Главные новости Казани
Казань
Август
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан»нан китә: «Тормышымны үзгәртергә вакыт җитте»

0

- Гөлнара, сөйлә әле - нигә син китәргә булдың? Сине яхшы урынга чакырдылармы, әллә үзең ташлап китәсеңме журналистиканы?

- Бу минем бик шәхси, бик тирәннән килә торган карарым. Мин моңа бер елга якын әзерләндем һәм менә хәзер вакыты килеп җитте дип саныйм. Мин үземне иҗади ялга китәм дип саныйм. Үземнең шәхси проектларым белән шөгыльләнә башлармын бәлки, шәхси бизнес проектлар дип әйтик. Миңа әлегә ял итәргә, фикерләрне тупларга кирәк.

Матбугат белән бәйле эш белән шөгыльләнергә уйламыйм. Эштән китүем - шәхси карар, коллектив эчендәге дә, читтәге каршылыкларга да бәйле түгел. «Китәм» дип кергәч, Дәүләт Советында да, Министрлар кабинетында да, «Татмедиа» агентлыгында да бик нык гаҗәпләнделәр. Бу көтелмәгән хәбәр булды бөтен кеше өчен, коллектив бүгенге көнгә кадәр шундый шок хәлендә йөри. Минем карарымны җитәкчелек тә, коллектив та аңлап кабул итте. Коллектив авыррак кабул итсә дә, үзара ышаныч белән аерылабыз.

Һәр кешенең тормышында шундый бер вакыт килеп җитә бит инде - ниндидер башка кыйммәтләр барлыкка килә, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың, ул бигрәк тә безнең яшькә хас. Мин уйлап йөри-йөри аңладым - миңа үзгәрергә, тормышымны үзгәртергә вакыт килеп җиткән.

Мин тәгаен генә чыгып китсәм дә, шундый әйбер белән шөгыльләнәм дигән бизнес-сметам, бизнес-проектым юк. Минем әлегә беренче максатым - хәзер редакцияне тапшырып китеп, бераз ял итәргә. Сәламәтлегемне кайгыртырга, ял итәргә, иҗат белән шөгыльләнергә. Минем баш мөхәррир булып эшли башлаганнан бирле, 10 елдан артык җүнләп шигырь язганым юк.

- Әйе, минем дә әйткән бар иде ул турыда....

- Әйе, синең белән дә сөйләшкән бар. Ә заманында мин шактый күп җырлар, шигырьләр яза торган шактый актив язучы идем. Минем бераз иҗат эше белән дә шөгыльләнәсем килә.

- Гөлнара, китү тормышыңдагы үзгәрешләргә бәйле түгелдер бит?

- Шәхси тормышымда, Аллага шөкер, барысы да бик әйбәт. Мин бервакытта да шәхси тормышымның нечкәлекләрен сөйләргә яратмадым. Бу очракта да сөйләмим. Шунысын гына әйтәм - барысы да нык әйбәт һәм шәхси тормышым да бу карарыма тәэсир итте.

- Ничә ел журналистикада инде?

- 23 елдан артык журналистикада, шуның 10 елдан артыгы - баш мөхәррир вазифасында. Иң кызыгы - мин 2 курста урнашкан беренче рәсми эш урыным «Ватаным Татарстан» газетасы иде. Мин хезмәт юлын «Ватаным Татарстан» газетасында башладым һәм «Ватаным Татарстан» газетасы белән әлегә журналистика карьерасын туктатып торам. «Ватаным»да эшли башлавыма март аенда биш ел булды.

- Коллектив нинди уңышларга иреште?

- Бүген коллектив белән хушлашканда, чәйләп алдык, шунда әйттеләр - мине билгеләп куйгач, 2020 елда ковид пандемиясе һәм шуның белән бәйле икътисади кыенлыклар башланды. Аннан соң махсус хәрби операция... Шундый кыенлыклар чорына карамастан, без ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алдык. Беренче елда хәтта язылучылар да артты, 16 меңнән артып киткән иде. Аннан пандемия башлангач, кими-кими, 2019 ел күрсәткечләренә төште. Шундый вакыйгалар булмаса, зуррак нәтиҗәләр дә булыр иде. Язылу, үзегез беләсез, газетаның, редакциянең эшчәнлегенә бәйле түгел, читтәге факторлар бар. Почта, тарату системасы ул бөтен басмаларга бүген нык тәэсир итә һәм иң нык авырта торган урын.

«Ватаным Татарстан» коллективы белән

Фото: © Анна Арахамия

Сайт эшчәнлеге тулысынча булдырылды. Сайт буенча күрсәткечләр тәүлегенә 100-120 кеше иде 2019 елның март аенда, бүген ул 20 меңгә якынлаша. «Лайвинтернетта» беренче 15-20 нче урыннарда, бу шактый югары күрсәткеч дип саныйм. Социаль челтәрләрдә 200 меңгә якын аудитория бар.

Хезмәт хаклары 1,7 – 2 тапкырга артты. Бу - бик әйбәт күрсәткеч, чөнки монда бюджеттан тыш керемнәр дә тәэсир итте, проектларда актив катнашабыз, бюджет өлкәсендәләрнең хезмәт хаклары арту да тәэсир итте моңа. «Матбугатта хезмәт хаклары начар» дип әйткәндә, мин алай дип әйтә алмыйм, бездә ул шактый тотрыклы һәм аз булса да, башкаларга караганда әйбәтрәк.

Редакциягә 2 машина бирелде. Зур рәхмәтләрем Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка. Алар безнең татар матбугатының, «Ватаным Татарстан»ның эшчәнлегенә һәм бездән килгән гозерләргә бервакытта да битараф булмадылар, без бик әйбәт аңлашып эшләдек, Марат Готович белән бик күп проектларны чынга ашырдык.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән

Фото: © Анна Арахамия

- Коллективта ничә кеше?

- Бездә кырыклап кеше эшли. Журналистлар 8-9 кеше, 3 үз хәбәрчебез бар. Мин буш, көчсез коллективка килмәдем, «Ватаным»да һәрвакыт көчле журналистлар булды. Татар матбугатында аналитика юк диючеләргә «Ватаным Татарстан» газетасын укып карарга киңәш итәм. Бездә сәяси, икътисади аналитика, социаль юнәлеш, авыл хуҗалыгы тармагына аналитик күзаллау, журналист тикшеренүләре бар. Кичә генә Чирмешән районыннан кайттылар шактый проблемалы материаллар белән. Бездәге журналистлар барысы да бик көчле, исемле, аналитиклар. Шушы коллективның көчен аңлап, таркатмыйча, хөрмәт итеп эшләрлек көчле яңа редактор булса, монда нәтиҗәләргә ирешергә була.

Без быел гына да телләр комиссиясе белән дүрт проектны тормышка ашырабыз. Шуларның берсе – «Җавап бар» видеоәңгәмәләр сериясе. Мин аны үзем алып барам. Башлаганда шулкадәр популяр булыр дип дип уйламаган идем, анда кайбер чыгарылышларның караулары 150 меңгә җитеп килә. 40-50 минут бара торган татарча әңгәмә өчен бу начар күрсәткеч түгел. Һәм ул ниндидер «йолдызлар», аларның шәхси тормышлары турында сөйләшеп утыру түгел. Ул төрле темаларга, төрле белгечләр белән – сәламәтлек, дин, психология, мәгариф, ниндидер социаль проблемалар турында әңгәмәләр. Аны дәвам итсеннәр иде дигән теләгем бар. Халыкта җитди темаларга да ихтыяҗ бар. Кызганыч, андый тапшырулар күп түгел.

«Асылташ», «Үз илемдә – үз телем» проектлары тормышка ашырыла. Гаиләләр арасында «Җылы оя» дигән бәйге бара, шунда актив катнашсыннар иде. Анда җиңүчеләргә 50шәр мең сумлык призлар түләнелә.

Узган ел газета 105 еллыгын билгеләп үтте. Ул уңайдан үзебездә эшләгән һәм эшләп киткән хезмәткәрләрнең китапларыннан күргәзмә эшләдек.

Биш ел эчендә шактый кызыклы проектлар булды, бөтенесен искә дә төшереп бетереп булмыйдыр, көндәлек эш белән бәлки күренмичә дә каладыр.

Атнага дүрт чыга торган газета бит инде ул. Узган ел ахырында гына атнага өч чыга торган калды. Шуның өстенә көн саен сайт эшли. Республикада бара торган бер вакыйга да читтә калмый.

«Сөембикә» журналында баш мөхәррир булып эшләгәндә

Фото: © Солтан Исхаков

- Шундый күрсәткечләр була торып журналистикадан китәсеңмени?

- Мин журналистиканы яратып эшләдем һәм кайсы чордагы эшчәнлегемне алсам да, бер чор өчен дә миңа оят түгел. «Татарстан яшьләре» газетасында үзем журналист булган, «Шәһри Казан»да, «Сөембикә» журналында баш мөхәррир булган чорларның берсе өчен дә оят түгел. Мин аларның бөтенесен яратып, җылылык белән искә алам. Укытучыбыз Исмәгыйль абый Шәрәфиев мәктәбен, ул чорларны, Раиф Усманов белән бергә эшләгән вакытларны, сезнең белән бергә эшләгән вакытлар – барысы да кадерле.

Һәм тагын бер укытучым - сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов мәктәбен уздым. Матбугат секретаре булу ничектер башкача күзаллау мәктәбе булды, үзеңне кешеләр белән ничек тотарга кирәк, ничек итеп җитәкчене күрсәтергә кирәк, мин аннан бик күп әйбергә өйрәндем.

Кайсы гына коллективта эшләсәк тә, бөтен журналистлар белән дустанә мөнәсәбәттә кала алдык. Җитәкче булып эшләгәндә төрле кешеләргә төрле мөрәҗәгатьләр белән мөрәҗәгать итәргә туры килә, шул исәптән синең кул астында эшләүче кешеләрнең шәхси проблемалары белән дә, һәм беркемнән дә тискәре җавап алмадым. Зур рәхмәт.

Һәм бик зур рәхмәт минем коллегаларыма, сезгә, башка матбугат чараларының редакторларына, һәрвакыт бер-беребезне аңлашып эшләдек. Конфликтлы ситуацияләрдә дә гел уңай чишелеш таптык, җәнҗалларга китмичә, аңлаштык. Кемгә генә мөрәҗәгать иткән очракта да, ярдәм кулы суздылар. Мин бөтен коллегаларыма - Рәмис сиңа, Илшат Юнысовичка, Фирдүс Гыймалтдиновка, Шамил Садыйковка, Айдар Сәетгәрәевичка, бөтенесенә бик рәхмәтле. Бер-береңнең эшен күрә белү һәм танытырга булышу ул зур әйбер. Без бер яктан караганда конкурентлар булсак та, икенче яктан без бөтенебез бер халык белән эшлибез һәм шулай бердәм эшләп кенә нәтиҗәләргә ирешә алабыз дип саныйм.

- Гөлнара, син киләчәктә журналистикага кайтырмын дип уйлыйсыңмы иҗади һәм бизнес сәфәрдән?

- Ишекләрне шапылдап ябык чыгып китмим. Дөнья бит, төрлечә булырга мөмкин. Психологлар биш ел саен эш урынын алмаштырып торырга киңәш итә. Бигрәк тә журналистикада «эмоциональное выгорание» дигән әйбер бик көчле.

- Татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсың?

- Татар матбугатының киләчәге гомумән матбугат белән бәйле. Безгә икътисади-социаль яктан шактый катлаулы чорда эшләргә туры килде. Без матбугатка кабат ышаныч туа башлаганын күрдек. Матбугатның киләчәге булсын өчен ниндидер социаль карарлар кабул итәргә кирәк. Һәр редакциянең үзенең эчендә үз көче бар. Татар журналистлары аналитик фикерли алмый, аналитик язмалар язмый диләр, ул бар, кайбер сәбәпләр аркасында гына чыгып җитә алмый. Интернетта ниндидер җиңеллек сорыйлар, газета итеп чыгарсаң, аны илтеп җиткереп булмый. Татар журналистикасының көчен арттыру өчен социаль мәсьләләрне хәл итәргә кирәк башта. Хезмәт хакы, эш шартларын үзгәртү, авторитетны кайтару да керә монда. Татар матбугатының киләчәген кара тоннарда гына сызып атасым килми.

Мин татар журналистикасы көчсез дигән сүз белән килешмим. Әлбәттә, безнең милләтебезгә хас тыйнаклык бар, без аннан беркая да китә алмыйбыз, ул безнең канга салынган, буыннан-буынга күчеп килә торган тыйнаклык. Әмма ул бит безне көчсезләндерми. Бөтен заманча трендларны татар журналистлары да куллана, татар журналистлары, милли журналистлар бәлки башкаларга караганда да җаваплырактыр әйтер сүзләре өчен. Мин укырга кергәндә татар матбугаты бетә дигән сүзләр бар иде инде, 20 елдан артык эшлибез. Әлбәттә, элеккеге кебек бишәр йөз меңлек тиражлар турында хыяллана алмыйбыз. Алай да мәгълүматны кәгазь формасында алырга өйрәнгән һәм уйлап укырга өйрәнгән кешеләр категориясе калачак дип уйлыйм мин.

- Уңышлар сиңа, Гөлнара.

- Без, журналистлар, бер-беребезне югалтмабыз дип ышанам.

Гөлнара Ильяс кызы Сабирова - 1982 елның 22 апрелендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында туган. Казан дәүләт университетында «Журналистика» белгечлеге буенча укый. Төрле елларда «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Барс-Медиа»да эшли. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат секретаре дә булып эшләп ала, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясенең рәсми сайтында массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше Департаментының милли проектлар җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ басма матбугат чаралары Департаментының милли проектлар бүлеге җитәкчесе булды. «Шәхри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире. 2019 елдан - «Ватаным Татарстан» газетасында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



С начала 2024 года более 2,5 тысячи многодетных мам в Московском регионе досрочно вышли на пенсию

Амбассадор фонда без кистей рук установил мировой рекорд в дисциплине стронгмен

Социальный фонд оказывает помощь эвакуированным жителям Курской области

Новые звезды артистов, дизайнеров и предпринимателей зажглись на IV Фестивале “Красивый бизнес России – Мода. Музыка. Кино”


Выставки «Интерткань» и Textile&Home состоятся с 10 по 12 сентября в четырех павильонах «Экспоцентра»

10 самых длинных рек в мире

Базовые коллекции нижнего белья «Дефиле»

В ритме танца: Apelsin Ural Tango Marathon прошёл в столице Урала


Camp Abilities closes out successful summer

Eleven sensational Premier League transfers that could yet be done including huge deals for Man Utd and Chelsea

Deontay Wilder Rules Out Incredible Comeback Fight Offer: “Not Interested”

Boeing ‘humiliated’ over upstart rival SpaceX rescuing stuck astronauts | Reporter Replay


С начала 2024 года более 2,5 тысячи многодетных мам в Московском регионе досрочно вышли на пенсию

Майское утро....

Регионы-лидеры по по частоте страховых случаев | Портал Кузов

Две орловчанки перевели мошенникам по более полутора миллиона рублей


After 20 years of patience and negotiations, RPG veteran Brian Fargo managed to buy back a lost haul of memorabilia from Fallout, Baldur's Gate, and more: 'It was like a very exciting version of Storage Wars'

Valve's Deadlock has finally been announced, and it's as much a MOBA as it is a shooter

Dragon Age: The Veilguard is getting a prequel in the form of an audio drama podcast

INCUBO M: Horror Adventure появилась в Google Play



Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Был угрюм, не хотел фотографироваться: Озчивит разочаровал фанатов в Казани

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?

Университет Урбан - взгляд изнутри




Амбассадор фонда без кистей рук установил мировой рекорд в дисциплине стронгмен

Выносливый и мощный американский внедорожник привезли в Россию: известна цена

Амбассадор фонда без кистей рук установил мировой рекорд в дисциплине стронгмен

Пассажирам «Мострансавто» в Подмосковье начали раздавать питьевую воду


Бескомпромиссный предпоследний тур в мужском Суперфинале чемпионата России по шахматам – всего две ничьи: Матлаков проиграл Артемьеву, победы одержали Дубов, Есипенко и Дреев

Регионы-лидеры по по частоте страховых случаев | Портал Кузов

Удачный интеграционный проект. Эксперты оценили Всемирные игры кочевников

Новый парк и трансфер для молодежи: жители Кукмора озвучили свои наказы


Гауфф не оставила шансов Грачевой в первом круге турнира US Open-2024

Эрика Андреева добилась победы на старте Открытого чемпионата США

Карен Хачанов поднялся на одну строчку в рейтинге ATP

Рублев всухую обыграл Уайлда в первом круге US Open-2024


Новый парк и трансфер для молодежи: жители Кукмора озвучили свои наказы

Лицей ИГУ возглавил рейтинг общеобразовательных учреждений региона

В единый день голосования на ТНВ пройдет телемарафон «Всей семьей на выборы!»

Бескомпромиссный предпоследний тур в мужском Суперфинале чемпионата России по шахматам – всего две ничьи: Матлаков проиграл Артемьеву, победы одержали Дубов, Есипенко и Дреев


Музыкальные новости

Алла Рид, Даниил Крамер и другие звезды на концерте памяти Георгия Гараняна

Нахватал штрафов. Тайный внук Пугачевой гоняет по Москве на «Мерсе»

Город, в котором сыграет "Динамо": икорные конфеты, тайна Моцарта и старейший ресторан Европы

Тимати собрался жениться на Ивановой — дождалась свадьбы, и мама одобрила



В Татарстане построено 70 км дорог противопожарного назначения

DCLogic поддержит титульный бой чемпионки мира на международном турнире по боксу

Названы 10 бюджетных направлений для путешествий по России в сентябре

Назван топ бюджетных направлений для путешествий по России в сентябре


Дмитрий Дюжев сыграет Джо Байдена в новом сериале ТНТ и 1-2-3 Production

Амбассадор фонда без кистей рук установил мировой рекорд в дисциплине стронгмен

ПРАВОПОРЯДОК НА ФУТБОЛЬНЫХ МАТЧАХ РПЛ ОБЕСПЕЧИЛИ РОСГВАРДЕЙЦЫ В МОСКВЕ

На прошедших выходных в Москве отгремел ЦСКА FEST


Молодежный автобусный тур «Мин. Син. Татарстан» приехал в Тетюши и Буинск

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?

Более 150 студентов в этом году прошли практику в «Автодоре» и дочерних организациях

Aurus запатентовал обновленный седан Senat


Хуснуллин вручил Минниханову Благодарность Президента РФ

Владимир Путин планирует увеличить МРОТ до 35 тысяч рублей

Моди в разговоре с Путиным подтвердил готовность принять участие в саммите БРИКС

Путин пригласил президента Палестины Аббаса на саммит БРИКС в Казани


Заболеваемость коронавирусом в Москве выросла за неделю

Свыше 4,8 тыс. случаев заболевания COVID-19 выявили в Москве за неделю

Заболеваемость коронавирусом в Москве выросла за неделю

Свыше 4,8 тыс. случаев заболевания COVID-19 выявили в Москве за неделю




Врачи «колдовали» пять дней: школьница умерла из-за шавермы в Татарстане

«У меня никогда не было зависимости»: Вдова умершего из-за капельницы казанца обвинила косметолога во лжи

Минниханов обсудил сотрудничество в создании новых вакцин с главой центра Гамалеи

В Татарстане школьница съела шаурму и умерла: Организм не выдержал отравления


Зеленский признал, что некоторые обещания Запада перед Киевом не реализуются месяцами

Польша впервые раскрыла список и объём помощи режиму Зеленского


В Самаре на площади Куйбышева проходит турнир по уличному баскетболу Samara Open

«Samara Open»: в Самаре на площади Куйбышева 343 команды сыграли в баскетбол 

ХК «Южный Урал» выступил на турнире в Казани, победив в 1 из 4 игр. Доволен ли тренер результатом?

Оксана Акименкова из Подольская завоевала бронзу на Камском полумарафоне


Лукашенко заявил о желании возобновить сотрудничество с Молдовой

Педагоги со всей Беларуси прибыли в Минск. Перед ними выступит Лукашенко



Минниханов вручил госнаграды многодетным матерям

Минниханов совершил рабочую поездку в Калмыкию и встретился с ее главой

«Мы ваши фанаты, мы ваши болельщики». Рустам Минниханов встретился с ХК «Ак Барс»

Минниханов выложил видео с награждением бойцов на передовой


Еженедельный вестник катастроф

Четыре юных орловчанки отправились в «Путешествие мечты» во Владивосток

В Татарстане построено 70 км дорог противопожарного назначения

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?


Лицей ИГУ возглавил рейтинг общеобразовательных учреждений региона

Бескомпромиссный предпоследний тур в мужском Суперфинале чемпионата России по шахматам – всего две ничьи: Матлаков проиграл Артемьеву, победы одержали Дубов, Есипенко и Дреев

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?

В Татарстане скончалась школьница, съевшая купленную в ларьке шаурму


Цены на новостройки в Архангельске остановились: анализ рынка жилья

В росте цен на новостройки в Архангельске наступил период стагнации

Вильфанд предупредил о жаре в более чем 15 регионах России

На трассе Москва-Архангельск мусоровоз опрокинулся в кювет


Акция-настроение «С книжных страниц – на большой экран»

Телевизионная мачта Оренбуржья включит подсветку в честь 81-ой годовщины победы в Курской битве

Литературный агент для Писателей и Поэтов.

Еженедельный вестник катастроф


Удачный интеграционный проект. Эксперты оценили Всемирные игры кочевников

В Татарстане скончалась школьница, съевшая купленную в ларьке шаурму

Лицей ИГУ возглавил рейтинг общеобразовательных учреждений региона

В единый день голосования на ТНВ пройдет телемарафон «Всей семьей на выборы!»












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

У Сейбота Уайлда в конце матча с Рублевым начались судороги






Регионы-лидеры по по частоте страховых случаев | Портал Кузов

Лицей ИГУ возглавил рейтинг общеобразовательных учреждений региона

В единый день голосования на ТНВ пройдет телемарафон «Всей семьей на выборы!»

Удачный интеграционный проект. Эксперты оценили Всемирные игры кочевников