Главные новости Казани
Казань
Июнь
2021

Апаста балалар Сабан туе кабатланмас мизгелләргә бай булды

0
Апаста балалар Сабан туе кабатланмас мизгелләргә бай булды

(Апас, 2 июнь, «Татар-информ», «Апас-информ» ). 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районның үзәк ял паркында күңелле бәйрәм чарасы — балалар Сабан туе оештырылды. Узган еллардан аермалы буларак, балалар быел оештыру эшләрендә, рәсми өлешләрдә катнашмады. Аларга күңел ачу өчен бөтен мөмкинчелек тә тудырылды. Балалар Сабан туенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга букчалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк итү матур традициягә керде. Быел да «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-мол» берләшмәсе ярдәме белән булачак укучылар сумкалы булды. Яңа уку елында 160 бала мәктәпкә керәчәк. Район башлыгы әлеге акциягә кушылучы оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде. «Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итеп, ял итәргә мөмкинлек бирүче Сертификатны район башлыгына тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерделәр. Район үзәк китапханәсе «Балачакның гүзәл бәйрәме» акциясен уздырды һәм «Китаплы җәй» күргәзмәсен тәкъдим итте. Шунда ук китап укучы балалар асфальтка рәсемнәр ясады. Уеннарда катнашкан балаларга һәм аларның әти-әниләре, дәү әти-дәү әниләренә дә бүләкләр бирелде. Мәйданның бер почмагында судан кул белән балык тотып була иде. Бер минутта иң күп балык тоткан балалар күчтәнәчләр дә алды. Шулай ук күзне каплап футбол уйнау, тупны боҗрага кертү мәйданы яныннан балалар өзелмәде. Балалар Сабан туеның яңалыгы, мөгаен, крио шоу булгандыр. Салкын боз кулланып ясалган сюрпризларны балалар тотып кына түгел, авыз итеп тә карадылар. Өлкәннәр дә бу могҗизалы күренешнең үзәгендә булды. Танылып килүче яшь сәхнә осталары Илмир Ямалов һәм Илнат Фәрхуллин балаларны биетте дә, җырлатты да. Аларга үзебезнең сәхнә осталары, мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек переиграла Соболенко и выиграла титул WTA в Мадриде






Певица Айсылу Чижевская передумала разводиться со своим приемным сыном

Летом 2024 года «Аэрофлот» выполнит рекордное количество рейсов из Москвы в Сочи

И снова хорошие новости из Африки. Сахельский коридор разрастается

В 6-м туре женского «командника» в Сочи шахматная сборная Москвы разгромила краснодарок, а «Сима-ленд» справилась с Татарстаном