Главные новости Казани
Казань
Июнь
2021

Түбән Камада милли бизәлешле трамвайлар рейска чыкты

0
Түбән Камада милли бизәлешле трамвайлар рейска чыкты

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген шәһәр электр транспорты депосыннан милли стильдә бизәлгән ике үзенчәлекле трамвай маршрутка чыкты. Икенче маршрут буенча йөрүче трамвайлар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тематикасын чагылдыра. Бүген депода Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, предприятие коллективы катнашында тематик трамвайларны рейска чыгару тантанасы үтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Радмир Беляев шәһәр электр транспорты хезмәткәрләренә пандемия чорында тоткарлыксыз эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм предприятиенең барлык иҗтимагый башлангычларда актив ярдәм итүен билгеләп үтте. «Трамвайлар — безнең шәһәрнең тормышын тәэмин итү нигезе. Түзем булуыгыз һәм эшегезне дәвам итүегез өчен рәхмәт». Бүгенге көндә шәһәр электр транспорты паркында 64 трамвай исәпләнә, алар көн саен шәһәрнең 7 маршруты буенча 300ләп рейс башкара, көнгә 28 меңгә якын кешене йөртә. Предприятие директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Рафаил Хәбибуллин сүзләренчә, коллектив төрле иҗтимагый акцияләргә актив ярдәм күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә тематик трамвайлар безнең шәһәр урамнарын бик еш бизи. «Туган телебезне саклау — безнең бурыч. Ә бу вагоннар ярдәмендә без түбәнкамалыларны халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырачакбыз», — диде ул. Түбән Камада хәзер 50 милләт һәм халык вәкиле яши, республикада — 170 кә якын. Беренче кузгалган милли трамвайны Халыклар дуслыгы йорты коллективы тәкъдим итте. Халык җыр- биюләре белән вагон юлга кузгалды. Икенче трамвайда тематик программаны шәһәрнең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган. Маршрут дәвамында пассажирларга Татарстан халыклары турында сөйләделәр. Ел тематикасына багышланган трамвайлар Яңа елга кадәр төрле маршрутлар буенча йөриячәк. График нигезендә, китапханә һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре пассажирларны кызыклы фактлар белән таныштырачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Пятое место заняла петербургская команда «СШ по шахматам и шашкам – 1» на командном чемпионате России в Сочи

Певица Айсылу Чижевская отправила мужа-сына в психиатрическую клинику

Заморозки уничтожили урожай в Воронежской области и других регионах РФ

«Спартак» выиграл у «Краснодара», «Зенит» уступил ЦСКА