Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2023

2024 ел – Яшел агач аждаһа елы: ничек каршыларга һәм Яңа елдан нәрсә көтәргә?

0
2024 ел – Яшел агач аждаһа елы: ничек каршыларга һәм Яңа елдан нәрсә көтәргә?

Көнчыгыш календаре буенча 2024 ел - яшел агач аждаһа елы. Кытай мәдәниятендә әлеге мифик хайван хакимият, затлылык, хөрмәт һәм уңышны символлаштыра. Билгеләр, яраткан төс һәм ризыклар – киләсе елны ничек каршы алырга икәне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиеваның «Интертат» өчен язмасында.

Киләсе ел нинди булыр?

Һәр Яңа елны яңа өметләр белән каршы алабыз. Элек-электән кешеләр киләсе елны фаразларга тырышканнар, әле дә астрологлар фаразларына ышанучылар аз түгел. Бу язмабызны ниндидер күрәзәләргә ышандыру максатыннан түгел, таныштыру максатыннан тәкъдим итәбез.

Кытай астрологиясе буенча, һәр елның үз хуҗасы бар — ул чорны гәүдәләндерә һәм аны төрле сыйфатлар белән бизи. 2024 агач яшел аждаһа байрагы астында узачак. Аждаһа – абруйлы хайван, Кытай император хакимиятенең символы. Кытай мифологиясендә ул җил, яңгыр белән идарә итә, һава торышына һәм уңышка тәэсир итә ала. Шулай ук дөньяга чәчәк ату китерә, кешеләр өчен көчле талисман булып санала.

Һәр ел Көнчыгыш йолдызнамәсенең биш элементның берсе белән бәйле: алтын, су, агач, ут яки җир. Һәр цикл 60 елга бер тапкыр кабатлана. 2024 елда агач Аждаһа елы булачак, моңа охшаш ел 1964 елда булган.Кытай традициясендә агач – үсеш, уңыш һәм бәхет элементы булып санала. Агач аждаһаның энергиясе традиция буенча яшел төскә буялган. Ул Кытай (Көнчыгыш) йолдызнамәсендә 12 хайванының бишенчесе. Бу – зодиак билгеләре арасында бердәнбер мифик җан иясе. Ул иң көчле хайван дип санала.

Рәсми рәвештә Аждаһа елы 2024 елның 10 февралендә (Кытай Яңа елы) башлана һәм 2025 елның 28 гыйнварында тәмамланачак. 1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012 еллар да аждаһа елы булган иде.

Аждаһа елында туган дөньякүләм танылган кешеләр арасында: Сальвадор Дали, Бернард Шоу, Фридрих Ницше, Зигмунд Фрейд, Жан Жак Руссо, Иммануил Кант, Брюс Ли, Моника Беллуччи, Аль Пачино, Пеле, Адель, Чыңгыз Айтматов, Мисыр президенты Хөсни Мөбарәк һәм башкаларны атарга мөмкин.

Татарлардан бу елда туучылар:

Габдрахман Ильяси, Әхмәтһади Максуди, Мәҗит Гафури, Якуп Чанышев, Шакир Шамильский, Җәлилчеләр Фоат Сәйфелмөлеков һәм Зиннәт Хәсәнов, Зыя Мансур, Әнгам Атнабаев, Фикрәт Табиев, Аяз Гыйләҗев.

Хәзерге буыннан – Гөлчәчәк Хафизова, Рифат Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Илшат Рәхимбай, Алмаз Фәтхуллин, Илсур Һадиуллин, Алсу Әбелханова һәм Алия Кәлимуллина.

Агач аждаһа елында туганнарны – тыныч, эш сөючән, катлаулы бурычларны ярата торган, үз максатларына ничек булса да ирешүчеләр дип саныйлар, артык игътибар таләп итү алар өчен түгел. 2024 елда туганнарга да нәкъ менә шушы сыйфатлар хас була.

Аждаһа елында булган истәлекле вакыйгалар

  • 1904 елның 9 февралендә Рус - Япон сугышы башлана.
  • 1904 елда атаклы Яңа ел салаты «Оливье» рецепты киң җәмәгатьчелеккә тарала.
  • 1916 ел – патша Россиясенең соңгы елы. Беренче бөтендөнья сугышының өченче елы.
  • 1928 елда колхозлар системасын булдыру турында карар кабул ителә. Күмәкләштерү, шуңа бәйле рәвештә кешеләрне кулакларга аеру башлана.
  • 1940 – Икенче Бөтендөнья сугышының икенче елы. Германия Франциягә бәреп керә. Токиода булырга тиешле Олимпия уеннары туктала.
  • 1952 – Дөньяда тынычлык урнаша. Финляндия булган Олимпия уеннарына беренче тапкыр СССР спортчылары да чакырыла.
  • 1964 – СССРда Хрущев хакимияттән читләштерелә, Брежнев килә.
  • 1976 елда Чаллыда завод - автогигант «КамАЗ» эшли башлый: Беренче «КамАЗ» автомобиле 16 февральдә конвейердан төшә.
  • 1976 елның 1 гыйнварында «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмы совет телеэкраннарына чыга.
  • 1988 елда ВАЗ 1111 «ОКА» автомобильләрен җитештерә башлый.
  • 2000 елда Владимир Путин Россия Президенты итеп сайлана.
  • 2000 елда Казан Кирмәне «ЮНЕСКО» Бөтендөнья мирасы исемлегендә теркәлә.
  • 2000 елда җырчы Алсу «Евровидение» конкурсында икенче урынны яулый.
  • 2012 елда булачак IT-шәһәр «Иннополис» нигезенә таш салу тантанасы була.
  • 2024 ел… нәрсә белән истә калыр?

Татар аҗдаһасы Зилант – Җылантау

Аждаһа Казан өчен дә ят хайван түгел. Башкалабыз белән бәйле борынгы риваятьләрнең бик күбендә әлеге җан иясе очрый. Татарларда иң танылган аждаһа – Зилант, ул 1730 нчы елдан башлап Казан каласының символы, аның сурәте шәһәрнең байрагында һәм гербында төшерелгән. Зилант турында бик күп легендалар йөри һәм аларның күбесе шәһәр нигезләнүе белән бәйле. Казан тирәсендәге Елантау (Җылантау – Зилантово гора) калкулыгы әле дә бар, ул хәзер Киров районына керә.

Кайбер риваятьләрдә Зилант кешеләргә зыян салучы, начарлык китерүче булып сурәтләнә, ә кайберләрендә ул киресенчә шәһәрне саклап тора. Бер риваятьтә Зилант шәһәр сакчысы булган. Ул шәһәргә хезмәт итә һәм аны дошманнардан саклый. Әмма Явыз Иван үз гаскәре белән Казанны басып алгач, җиңелгән Зилант Кабан күле төбенә кача. Ул бүгенге көндә дә төптә яшерелгән Сөембикә патшабикәнең исәпсез хәзинәләрен саклый һәм кайвакыт күл өстенә чыгып шәһәрне карап, кире төпкә яшеренә икән.

Татарстан гербын кабул иткәндә Җылантау – Аждаһаны республика гербы буларак кабул итәргә тәкъдим итүчеләр дә булган иде.

Кәбисә елында кемгә бәхет елмаячак?

Кытай йолдызнамәсе буенча 2024 ел сыер, маймыл һәм әтәч елларында туганнарга муллык һәм уңыш китерәчәк. Шәхси һәм профессиональ тормышта киртәләр белән - үгез, елан һәм эт елында туганнар очрашырга мөмкин. Аждаһа елында туган кешеләр үзләренә игътибарлы булырга тиеш. Алар өчен Кытай традициясе буенча 2024 ел бенминг елы, ягъни уңышсызлыклар вакыты дип санала. Аждаһа елы аларга кыюлык, ышаныч һәм бәйсезлек кебек шәхси сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук, киләсе елның кәбисә елы икәнлеген дә истә тотарга кирәк. Ул 366 көннән тора — гади елдан бер көнгә озынрак, 29 февраль өстәлә. Дүрт елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик - шөбһәләр тудыра, төрле имеш-мимешләр таралуга сәбәпче була. Бу көнне туган кешеләр туган көнен ничек бәйрәм итә икән, дигән сорау да еш туа. Мондый ел белән күп кенә ырымнар һәм юраулар бәйле. Бик күпләр кәбисә елын уңышсыз дип саный. Ел халыкка бәла - казалар китерә дигән ышану да бар. Билгеле, фәнни яктан мондый ышанулар исбатланмаган. Астролог һәм дин белгечләре дә аларны кире кага. Шуңа күрә, «Татар юрап китерә дигән» мәкальне истә тотып, киләсе елдан яхшы вакыйгалар гына көтик.

Яңа елда нинди төсләр сайларга?

Күпләрне Яңа елны каршы алганда нинди төстәге кием кияргә дигән сорау инде алдан борчый башлый. Аеруча моңа хатын-кызлар зур игътибар бирә. Киләсе елның төп төсе әлбәттә, яшел! Ул җирән һәм карарак чәчле хатын-кызларны аеруча бизи, шулай ук, макияжда ачык төсләр таләп итә.

Алтын һәм алтын төсне яратучылар өчен бу зур мөмкинлек! Яңа елда сезне беркем дә хөкем итмәячәк, үзегезне ялтырап һәм җемелдәп торган зиннәтләр белән бизи аласыз. Сезнең өстегездә якты аксессуарлар күбрәк булса, ел мулрак булыр дигән ышану да бар.

Кытайда Яңа ел бәйрәмен кызылдан – дәртле, хисле төс белән каршылау гадәте бар. Кытайда бу кагыйдәне хатын-кызлар аеруча катгый үти: кызыл һәм алтын аларның Яңа ел тантанасының традицион төсләре. Аждаһа елын каршы алганда алтын бизәнү әйберләре, бижутерия булуы мөһим.

Әби-бабаларыбызда кара кием кию бәла -казалар һәм күз яшьләре китерә дигән ышану бар. Ләкин Кытайда кара – байлык һәм зиннәтлелек, чисталык һәм хөрмәт төсе. Шуңа күрә яраткан кара күлмәк киеп Яңа елны каршылауда бернинди начарлык юк. Әгәр дә образ артык караңгы булып күренсә, кыяфәтегезгә яшел шарф яки чәчләрегезгә кызыл чәчәк өсти аласыз.

Аждаһа катгый рәвештә кабул итмәгән берничә төс тә бар. Зәңгәр төс, мәсәлән. Аждаһага бу төс нигә ошамаганлыгы төгәл билгеле түгел. Энергиясе буенча ул иң көчле төсләрнең берсе булса да, яшел агач аждаһага әлеге төс ошамый.

Сары төсне дә аждаһа сөйми икән. Озак еллар Кытайда сары төсне император гаиләсе әгъзалары гына кигән. Бу традицияне бозган һәркем каты җәзага гына түгел, ә үлем җәзасына дучар ителгән.

Аждаһа елында нәрсәләр пешерергә?

Яңа ел өстәлендә булачак сый-нигъмәтләр турында күпчелек хуҗабикәләр бәйрәм алдыннан уйлана башлый. Бәйрәм өстәленә гадәти оливье һәм «селёдка» гына түгел, ә кытай календаре буенча киләсе елны символлаштырган ризыклар тәкъдим итү дә яхшы билге булып тора.

Аждаһа елында Яңа ел өстәлен әзерләүне тәмләткечләр сатып алудан башларга кирәк, чөнки нәкъ менә алар киләсе елның Кытай символы өстенлек биргән ризыкларда төп рольне уйный. Аждаһа елын каршы алганда ризыклар пешергәндә сарымсак, кызыл борыч, бөтнек, зәнҗәбил (имбирь), тырнак һәм әнис кирәк.

Балык һәм диңгез продуктлары аҗдаһаның яраткан ризыклары булып санала, шуңа күрә аларны һичшиксез, кунакларга тәкъдим итәргә кирәк. Чын ерткыч буларак, аждаһаны тәмле ит тә сөендерә, аңа тәмләткечләр яки кайнар соус өстәсәң, тагын да шәп була.

Тагын бер кирәкле ингридиент – чикләвек. Ул озын гомер, сәламәтлек, байлык символы.

Яңа ел табынына кызыл төстәге җиләк-җимеш тә куярга кирәк. Ул уңыш һәм байлык китерә. Мәсәлән, гранат, кызыл алма, җиләк, чия. Икенчегә дөге булса, яхшы.

Шпинат, петрушка, кинза кебек яшелчәләр дә булуы мөһим, чөнки алар – Яңа ел төсе.

«Кайвакытта аждаһа кебек усал вакытлар буладыр инде»

Аҗдаһа елында туган кешеләрнең киләсе елга карата булган өмет - хыялларын да сораштык.

Фото: © Салават Камалетдинов

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:

– Гороскопларга бик ышанып та бетмим, мөселманнарга ярамагач. Әмма еш кына алар туры килә. Яңа елдан яңа уңышлар көтәм. Көч өстәлүенә өмет итәм.

Фото: © Салават Камалетдинов

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин:

– Кайвакытта аждаһа елында туганга аждаһа кебек усал вакытлар буладыр инде. Яңа елдан нәрсәдер өмет итәм дип әйтә алмыйм, гороскопларга гомумән бик ышанмыйм. Аллаһы Тәгаләдән генә сорыйбыз. Нинди генә ел булса да, исәнлек - саулык, гаиләләребезгә, дөньяга, тормышларга тынычлык килсен. Иң мөһиме – имин еллар булсын!

Алия Кәлимуллина – сулда

Фото: © Абдул Фархан

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алия Кәлимуллина:

– Безнең ел – аждаһалылар елы килә. Гороскопларга, алар яхшыга юраса – ышанам, начар ягы белән килсә – ышанмыйм. Киләсе елда барлык кешеләргә дә аждаһа кайгы – хәсрәтсез, мул өстәлләрдә, тулы тормыш белән, гаилә белән, матур, тыныч ел алып килсен иде дип өмет итәм. Шуңа бик ышанам! Аждаһа үзенең кайнарлыгы, матурлыгы белән елыбызны бизәсен иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Пожар в центре Москвы локализован на площади 600 квадратных метров

Совладелец «ТЕХНОНИКОЛЬ» Игорь Рыбаков запустил на Дальнем Востоке бизнес-клуб «Эквиум»

Куда сходить москвичам и гостям столицы 13 июля - Мытищинский форсаж: часть вторая

В Подмосковье росгвардейцы провели тематическую встречу с детьми


Сеть клиник «Будь Здоров» приняла участие в VK Fest в Санкт-Петербурге

Готовь лыжи летом

Йошкар-Ола готовит будущих чемпионов по фитнес-аэробике РФ

Языковые модели на основе искусственного интеллекта, повышение производительности сотрудников и экономия ресурсов: BIA Technologies обозначила основные тренды цифровой трансформации


‘I made it work that night’: Stevenson reflects on negative fan response as he readies for next outing

Sky Sports issue grovelling apology to Nottingham Forest after Gary Neville’s ‘Mafia gang’ outburst

Portugal vs France – Euro 2024: Ronaldo and Mbappe have one last dance in quarter-final tie – stream FREE, TV, team news

Leeloo Dolls: Your Premier Destination for Realistic Sex Dolls


Куда сходить москвичам и гостям столицы 13 июля - Мытищинский форсаж: часть вторая

Приморье - мыс Сосновый

Konica Minolta оказала содействие компании «ЭвоКом» при переходе на отечественный Service Desk ITSM 365

В Екатеринбурге восьмиклассница оформила на мать кредит для мошенников


The internet is not a free-for-all—we shouldn't let big tech companies wish copyright out of existence

Escape From Tarkov studio Battlestate Games has put a bounty on cheaters

Macrumors: «В iPhone 17 Slim будет 8 ГБ ОЗУ, а стоить он будет больше Pro Max»

Релиз Otherworld Three Kingdoms на смартфонах — новичкам дают 100 гача-круток



Песков: визит Си Цзиньпина на саммит БРИКС в Казани согласуют по дипканалам

В Казани сотрудники Росгвардии задержали неоднократно судимого, подозреваемого в нанесении ножевого ранения несовершеннолетней

АО «Транснефть – Прикамье» повысило надежность производственной инфраструктуры

Ряд рейсов "Аэрофлота" сдвинут из-за инцидента в аэропорту Казани




Во время бури в Подмосковье дерево насмерть придавило мужчину

Дмитрий Чернышенко встретился с чемпионами России по Counter-Strike 2 из Якутии

Момент срыва крыши на станции Электрозаводская в Москве

В транспортных хабах по всей России идет модернизация сети


Во время бури в Подмосковье дерево насмерть придавило мужчину

Продлена регистрация на «Лига форум» в Татарстане

Российский футбольный клуб «Сокол» выставили на продажу через интернет

«Спорт, соревновательный дух и вкусная еда»: как прошел федеральный сабантуй в Марий Эл


Более 100 спортсменов в Саратове принимают участие в Кубке России по настольному теннису памяти Паралимпийской чемпионки Наталии Мартяшевой

Матч Медведева на Уимблдоне остановили из-за дождя

Шарапова обнимала принцессу Беатрис и получила поздравления от Доронина: 20-летие победы теннисистки на Уимблдоне

Звезда «Гонки» Даниэль Брюль снимет байопик о немецком теннисисте Готфриде фон Крамме


Экс-тележурналист, имам Булат Ишмухаметов: «Эмиграция – испытание не только расстоянием»

"Аэрофлот" сообщил об отмене семи рейсов на 7 июля из-за урагана

"Аэрофлот" отметил семь рейсов из-за непогоды в Москве

Снесло профнастил и поломало деревья: собрали первые последствия шквала в Кирове


Музыкальные новости

Гергиев откроет тур по Золотому кольцу с Мариинкой концертом во Владимире

Сеть клиник «Будь Здоров» приняла участие в VK Fest в Санкт-Петербурге

В Перми откроется кофейня репера Тимати, которая замещает в России Starbucks

Надежда Бабкина и театр огня порадуют порховичей в День города



«НАТО, ШО С тобой?», логохаб под Казанью и особенности экономик ПФО: обзор событий недели

В Пулково задерживаются семь рейсов

От раннего Средневековья до йоги на Алтае. Куда ульяновцам отправиться в июле

Татарстан поднимает ставки: Минниханов удвоил подъемные контрактникам – до 1,5 миллиона


Жители Москвы и Петербурга в среднем добираются до работы около часа

Собянин: московские школьники бесплатно посетили музеи города 3,3 млн раз

Росгвардейцы обеспечили общественную безопасность на футбольном матче «ЦСКА» — «ОФК Белград» в Москве

LEON Вторая лига Б. «Сокол» против «Динамо» Барнаул


Ряд рейсов "Аэрофлота" сдвинут из-за инцидента в аэропорту Казани

«Луидор» стал стратегическим партнером футбольного клуба «Рубин» на сезон 2024-2025

Двое детей пострадали в ДТП в Тукаевском районе, прокуратура начала проверку

БПЛА, мотоциклы для аграриев и модные коровы: что показывают на выставке «Агроволга»


Китайский лидер Си Цзиньпин приедет в соседний с Марий Эл регион

«НАТО, ШО С тобой?», логохаб под Казанью и особенности экономик ПФО: обзор событий недели

Визит Си Цзиньпина в Казань на саммит БРИКС будет согласовываться по дипканалам

Глава Китая Си Цзиньпин приедет в соседнюю с Чувашией республику





Смерть за 10 тысяч: казанец стал жертвой московской «акулы» частной наркологии?

Сразу две жительницы Челнов попали в больницу из-за укуса гадюки

Врачи дали советы татарстанцам, как сберечь здоровье в жаркую погоду

70 человек с ботулизмом остаются в больницах


Кир Стармер заверил Зеленского в продолжении поддержки Великобритании

Ушаков: Орбан не передавал Путину посланий от Зеленского

Орбан ответил на вопрос Life.ru о реакции Зеленского на предложение о мире

Путин и Зеленский отвергли идею Орбана о прекращении огня


В Татарстане определили лучшую группу задержания вневедомственной охраны Росгвардии

Леонов: Благодаря школе Загитовой район речпорта в Казани станет местом притяжения

От раннего Средневековья до йоги на Алтае. Куда ульяновцам отправиться в июле

Молодежное первенство. "Зенит" обыграл ЦСКА, "Сочи" разгромил "Академию Коноплева".




Минниханов осмотрел новый молочный комплекс на 1,5 тыс. голов в Кукморе

Татарстан поднимает ставки: Минниханов удвоил подъемные контрактникам – до 1,5 миллиона

Минниханов и Зайцев угостились национальными блюдами на Сабантуе в Марий Эл

Минниханов встретился с представителями научно-технологического блока ГК «Росатом»


В Татарстане учёные восстанавливают популяцию сокола-балобана

Марат Зяббаров о будущем урожае в Татарстане: «Ситуацию спасли дожди»

На Татарстан надвигаются ливни с грозами и сильный штормовой ветер

Мощности на пределе: чем грозят энергосистеме Татарстана рекорды электропотребления


"Аэрофлот" отметил семь рейсов из-за непогоды в Москве

Снесло профнастил и поломало деревья: собрали первые последствия шквала в Кирове

Владимир Доброхотов лично проверил усиление мер безопасности на чебоксарских пляжах

Экс-тележурналист, имам Булат Ишмухаметов: «Эмиграция – испытание не только расстоянием»


Жителей Поморья приглашают на «Семейный пикник»

Собянин: Утвержден проект участка метро от «Липовой рощи» до «Ильинской»

Мимо прошла... Я о грозе ?

Сергей Собянин утвердил проект нового участка Рублево-Архангельской линии метро


Выставка-настроение «Семья, согретая любовью, всегда надежна и крепка»

В Крыму родственница олигарха Иосифа Файнгольда на самокате упала на ребенка

Глава Симферополя ходит на работу в рубашке polo итальянского дизайнера

В Крыму девушка на электросамокате рассекла лоб полуторагодовалой девочке


Владимир Доброхотов лично проверил усиление мер безопасности на чебоксарских пляжах

Российский футбольный клуб «Сокол» выставили на продажу через интернет

Продлена регистрация на «Лига форум» в Татарстане

«Аэрофлот» отменил семь рейсов из-за прошедшего в столичном регионе урагана












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Уимблдон. 5 июля. Алькарас сыграет первым запуском на Центральном корте, Синнер – последним






Продлена регистрация на «Лига форум» в Татарстане

Владимир Доброхотов лично проверил усиление мер безопасности на чебоксарских пляжах

Во время бури в Подмосковье дерево насмерть придавило мужчину

Экс-тележурналист, имам Булат Ишмухаметов: «Эмиграция – испытание не только расстоянием»