыклар һәм башка ресурслар халык милке була дип игълан ителде. Татар теле, рус теле кебек үк, дәүләт теле хокукына ия булды. 30 август Татарстан Суверенитеты көне буларак календарьда кызыл төс белән билгеләнде. Соңгы елларда әлеге бәйрәм Республика көне белән алыштырылды. Илдәге вәзгыять 2000нче елларда үзгәрсә дә, Татарстан тарихында 1990 елның 30 августы тирән эз калдыруы бәхәссез. Милли бәйсезлек өчен көрәш җиңел генә бирелмәде. Шушы чорда азатлык өчен кайнаган шәхесләрдән һәм әлеге вакыйгаларны күреп-ишетеп белгән кешеләрдән «Интертат» сораштыру үткәрде. Алар 1990 елның 30 августын ничек истә калдырган? «Шатлыгымнан елап җибәргән идем»   Рабит Батулла, язучы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты: Бик шатлыклы көн булды инде ул. Без җиңдек дип уйладык. Шатлыгымнан елап та җибәргән идем. Без ул көннәрдә урамда йөргән кешеләр идек. Бер кулымда магнитофон, икенчесендә мегафон иде. Магнитофонга сөйләгән кешеләрне яздырдым, ә мегафон микрофонны безгә бирмәгәндә ярдәмгә килде. Суверенитетка кадәр ун көн буе унбишләп кеше Ирек мәйданында ачлык тотты бит. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Газинур Морат, Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов, Заһит Мәхмүди һәм башкалар бар иде. Без ике йөзләп кеше азатлык таләп итүне башлап җибәргән идек, соңыннан мәйданга 30-40 мең кеше җыелды. Чит ил телевидениеләре да төшереп йөрде әле. Мөстәкыйльлек таләп итүчеләр белән мөстәкыйльлеккә каршы кешеләрне сугыштырырга теләүче провокаторлар да булды. Опера һәм балет театры каршындагы демонстрациягә йөзләгән исерек ирләр килде дә, безнең байракларны тартып алып, җирдә таптадылар, сапларын сындырдылар. Тегеләрне кемнәрдер махсус исертеп җибәргән. Соңыннан аларның бер заводтан килгәннәрен белдек. Суверенитет яклы кешеләр исерекләрне урап алдылар да, дөмбәсләргә әзерләнделәр. Мин моның провокация икәнен шундук аңлап алдым һәм озын буйлы бер милиционерның җилкәсенә менеп: «Зинһар, бер адым да атлый күрмәгез! Бу провокация!» — дип мегафоннан халыкка мөрәҗәгать иттем. Вафирә Гыйззәтуллинадан Ленин һәйкәле янында җыр башлавын сорадым. Халык җырчыга борылды. Бөтен дөнья төшереп торганда бер бөртек кан акса, бөтенебезне алып киткән һәм моны бик зурлап күперткән булырлар иде. Суверенитет кабул итү алдыннан менә шундый хәлләр булды. «Суверенитет яклы кешеләр дә, каршылары да ихлас көрәште» Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты: ТАССР Югары Советының Суверенитет кабул иткән тарихи сессиясе ике көнгә сузылды. Беренче көнне чыгыш ясап өлгермәгән депутатларның чыгышын, шул исәптән минекен дә, икенче көнгә күчерделәр. 1990 елның 30 августында сессиянең минем чыгыштан башланып киткәне истә. Декларациянең текстын Фәндәс Сафиуллин укыган иде. Югары Советта төрле фикерле депутатлар бар иде. Бер төркем депутатлар суверенитет яклы иде, икенче төркем каршы чыкты. Көн бик тыгыз үтте. Тәнәфестә килешү комиссиясе төзеп, декларациянең һәр пункты буенча компромисска килү юлларын эзләдек. Ул көнне Ирек мәйданы тулы халык иде. Бушаган вакытларда халыкка чыгып, Югары Совет эчендә булган хәлләрне сөйләп тордык. Суверенитетны халык шулай көчле якламаган булса, декларация кабул ителмәгән булыр иде. Мин бер мәртәбә генә — 1990-1995 елларда депутат булдым, һәм ул иң кызык чакырылыш иде. Башка андый состав булмады. Суверенитет яклы кешеләр дә, каршылары да ихлас көрәште. Ул вакытта чын мәгънәсендә демократия булып алды. Без, ягъни мин, Фәүзия Бәйрәмова, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ренат Харис — язучылар арасыннан сайланган депутатлар идек. Без бөтенебез бердәм булып, суверенитет өчен көрәштек, эмоциональ чыгышлар ясадык. Халык безгә колак сала иде. «Әкият сыман гаҗәп әйбер булды ул»   Розалина Шаһиева, сәнгать белгече, рәссам, шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты: Мәйданда республика киләчәгенең хәл ителәсен көтеп йөрүләр әкият сыман гаҗәп әйбер булды ул. Хөррият биргән көнне күңелләрнең күтәрелүен әйтеп бетергесез. Казанда автобусларның күплеге, мәйдандагы халыкның үзе бер гимн кебек яңгыраганы истән чыкмый. Мин ул вакытта Сыртланова урамында тора идем. Безнең йортта рәссамнар, шул исәптән Бакый Урманче, музыкантлар — бик күп талант ияләре яшәде. Әлеге вакыйга безнең барыбызга да нык тәэсир итте. Мин митингта елмаеп, күзәтеп торучы гына түгел идем. Без, бер төркем рәссамнар, Мемориал бинасын яулап алып, Милли мәдәният үзәге булдыруны таләп иттек, һәм максатыбызга ирештек тә. Суверенитет алган көндә туган хисләрне шигъри юлларга салган идем. Укып китим әле. Хөрриятем!.. Башың күккә тияр, Туган бу хисләрне тойсаң син… Тамырлары илнең, тутыкмасын, Аның мәңгелеге, кыйссасы!.. Уттан-судан яратылган милләт, Дулкынланып, аваз кайтара… Бу мәйданда — киләчәге илнең, Җан тибеше бөтен татарның! «Яшьлегем белән ул вакыйгаларның мөһимлеген аңламаганмын» Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәк тарихчылар белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор, Россия Халык фәннәр академиясе академигы: 1990нчы елларда Советлар Союзында үзгәрешләр таләп иткән хәрәкәт артуы татар халкына да күп нәрсә китерер дип өметләнгән идек. Без милләт булып күтәрелдек, дәүләтчелекнең яңа формасы төзелде. Соңгы елларда 30 август көненең исеме үзгәрсә дә, минем күңелдә ул милләтнең суверенитет көне булып саклана. 30 ел элек мин диссертация яклар өчен Төрекмәнстаннан Мәскәүгә командировкага барган идем. Читтә яшәгән татарлар өчен Татарстан, туган тел бик якын, мондагы татарларга караганда да якынрактыр. Алла бирсә, татар халкының киләчәге бар. Рәмис Сафин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы: Казан университетын тәмамлап, Ульяновскта эшли башлаган ел иде. Суверенитет турында декларация кабул иткән көннәрдә автобус белән Ульяновсктан Казанга делегация китте. Өлкәннәргә мин дә ияргән идем. Автобуста барганда ватманга гуашь белән «Татарстан — мөстәкыйль дәүләт» дигән сүзләр яздык. Яшьлегем белән ул вакыйганың әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Өлкәннәрнең сөенгәне, бер-берсе белән кочаклашканы, «Азатлык!» — дип бертавыштан кычкырганнары истә. «Шул вакыйгалар турында кинофильм төшерергә хыялланам»   Фәнис Камал, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Хәбәрләр» программасы алып баручысы: Мин 1990 елның август аендагы вакыйгаларны үз күзләрем белән күрдем һәм яхшы хәтерлим. Әтием Заһит Мәхмүди — Ирек мәйданында ачлык игълан иткән кеше. Без ул вакытта шәһәр үзәгендә — Овражная урамында яши идек. Әни әтинең ачлык игълан иткәнен әйтте дә, мин Ирек мәйданына йөгердем. Анда шау-гөр килеп бөтен Казан кайный иде. Иҗат әһелләренең ачлык игълан итеп, азатлык таләп итүе суверенитет алуга зур йогынты ясады дип саныйм. Суверенитетка каршы баручылар да, тулы мөстәкыйльлек таләп итүчеләр дә булды ул вакытта. Җитәкчеләр иң дөрес юлны сайлады. Алар Мәскәү белән үзара килешү төзеп, канкойгыч вакыйганы булдырмыйча калдылар. Суверенитет көне безнең өчен зур бәйрәм санала иде. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә Казан үзәгендә бик күңелле бәйрәм иткәне истә. Мин шул вакыйгалар турында кинофильм төшерү турында хыялланам. «Хәзер тел мәсьәләсендә Советлар Союзы вакытыннан да арткарак чигендек» Гыйльфан Әхмәтов, 1991-2016 елларда Саба районы «Олыяз» күмәк хуҗалыгы рәисе: Ул еллар халык уянып киткән, рухлану чоры иде. Милләт күтәрелде, дингә игътибар арта башлады. 1990 елның 30 августында мин басуда идем. Көне буе радио тыңлап, сөенеп, депутатларның күңелгә ошаган фикерләрен хуплап йөргән истә. Авылда бөтен кеше яхшыны өмет итте инде ул көнне. Алга китеш булып алды, ләкин хәзер тел мәсьәләсендә Советлар Союзы вакытыннан да арткарак чигендек. Без авылда бөтен фәннәрне татарча укыдык. Аңа карап, югары белемсез дә калмадык. Кызганыч, хәзер татарча уку күп җирдә бетте.   Илнур Шәймәрданов, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү фонды региональ бүлегенең 13нче филиалы директоры: 1990 елның август азагында мин, икенче курска баручы студент, Мөслимнән Казанга килеп, пединститутының Пушкин урамындагы тулай торагына урнашкан идем. Тулай торак Ирек мәйданы янында гына иде. 30 август көнне иптәшләр белән шунда чыгып киттек. Анда халык бик күп җыелган иде. Башта без анда нәрсә булганын аңламадык та. Чаллыдан берничә автобус тулы кешеләр килгәне, трибуналардан чыгыш ясаганнары, азатлык турында плакатлар тотып торганнары истә. «Бала вакытта 30 август безнең өчен зур бәйрәм иде» Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы”нда тапшырулар алып баручы, җырчы: 30 ел элек миңа җиде яшь булган. Әнинең Казанда яшәүче бертуган апасы: «Без суверенитетны якладык», — дип безгә сөенеченнән шалтыратып әйткәне истә. Ул Ирек мәйданында митингларда катнашып, мәш килеп йөргән кеше. Әти дә милли җанлы кеше иде. Аның да сөенеп йөргәнен хәтерлим. Гомумән, бала вакытта 30 август безнең өчен зур бәйрәм иде. «Бу безнең суверенитет яклап алган көнебез, республика бәйрәме, татарларны ныграк берләштергән көн», — дип әти сөйли иде. Бәхетебезгә, ел саен ул көнне яхшы һава торышы була иде һәм без гаилә белән Казанга бәйрәмгә бара идек. Бервакыт шулай Казанга баргач, безнең яннан Минтимер Шәрипович үтте. Пленкалы фотоаппаратыма беренче Президентыбызны фотога төшереп өлгердем. Ул фото һаман да авылда саклана әле. Телевизордан гына күреп була торган кешене, суверенитет бүләк иткән кешене үз күзләрем белән күрү ул вакытта минем өчен зур дәрәҗә иде инде. Рушания Алтай, «Татар-информ» агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе: 1990 елда Казан дәүләт университетының беренче курсын тәмамлап, Сарман районы газетасына практика узарга кайткан идем. Әлеге тарихи вакыйга 29 август төнендә булды дип хәтерлим. Ул көнне «Татарстан» радиосы Югары Совет утырышыннан һәм Ирек мәйданыннан турыдан-туры трансляция алып барды. 29 август көнне практика эшемә хисапны языйм дип утырган идем, өйдә радио куштылар да, шуңа бирелеп, эшемне төгәлли алмадым. Ул көннең тарихи вакыйга икәнен күңелгә сеңдерә торган атмосферасы бар иде. Мин рәхәтләнеп татарча сөйләшә алырбыз дип сөендем. Ул вакытта әтием нефть өлкәсендә эшли иде. «Бәйсезлек алу белән генә булмый, Татарстанның сәнәгатен саклап калырга кирәк. Бу көнгә кадәр тапкан малны Мәскәүгә илттек. Байлыкны үзебездә калдыра алсак, Татарстан үсеп китәр иде», — дип әйтте ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Парке Горького вновь пройдет Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

МОСКОВСКИЙ ФЕСТИВАЛЬ ПОД ФЛАГОМ РУССКИХ СУПЕРГЕРОЕВ.


Кладезь полезных свойств: Кутушов рассказал о пользе шлемника байкальского

В Турции в ужасе удивились: сотни нелегальных отелей как ни в чем не бывало принимают туристов и выставляются на площадках бронирования

Кладезь полезных свойств: Кутушов рассказал о пользе шлемника байкальского

Как 86 тысяч японцев дожили до 100 лет и живут дальше: 7 секретов долголетия из Японии, которые пригодятся в России


Ballroom culture coming to the Long Beach Pride Festival

$90,000 settlement approved in teen’s bullying lawsuit against LAUSD

AML check crypto

Gunmen open fire and kill 4 people, including 3 foreigners, in Afghanistan's central Bamyan province


Разделение изотопа

Аул Куруш в Дагестане

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы

Бастрыкин затребовал доклад о насильственном отношении к детям из Москвы


Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Ubisoft cancels The Division: Heartland so it can focus on 'bigger opportunities' like XDefiant

RPG Battle of Souls доступна в Google Play 2 стран



Звезда финансовой пирамиды «Финико» осуждена на 4,5 года

Казанское предприятие отправило на фронт более 100 огнетушителей

Военнослужащие казанского полка Росгвардии помогли женщине найти её потерявшихся детей

"Локомотив-Кубань" обыграл УНИКС и перевел игру в седьмой матч




Джикию проводили уверенной победой! «Спартак» эффектно попрощался с капитаном

"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1

Звезда финансовой пирамиды «Финико» осуждена на 4,5 года

Свердловчан приглашают посетить мероприятия, приуроченные ко Всемирному дню памяти людей, умерших от СПИДа


Хуснуллин поблагодарил руководство Татарстана за высокий уровень организации KazanForum

Полевая кухня и уроки лесников: в Менделеевске на экофестивале высадили 70 тыс. деревьев

Джикию проводили уверенной победой! «Спартак» эффектно попрощался с капитаном

Хоккей на траве. «Дончанка» открывает сезон 2024 на выезде


Первая ракетка Казахстана вышла в финал турнира WTA в Италии

Потапова проиграла на старте турнира WTA-500 в Страсбурге

Джокович выступит на турнире АТР по уайлд-кард в третий раз в карьере

Соболенко вышла в финал турнира WTA-1000 в Риме, в двух сетах обыграв Коллинз


Равиль Гайнутдин подарил Академии наук РТ репринт Корана 1787 года

«Это Пли? Нет, это Плесецк!». Отсюда российские ракеты вгоняют в дрожь США

Татарскую молодёжь Ульяновска научили работе с 3D-принтером и проектированию

Воронежский «Буран» узнал своих соперников по чемпионату ВХЛ-2024/25


Музыкальные новости

Лоза заявил, что Галкин* и Пугачева за границей «считают каждую копейку»

Самарцы исполнили стихи и песни Булата Окуджавы

Певица Нексюша рассказала, как живет с ВИЧ

SHOT: к организаторам шоу Егора Крида предъявили судебный иск на 320 тыс руб



"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1

В Березовой роще и на озере Лебяжьем проведут Сабантуи за 30 млн рублей

Якутянин Петр Егоров стал чемпионом России по стендовой стрельбе

Гульзада Руденко: Музей-заповедник не рискует часто поднимать цены


Гандболистки «Ростов-Дон» уступили ЦСКА в финале чемпионата России

Разгром в Москве и драма в Сочи: «Динамо» без труда сохранило лидерство, но «Краснодар» остался в гонке за золото РПЛ

Бухалово и Париж: откуда появились необычные и смешные названия населенных пунктов в России

Сотрудники СЛД «Курск» филиала «Московский» ООО «ЛокоТех-Сервис» продолжают проводить экологические акции


«Телеком-Дейли» определил лидера среди мобильных операторов по скоростным параметрам на М-12

На трассе М7 возле села Нижняя Сунь в РТ ограничат движение из-за строительства перехода

Смонтированы балки пролетов путепровода на трассе М-7 Волга в Актанышском районе Татарстана

ДОМ.РФ направит 12,7 млрд рублей на реконструкцию Горьковского шоссе в Казани


Выставка шамаилей откроется в Свияжске в дни KazanForum-2024

Путин пообещал расширять кооперацию с мусульманскими странами

Путин предложил Китаю провести один из следующих турниров Игр будущего

Путин пригласит председателя КНР на саммит БРИКС в Казань


112: актрису Немоляеву экстренно госпитализировали с подозрением на ковид

112: актрису Немоляеву экстренно госпитализировали с подозрением на ковид




Суд вынес приговор казанцу, который продавал водителям справки от нарколога и психиатра

«Не придется ездить в Москву»: в Казани открыли центр для людей с тяжелыми болезнями кожи

Место для нового здания кожвендиспансера выбрали в Казани

В Казани появится новый клинический диспансер


Независимая политика Венгрии привела в ярость США


"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1

В Казани прошел финал Школьной волейбольной лиги Татарстана

"Локомотив-Кубань" обыграл УНИКС и перевел игру в седьмой матч

Якутянин Петр Егоров стал чемпионом России по стендовой стрельбе




Минниханов поделился фотографией с «Изге Болгар жыены»

Рустам Минниханов: Проведение религиозных форумов — большая поддержка для нашей страны

Губернатор провел переговоры с президентом Татарстана

Слуцкий похвалил Минниханова за рабочие визиты в другие страны


«Пересобрали заново»: в Казани 25 мая откроют лагерь «Молодая гвардия»

Василь Шайхразиев: Татарские деревни судьба испытывает то пожарами, то наводнением

В Менделеевске на экофестивале высадили 70 тыс. деревьев

«В мире нет мест, где это невозможно»: грозит ли наводнение Казани?


Воронежский «Буран» узнал своих соперников по чемпионату ВХЛ-2024/25

Джикию проводили уверенной победой! «Спартак» эффектно попрощался с капитаном

Хоккей на траве. «Дончанка» открывает сезон 2024 на выезде

Равиль Гайнутдин подарил Академии наук РТ репринт Корана 1787 года


АО «Транснефть-Север» оказало помощь в ликвидации пожара в поселке Приводино Архангельской области

Еженедельный вестник катастроф

Байкеры Архангельска открыли мотосезон

SHOT: к организаторам шоу Егора Крида предъявили судебный иск на 320 тыс руб


В Бурятии прошла Байкальская театральная школа прошла - Россия, Культура и Дети

Россия, Культура и Дети: детский конкурс эмблемы обьявил Театр кукол в Улан-Удэ

Театр и Культура, Россия и Дети: 15 мая театр кукол Ульгэр представил спектакль «Мүнгэн мүшэдүүд» в стенах Художественного музея для первых классов гимназии №29 Улан-Удэ

В Улан-Улан-Удэ пройдет летний дэгэлфлешмоб, организованный театром Бурдрамомы: Россия, Театр и Культура, Дети


Джикию проводили уверенной победой! «Спартак» эффектно попрощался с капитаном

Блогер из Татарстана извинился за оскорбление дагестанцев в соцсетях

Минниханов: Залог успеха России — в уважении и сотрудничестве конфессий

Полевая кухня и уроки лесников: в Менделеевске на экофестивале высадили 70 тыс. деревьев












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Роджер Федерер

Теннисисты Роджер Федерер и Рафаэль Надаль стали лицами рекламной кампании Louis Vuitton






Рустам Минниханов и Минтимер Шаймиев приняли участие в празднике «Изге Болгар жыены»

Около 150 тыс. избирателей в Татарстане зарегистрировались на электронные праймериз ЕР

Тульские операторы БПЛА вошли в топ-10 лучших команд России

Воронежский «Буран» узнал своих соперников по чемпионату ВХЛ-2024/25