Мөхәммәтшин: Заман таләпләре дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлегендә нәтиҗәле башкарыла
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Хәзерге заман таләпләре дәүләтләр һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә аеруча нәтиҗәле хәл ителә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40нчы сессиясендә төбәкләр Палатасы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР парламенты матбугат хезмәте.
«Теләктәшлек проблемасы яңадан Covid-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә актуальләштерелде. Нәкъ менә төбәк хакимияте органнарына халык алдында локдаунның тиешле сәясәтен үткәрү, икътисадта кризистан соңгы бурычларны хәл итү, ниһаять, вакцинацияләү кампаниясен алга җибәрү өчен җитди сәяси җаваплылык йөкләнде», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы искәрткәнчә, бердәмлек нигезендә хәрәкәтләрнең килешеп эшләве, хокукый кырның бердәмлеге һәм оешканлыгы гына түгел, ә бердәм кыйммәтләрне дә аңлау, җәмгыятьнең һәр әгъзасына ярдәм итәргә әзер булу тора. «Бу процесста дәүләт илкүләм, төбәк һәм муниципаль органнар бердәмлегендә төп роль уйный дип уйлыйм. Нәкъ менә шул бердәмлек Covid-19га каршы көрәштә аерым дәүләтләргә җитмәде», — диде ул.
Мисал итеп, Дәүләт Советы Рәисе, катлаулы икътисади хәлләргә карамастан, Россиянең барлык төбәкләрендә дә активлашкан волонтерлык хәрәкәтен китерде. «Иҗтимагый оешмаларның, дини учреждениеләрнең, гражданлык җәмгыяте институтларының күпчелеге ирекле инициативаларны, меценат акцияләрен башлап җибәрде һәм уңышлы үткәрде. Бу башлангычта беренчеләрдән булып Татарстан парламенты депутатлары булды», — дип өстәде ул.
Парламент башлыгы сүзләренчә, милләтара бердәмлек зур роль уйный. «Безнең республикада Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм аның яшьләр канаты көче белән, этник һәм дини үзенчәлеккә карамастан, ярдәмгә мохтаҗ булган меңләгән кешегә ярдәм күрсәтелде. Мөгаен, бу Федерация субъектларында җәмгыять теләктәшлегенең иң ачык чагылышыдыр», — диде ул.