Главные новости Казани
Казань
Август
2023

«Татар радиосы» туган көненнән: «кабәхәт» мәхәббәте, татар Дракуласы һәм яңа «тәти»ләр

0
«Татар радиосы» туган көненнән: «кабәхәт» мәхәббәте, татар Дракуласы һәм яңа «тәти»ләр

«Интертат» хәбәрчесе «Татар радиосы» туган көненә багышланганнан Open air концерттан репортаж тәкъдим итә.

«Еладыңмы, берәрсе үлдеме – аны тыңлаучы сизәргә тиеш түгел»

«Татар радиосы» туган көнен елдагыча шаулап-гөрләп үткәрә. 20 еллыгына «Татнефть Арена»ны тутырса, юбилей булмаган елларын да ким куймый – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан эстрада җырларыннан дөбер-шатыр килә. Яхшы кәеф бүләк итүче радио, 22 яшен тутыру хөрмәтеннән, танылган һәм әле танылып кына килүче (танылмыйча калганнары да бар) җырчылардан «солянка» оештырды. «Солянка» шуңа да «солянка» инде ул. Кемгәдер колбасасы, кемгәдер кызган кишер ошамый, ә кемдер тарелкасы белән генә чүмереп куя.

Фото: © Владимир Васильев

Татар эстрадасын «чүмереп» куерга яратучылар иң алдан иң алга килеп басып, бөтен җырчыларга кул чабып, сызгырып һәм телефон хәтерен тутырып торды. Гомумән, радионың тыңлаучылары күп – Татарстан көне уңаеннан үткәргән концертка җыелган кебек булмаса да, халык шактый һәм байтак иде.

Фото: © Владимир Васильев

«Интернет заманасында татар сәнгатен тиз арада таратып та була, шул ук вакытта тиз башка төрле альтернатив әйбер белән бетереп тә була. Безнең өстә татар сәнгатен киңрәк тарату. Ул миссияне әйбәт кенә башкарып барабыз. Тамашачылар санын күреп әйтеп була – юкка эшләмибез икән», – диде «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев та.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме. Рамил Шәрәфиев Гөлназ Сәфәрова белән

Артистларга күчәр алдыннан радио турында да сөйләп үтик. Чөнки җырчыларны танытуда радио хезмәтенең дә көче күп керә. Мәсәлән, бер яңа җыр чыга икән, радиода аны көннәр, атналар буе җырлаталар. Инде сүзләрен ятламасаң да баш миеңдәге сырларга сеңеп калырлык итеп тыңлаткан җырлары да була.

«Татар радиосы» күпләрнең яраткан радиосы. Татар эстрадасын танытучы, яшьләрчә, заманча, яхшы кәеф бүләк итүче радиода яшьләр эшли. Араларында аксакаллар да бар – Зөлфәт Зиннуров, Әбри Хәбриев, Гөлназ Сәфәрова, Ленар Гыйләҗев, Назлыгөл Сөнгатова, Рамил Шәрәфиев. Эфир дулкыннарында Зилә, Илүзә, Айзилә кебек яшь кызларның да тавышларын ишетеп була.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Яшь буенча иң яше – Илүзә Касыймова. «Диджейлыкның авыр ягы бармы? Килдең, утырдың, сөйләдең дә, беттеме?» – дим.

Ашаган белми, тураган белә. Килдең дә сөйләп кенә утырасың түгел. Анда бөтен аппаратура синең өстеңдә. Дөрес итеп сөйләү, кирәкмәгән сүзләрне эфирга чыгармау шулай ук контрольдә тора. Син нинди күңел халәтендә булуга карамастан, эфирга чыгып, позитив эмоцияләр таратырга һәм яхшы яңалыклар гына сөйләргә тиеш. Син еладыңмы, синең берәр кешең үлдеме, берәр төрле начар хәл булдымы – аны кеше белергә тиеш түгел.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме. Илүзә Касыймова диджей Илнар Хөсәенов белән

Татар халык әкияте

Әйтеп үткәнемчә, радионың бер һәм төп максаты – җырчыларны таныту. «Хәзер интернет заманасы. Күбесен үзебез күреп алабыз, аларга тәкъдим белән чыгабыз. Үзләре чыкса да без ачык, һәрберсе белән эшләргә әзер», – диде Рамил Шәрәфиев. Шуңа күрә радио дулкыннарында яңгырарга теләсәгез, кая барырга беләсез. Кызганыч, ротация күпме торуын гына әйтмәде баш мөхәррир. Шулай да кесә калынлыгы да кирәктер.

Шуңа күрә концерт программасы да шулайрак төзелгән иде. Беренче бүлектә яшь һәм халык бик белми торган җырчылар бер җыр белән чыгыш ясады. Дөресен әйткәндә, егет-кызларны үзем дә белеп бетермим. Алар – Эльвира Мифтахова, Гөлүс Хәбибрахманов, Гүзәл Салаватова, Элина Әхмәдуллина, Игорь Дмитриев һәм башкалар.

Фото: © Владимир Васильев

Алар артыннан бераз халык күзенә күренгән артистлар чыга торды – «Ямьле» төркеме, Зәринә Асылкаева, Альберт Вәлиуллин. Кызлар бик матур, бик гүзәл, фонограммага да әйбәт җырлыйлар, булдыралар, кыскасы. Ә Альберт Вәлиуллинны халык ярата икән. Озак еллар югалып торган чибәр, озын буйлы артистның тавышы да моңлы, киенүе дә гади.

Киенү дигәннән Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаны уздырган кеше булды микән? Икесе дә кап-карадан киенгән парны әллә кемнәргә ошатып бетереп була иде. «Дракула», «кара плащ» дип тә «үртәп» карадылар. Чөнки Рәзил күн куртка өстеннән кап-кара плащ киеп куйган иде. Рәфинә исә күн чалбар, өстеннән кара ятьмә чорнаган.

«Бүген салкын була диделәр, шуңа күрә киендек. Аннары су буенда ятьмәнең кирәге чыгарга мөмкин, балык тотам дисәң дә», – диде Рәфинә. Ә Рәзилнең плащының астында татар орнаментлары бар икән. «Бу бит милли татар орнаментлары төшерелгән, элеккеге тарихны күрсәтә торган яңа стилистикада эшләнгән плащ», – диде баянчыдан җырчыга әйләнгән артист. Берсе заманча су анасы булса, икенчесе татар Дракуласы. Татар халык әкиятләре. 2.0. Заманча версия.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Асаева операция ясата?

Назлыгөл Сөнгатова радиога да бәби белән килүче җырчыларны искә алганда балаларын карап торулары турында сөйләп алды. Концертта да яшь әниләр чыгыш ясады.

«Бәби үстергән кешене үзегез беләсез инде. Шулай да иҗатны дәвам итәбез. Декрет дәвамында ике җыр чыгарырга өлгердек. Концертларда да катнашабыз, бәбине дә үстерәбез, Аллага шөкер», – диде Чәчкә, сәхнәдән төшүгә. Ул үзенең легендар «Кабәхәт»ен җырлады. Менә була бит мәңгелек җырлар. Ул җыр еллар үтү, сулар агу, гомер узу белән дә актуальлеген югалтмый. Чөнки багышлап җырларлык «кабәхәт»ләр булган, бар һәм булачак.

Ә Чәчкәне ире җитәкләп кенә йөртә. Заманында үзеннән яшьрәк егеткә кияүгә чыгуы аркасында төрле сүзләр ишетергә туры килде Чәчкәгә. Ире аны гримм бүлмәсеннән сәхнәгә хәтле булган арада да җитәкләп кенә йөртә. Сәхнәдән кул биреп каршы алып, карап кына тора. Яшьтәмени эш.

Әниләр дигәннән, зифа буйлы Гөлназ Асаева да сәхнәне бер бизәп чыгып керде. «Асаева операция ясата икән», – дигән сүзләр дә йөрү сәбәпле, үзеннән сорадым. «Кайбер җирләрне бала тапканнан соң спорт белән генә алып булмый. Шуңа күрә бәлки бөтен нәрсәне, әйтик финанс ягын, гаилә ягын, әти-әниләр каршы булырга мөмкин, мәсәлән, хәл иткәч, Алла Боерса, бәлки эшләтермен, бәлки юк. Әлегә шундый зур сорау билгесе тора. Сәхнә матурлыкны ярата бит. Ә ябыгуның ысуллары күп. Аның белән мин үземнең микроблогымда бүлешәм», – диде җырчы. Күңелегезне киң тотып, җырчының социаль челтәрен күзәтегез дигән сүз булды бу.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Җырчы түгел, җырлаучы Шәрәпҗанның «пышка»сы

Шәрәпҗанны халык ярата. Үзе дә халыкны ярата чөнки. «Монда мине күрергә килгән тамашачы бармы?» – дигәч, акырып кул чаптылар. «Минем бенефис кебек», – дип куйды Шәрәпҗан үзе дә. Иң алда басып торган апалар «Красопетка»сын да, «Йөрәгем сикерә»сен дә кушылып җырлады.

Рамил Шәрәповның юмористик Шәрәпҗан образы пандемия чорында барлыкка килгән иде. Хәзер ул, үзе әйтмешли, җырчы түгел җырлаучы буларак та халык арасында танылды. «Элек Рамил Шәрәповны «Мазда» дип белсәләр, хәзер күбрәк Шәрәпҗан дип беләләр. Кемдер Шәрәпҗанны аерым кеше дип уйлый», – ди Рамил үзе.

Миңа калса, Шәрәпҗанның сәхнә образы – ул барыбер дә күпмедер дәрәҗәдә копия. Рамил үзе дә кумиры дип Михаил Галустянны атады. Галустян да «Супер Жорик» булып шундыйрак образда, шундыйрак җырлап җырлап йөри. Аннары Шәрәпҗанның биючеләре дә «неординар». Һәм алар Little Big төркеменең «Uno» җырына төшергән клибындагы образларга охшаш.

Little Big ның үз «пышка» егетләре булса, Шәрәпҗанның үзенең «пышка»сы бар. Бию хәрәкәтләре белән көлке тудыручы кызның исеме Рәзилә Динмөхәммәтова булып чыкты. Казан кызы театр училищесын тәмамлап, «Мунча ташы»нда да эшләп алырга өлгергән. Төркеменә аны Рамил үзе чакырган.

Биюче булырга әле миңа эшләргә дә эшләргә. Мин биюгә охшаган хәрәкәтләр ясап, шуннан көлке чыгаручы артист. Төрле әйбер язалар, хейтерлар да бар. Андыйларга мин игътибар итмим. Алар миңа ниндидер этәргеч бирәләр. Элек ул сүзләр күңелгә тия иде. Үземә карата тәнкыйть белән карый идем. Әзрәк тазарак булгач, үземне кабул итә алмый, яратмый идем. Еллар үткән саен үземне ничек бар шулай яратам, кабул итә башладым, – ди Рәзилә.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Бер Тәтишка урынына өч «тәти», яки Фазлыйәхмәтов белән чәй эчәсең килсә

Башисемгә язып куйган иң «тәмле» теманы иң соңга калдырдым. Яңа гына аерылу «ачысын» кичерүче Ришат Фазлыйәхмәтовка бәхет елмаеп кына тора. Хәтерләсәгез, беренче хатыны белән аерылу, алимент проблемалары чыккан мәлдә Ришат Тәтишка белән танышты. «Кунакка килгәч, кунып калдым», – дип сөйләгән иде Тәтишка танышулары турында. Күптән түгел Ришат белән Тәтишканың аралары өзелде. Күпләр аларны пиар өчен генә аерылганнар, Тәтишка юкка гына концертларга аның белән йөрмидер, диеште. Шулай да, бу концертта Ришат төркемендәге егетләр һәм бэк-вокалдагы яшь кыз белән генә килгән иде.

«Яратмасаң, әйдә, яратма» дип җырлый гына башлады, халык арасыннан «Мин тоже тәти» дигән плакат күтәрелде. Карап торышка ук Тәтишкага охшаган яшь кыз. Җырлап бетерүгә Ришат та плакатка игътибар итте. «»Мин тоже тәти», – дигән. Ярар, мин бит инде хәзер «свободный» кеше, «свободный» егет. Сезнең кайсыгыз тәти соң? Сез ничәү соң? Өчәү?! Бер үземә өчәүме? «Жирно» була бугай шул», – дип шаярткан булды Ришат һәм халык арасында басып торган кызларны сәхнә артына килүләрен сорады.

«Керегез әле әйдә. Мин сезне аннары чәй эчәргә алып барам. Ай-яй тәтиләр. Аерылырга кирәк булган икән», – диде җырчы. Сәхнәдә икәнен бераз онытып та җибәрде, ахрысы. Аерылуыннан бәхет хисләре кичерү дип аңларгамы, Тәтишканы кимсетү булдымы бу, аңламассың.

Гөлшат, Эльвина, Лилия атлы Казан кызлары, әлбәттә, сәхнә янына үттеләр. Ришат кызлар белән танышты да, аларга көтеп торырга кушып, гримм бүлмәсенә кереп китте. «Танышлары ул аның. Сторизда керткән иде», – иде шулай ук сәхнә артында торган бер апа.

Кызлар янына киттем. Бәхетләреннән нишләргә белмәгән яшь кызлар хис-кичерешләрен сүзгә салып әйтеп бетерә алмадылар. «Ришат шундый әйбәт, ачык», – диде берсе. Икенчесе: «Типажы ошый», – диде.

«Таныш түгел идек. Безне чакыруыннан шокта калдык. Әле кереп, карточкага төшәрбез дип тә уйламадык. Әйдәгез аның игътибарын берәр ничек җәлеп итик дидем. Нинди сүз язарга дип уйлаштык. Матур кызларны тәти дип әйтәләр бит. Шуңа тәти дип язарга булдык. Якыннан танышырга, аралашырга кызык. Андый мөмкинлек гел килеп чыкмый бит», – дип сөйләде Тәтишкага охшаган Гөлшат.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Андый мөмкинлекне Ришат та ычкындырмады. Сәхнә киемнәрен алыштырып чыгып, кызларны үзе белән ияртеп, «чәй эчәргә» алып китте. Очрашуның ни белән беткәнен бер Аллаһ белә. Икенче Тәтишка барлыкка килер микән? Кешенең шәхси тормышына кысылу дип кабул итмәгез, чөнки кеше шәхси тормышын үзе «Казан» гаилә үзәге каршындагы асфальтка шатырдатып китереп чәпеде.

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Юлда барганда радио юлдаш, өйдә – иптәш»

Ришат Фазлыйәхмәтовтан соң сәхнәгә Илмира Нәгыймова, Илнат Фәрхуллиннар чыкты. Концертның хедлайнеры буларак, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев чыгыш ясап, биш җыр бүләк итте. Бүтән плакат күтәрүчеләр булмады, шулай да шау-гөр китереп кушылып җырладылар.

«Тыңлаучылар булмаса, радионың мәгънәсе дә калмый. Тыңлаучыларыбыз һәрвакыт безнең белән булсыннар. Нинди генә авыр, яки киресенчә артык рәхәт заманалар булмасын, радио һәрвакыт кирәк. Юлда барганда радио юлдаш, өйдә – иптәш», – дигән иде радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев та.

«Татар радиосы»на озын гомер, матур концертлар, эчтәлекле җырлар һәм тугры тыңлаучылар телибез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Воскресенске росгвардейцы задержали гражданку, находящуюся в федеральном розыске

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Участники VK Fest смогут проверить свое здоровье на стенде «Будь Здоров»

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

«Авиаторы» возглавили рейтинг самых популярных солнцезащитных очков у россиян – «585*ЗОЛОТОЙ»

Отборочный этап «Абилимпикса» прошел в Реутове


Why does former Man Utd striker Memphis Depay wear a headband and what is written on the Dutch footballer’s headgear?

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

Chelsea enter Conference League despite speculation they could snub Uefa competition after facing tough financial rules

Cubs Suffer Another Devastating Injury to Starting Rotation


Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Ингушетия. Цей-Лоамский перевал.

Nubes (НУБЕС) предоставил масштабируемое облако для платформы Qrooto

Два водителя погибли в массовом ДТП на обходе Красноярска


Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

Для Dark and Darker Mobile проходит короткий бета-тест на iOS и Android

'I absolutely suck at video games': Hidetaka Miyazaki discusses how he prepped for Elden Ring: Shadow of the Erdtree

The latest friendship-ruining co-op game on Steam is a punishing platformer where you're chained to your pals, and it's about to crack 100,000 concurrent players


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


«К нам приезжают не самые худшие люди»: зачем регионам России нужны мигранты

Граждане Ирана смогли проголосовать за своего президента из Казани

Компания «Фродекс» приняла участие в онлайн-конференции форума ITSEC 2024: информационная и кибербезопасность России

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток




Петербуржцы ездят в Москву — и возвращаются с отравлениями

На Казанской набережной в Туле отмечают День молодежи

Туляк купил участок с домом за 15 млн рублей и попал в бюрократическую ловушку

Сотрудники Росгвардии примут участие в обеспечении безопасности во время проведения фестиваля сыра в Костроме


Самарские «Крылья Советов» уступили в первом контрольном матче

Средняя стоимость квартир в новостройках в Краснодаре увеличилась на 17%

Двукратный обладатель Кубка Стэнли Сергачёв обменян в новый клуб НХЛ "Юта"

Дарья Войт одержала четвёртую победу подряд и лидирует в Высшей лиге чемпионата России, а чемпионка Санкт-Петербурга по шахматам Ольга Карманова занимает пятое место после ничьей с Анной Журовой


Россиянка Эрика Андреева вышла в финал квалификации Уимблдона

Медведев проиграл Джоковичу на выставочном турнире перед Уимблдоном

Тарпищев: не стоит переоценивать победу Касаткиной на турнире WTA в Истборне

Лучшая теннисистка России повторила достижение Рыбакиной


Дарья Войт одержала четвёртую победу подряд и лидирует в Высшей лиге чемпионата России, а чемпионка Санкт-Петербурга по шахматам Ольга Карманова занимает пятое место после ничьей с Анной Журовой

Неделя фиджитал-игр в рамках марафона «Сила России» прошла в Казани

Туляк купил участок с домом за 15 млн рублей и попал в бюрократическую ловушку

Самарские «Крылья Советов» уступили в первом контрольном матче


Музыкальные новости

Надежда Бабкина выступит завтра в Пскове, Октябрьская площадь будет перекрыта

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл комиссионный осмотр Центра творческого развития в Сочи

Гром среди ясного неба: Семья Нетребко и Эйвазова не выдержала испытания «Крокусом»

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл обход на территории под Верещагинским виадуком в Сочи



Омск стал первым в рейтинге миллионников по росту цен на новостройки

Выставка социальной рекламы донорства органов открылась в Казани

 Карачевская делегация приняла участие в Международной научно- практической конференции

Величие российских рек: Круиз на теплоходе Александр Невский


Расписание игр «Локомотива» на сезон 2024/2025

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Пожилой мужчина погиб при лобовом столкновении с грузовиком в Подмосковье

Песков: подаренные Ким Чен Ыном Путину собаки проходят адаптацию в Москве


Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

В Казани росгвардейцы совместно с полицейским задержали подозреваемого в краже вещей из автомобиля

ДТП с пострадавшим на автодороге «Казань -Буинск-Ульяновск- подъезд к г.Самара»

Свыше 12 млн поездок совершено по М-12 «Восток» с открытия движения до Казани


За рубежом отреагировали на заявление президента Путина по РСМД

Песков рассказал, где будут жить собаки, подаренные Путину Ким Чен Ыном

Песков: собаки, подаренные Путину Ким Чен Ыном, адаптируются в Москве

Песков: подаренные Ким Чен Ыном Путину собаки проходят адаптацию в Москве





В Казани приостановили деятельность кафе из-за кишечной инфекции

В Чебоксарах стартовал ежегодный семинар для ведущих офтальмохирургов со всей России

Выставка социальной рекламы донорства органов открылась в Казани

Ультразвуковое исследование в Казани: забота о вашем здоровье


Нариман Джелял переехал из сибирской тюрьмы в Киев


Футбольный клуб "Держава" завершил сезон НСФЛ на четвёртом месте

Спортсменка из Пензы Мария Тырина успешно выступила на 4 этапе РСКГ

Спортсмены из Росгвардии завоевали 17 медалей на Играх стран БРИКС

Хоккей на траве. «Дончанка» проигрывает в Казани в общем туре


Лукашенко рассказал о совместном развитии России и Беларуси

Лукашенко обратился к лидеру Туркменистана

Посол Беларуси: Визит Лукашенко придал дополнительный импульс развитию двустороннего сотрудничества



Минниханов посетил выставку «Китай — Евразия» в КНР

Минниханов стал вторым в национальном рейтинге губернаторов

Минниханов посетил производственные предприятия Навои

Минниханов поздравил татарстанцев с мордовским праздником «Валда Шинясь»


В Казани назвали причину массовой вырубки деревьев на улице Братьев Батталовых

Школьница из Казани стала обладателем «серебра» во Всероссийском конкурсе «Рисуй со Смешариками»

Величие российских рек: Круиз на теплоходе Александр Невский

«Улучшим «кровоток» реки»: как Казанку расчищают от завалов деревьев и мусора


Петербуржцы ездят в Москву — и возвращаются с отравлениями

Неделя фиджитал-игр в рамках марафона «Сила России» прошла в Казани

Половина сельхозмашин в Татарстане имеет системы параллельного вождения

Туляк купил участок с домом за 15 млн рублей и попал в бюрократическую ловушку


АО «Транснефть - Север» выпустило молодь атлантического лосося в реку в Архангельской области

Архангельская область войдет в федеральный историко-культурный туристический проект «Императорский маршрут»

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

АО «Транснефть - Север» выпустило молодь атлантического лосося в реку в Архангельской области


Выставка-предупреждение «Лицо беды»

Севастополь в числе регионов с рекордными ценами на новостройки, Симферополь немного отстаёт

Водитель так торопился к морю, что вдребезги разбил о дерево свою жизнь

Удивительно, но факт: в Симферополе снять квартиру дороже, чем в Севастополе


Половина сельхозмашин в Татарстане имеет системы параллельного вождения

Повышенный режим готовности введён: Лето запомнится надолго десятку городов

В Ростовской области в ДТП погиб 16-летний водитель мопеда

Дружно встретили Сабантуй в Ульяновской области












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Касаткина и Шнайдер завоевали по трофею, Швейцария выбила Италию на Евро. Главное к вечеру






Неделя фиджитал-игр в рамках марафона «Сила России» прошла в Казани

«Крылья» уступили «КамАЗу» в первом контрольном матче  – 1:2

Повышенный режим готовности введён: Лето запомнится надолго десятку городов

Дружно встретили Сабантуй в Ульяновской области