Тинчуринда – премьера: Онытылыр безнең исемнәр... мәңге сөйләнер Таһир-Зөһрә – мескеннәр
Таһир белән Зөһрә турында мәхәббәт риваяте – татар өчен борын-борыннан билгеле әсәр. 1920 елларда «Сәйяр» труппасында Тинчурин тарафыннан куелган спектакль фоторәсемнәре сакланган: аларда театр рәссамы Павел Беньков сценографиясен һәм Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская, Фатыйма Ильскаялар өстендәге затлы костюмнарны күрәбез. Бәлки, соңрак та куелгандыр, ләкин соңгы елларда бу әсәрнең куелышы турында бер мәгълүматым да юк. Шунлыктан Тинчурин театрының әлеге әсәргә алынуы театраль тамашачы тарафыннан игътибарсыз калмады.
«Таһир белән Зөһрә» – төрки халыклар фольклорында киң таралган гыйшык-мәхәббәт дастанының татарча версиясе. Татар халкында әүвәл телдән сөйләнеп, соңрак кулъязма вариантларында киң тарала. XIX йөз ахырларыннан күп тапкырлар китап буларак нәшер ителә. Татар әдәбиятында шул сюжетка Фәтхи Бурнашның «Таһир – Зөһрә» трагедиясе языла. 1950 елларда дастан эчтәлеген кыскача яктырткан «Таһир-Зөһрә» җыры да туа. (Татар энциклопедиясе сүзлеге).
Зөлфәт Закиров җитәкчелегендәге иҗади команда «Таһир-Зөһрә» риваятенең Фәтхи Бурнаш тарафыннан язылган пьесасына алынган. Әлбәттә, спектакльнең редакторы булган Илфак Хафизовка әсәрне нык кына кыскартырга туры килгән – китапта 98 битлек пьеса 1 сәгать 10 минутлык спектакльгә сыйдырылган.
Театр спектакльнең «Пушкин картасы»н күздә тотып чыгаруын әйтте. Сүз уңаеннан, соңгы елларда Тинчурин театры «Пушкин картасы» аудиториясен җәлеп итү өчен актив эшли: Галиәсгар Камалның «Беренче театр», Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» пьесалары буенча аз бюджетлы, җиңел декорацияле спектакльләр куеп, гастрольләргә йөри.
Иҗади команда нигезенә Таһир-Зөһрә сюжеты салынган спектакль өчен кызыклы юнәлеш тапкан: алар геройларны һәм вакыйгаларны үзләре уйлап тапкан дөньяга күчергән. Ягъни, Таһир-Зөһрәнең бәхетсез мәхәббәте тирәсендә вакыйгалар ак, кара төсләрдән торган һәм күзләрне камаштырган алтын дөньяда бара. Ниндидер шахмат дөньясында диимме соң: король, ферзь, ладья, пешкалар...
Әлбәттә, спектакль Фәтхи Бурнаш трагедиясе буенча куелган – чөнки татар классикасында әлеге сюжет буенча гаҗәеп матур шигъри тел белән язылган әсәр инде бар икән, «велосипед уйлап табасы» юк. Ал да куллан, рәхим итеп!
- Хан кызы Зөһрә белән Вәзир улы Таһир бер-берсенә гашыйк. Әмма сарай хадиме Гарәп моңа риза түгел – Хан кияве ролендә ул үзен күрә. Үзенең бөеклегеннән масайган, кәпрәйгән Ханчага Зөһрә белән Таһир мәхәббәте турында кара төсләрдә сөйләп бирә һәм алга таба – боулинг уенындагы кебек: кегльләр бер-берсен ега башлый – Ханча Ханга сөйли, хан тузына һәм дошманны җиңеп кайткан батыр егетне сандыкка салып суга агыза.
Әйе, яңа спектакльдә билгесез бер вакытта билгесез бер илдә бара – бу фэнтези укыган бүгенге балалар теленә күчүнең бик табигый формасы.
Әйе, спектакль, шул исәптән, Достоевский, Чеховларны «Краткое содержание» аша укып белгән балаларны күзгә тотып куелган.
Әйе, режиссер әсәрне җиткерү өчен «җанланган иллюстрацияләр» ысулын тапкан. Әлбәттә инде, тирән мәгънәләр салынган, проблемалар күтәреп тамашачыга мәңгелек сораулар куйган зур полотнолы әсәр формасы түгел. Уйлап табылган әкияти илдә барган вакыйгаларның җанланган иллюстрацияләре уйнала.
Бу – график новеллалар, рәсемнән торган романнар һәм комикслар «укыган» балалар белән алар телендә сөйләшү омтылышы. Бу – яшь буын белән «сюсюкать итмичә» һәм вәгазь уку/акыл сату формасына да китмичә, аларга якынаю ысулы. Бу – борынгыдан килгән төрки дастаныбыз белән таныштыру һәм, ниһаять, 1 сәгать булса да баланы залда гаджеттан аерым сәнгать әсәре белән кызыксындыру омтылышы. Болар ни дәрәҗәдә барып чыккан – әлеге әсәр белән чыгыш ясый башлаган артистлар әйтер. Әлегә аның ике составы да нибары берәр тапкыр чыгыш ясады. Бер состав журналистлар һәм белгечләр алдында уйнаса, икенче состав тамашачы алдында уйнады. Алга таба спектакль 8 октябрьдә Түбән Кама халык иҗаты йортында, 9 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә уйналачак.
Интернетта классик рус әдәбиятының һәм дөнья әдәбиятының «краткое содержание»се бар. Безнең татар классик әдәбиятының кыскача эчтәлеге беркайдая да бирелмәгән. Ой, сез нәрсә, татар баласы аны укысынмыни?! Татар баласы акыллы, белемле, ул татар әдәбияты классикасын – Мәһдиевларны, Аяз Гыйләҗевларны – барысын да томнардан укый. Аһа, укый... Хәер, мин шулай укыган бер яшь буын вәкилен беләм: танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның кече уллары Ихтыяр Кыямов укый. Әлбәттә, тагын да бардыр. Татар теленнән БДИ биргән берничә укучы да укыгандыр. Гафу итегез, читкә кереп киттем. Әмма башыбызны комнан чыгарырга вакыт, артыбызның шәрәлеге күренмәсен. Усал әйтүем өчен тагын бер кат гафу итегез! Бөеклек чиреннән арынырга вакыт икәнен иҗади яшьләребез күптән әйтергә маташа да, әлегә әйткән берсе, ни кызганыч, «милләт дошманына» әверелә бара.
Кыскасы, иҗат коллективына афәрин! Җыеп кына әйткәндә, байтак еллар балалар (Казан театр училищесына студентлар 15 яшендә килә) укыткан, үзе дә күп балалы әти булган Зөлфәт Закиров «Пушкин картасы» ияләре белән алар аңлаган һәм аларга якын булган телдә сөйләшү максатын куйган.
Режиссер Зөлфәт Закиров белән текстның редакторы Илфак Хафизов бер дулкында эшли торган команда туплаган: хореограф Артур Шәйдуллин (Камал театры артисты), композитор Ләйсән Абдуллина (Казан дәүләт консерваториясе чыгарылышы) һәм рәссам Сәлимә Аскарова (Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы чыгарылышы, Сергей Скоморохов курсы). Зөлфәт Закиров Артур Шәйдуллин һәм Сәлимә Аскарова белән «Апуш»та Шамил Фәрхетдин пьесасы буенча «Әкият китабы» спектаклен чыгарган иде. Әлеге яшь креатив иҗатчыларны шуннан алып килгән.
Артурның биюләре дә, Ләйсәннең музыкасы да һәм Сәлимәнең декорациясе белән костюмнары да борынгы төрки-шәркый сюжетны традицион кыйммәтләре белән бергә яңа бер дөньяга, яңа эстетикага күчергән. Әгәр әсәрнең һәм аның сюжетының кыйммәте бар икән, ул теләсә нинди мәдәнияттә дә югалып, төссезләнеп калмый. Яшьләр шуны исбатларга омтылган.
Спектакль гастрольләрне күздә тотып эшләнгәнгә декорацияләрдә минимализм. Алтын рәшәткәле таҗ формасындагы өч элемент һәм арткы фонда ефәк ак тукыма. Тукыма артында кино кебек сугыш күренешләре дә бар, проекция белән хан сарае да күренә, шул ук ефәк тукыма Таһир сандыктан чыкканда дулкыннарга да әверелә. Ә таҗ формалы элементлар үзләре сандык та, үзләре хан сарае да, текстны сөйләп баручы фәрештәләрне уйнаган актрисалар (Альбина Гашигуллина һәм Ландыш Ибәтуллина, Әдилә Хәсәнова һәм Эльвина Кәримова) су кызларын уйнаганда кием япмаларын элеп кую урыны да.
Декорацияләр һәм костюмнар эшләгәндә төсләр чуарланмыйча, ак-кара-алтын стиле тотылуы күзгә рәхәт.
Ә Артур Шәйдуллин куйган пластик хәрәкәтләрнең һавага эленеп калган кебек җиңеллеге әлеге мәхәббәт геройларының бу аклы-каралы дөньяда, Тукай әйтмешли, «Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы» булуын күрсәтеп тора. Әйе, әсәргә Зөлфәт Закиров белән Илфак Хафизов өстәгән фәрештәләр дә саклап бетерә алмый шул парны. Язмыш...
Артистлар уены турында берничә сүз. Спектакльдә персонажлар кыскартылып, нибарысы 8 генә калган, һәр рольдә икешәр артист булуын искә алсак, барлыгы 16 артист катнаша. Алар арасында 50се җитеп килгән Ирек Хафизов һәм Алмаз Фәтхуллиннан башлап, Зөлфәт Закировның быел гына Казан театр училищесын тәмамлаган 2 студенты – Зәринә Сафина белән Эльвина Кәримовага кадәр бар. Сүз уңаеннан, яшь кызларның театрга алынуына мин бик шат. Тинчурин театрында яшь артистлар җитмәү проблемасы бар – бу хакта театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов да әйтә.
Әлбәттә, артистлар уенына сораулар бар – әлегә барлык образлар табылмаган. Артистларга әле эшләргә дә эшләргә. Шулай да Ирек Хафизовның ханы һәм Илфак Хафизовның Гарәбе күңелемә хуш килде – образ табарга омтылыш бар. Кайбер очракларда театрда сәхнәдән текст яңгырашына претензияләр була иде – Фәтхи Бурнаш текстын артистлар залга җиткерә алды кебек. Мин утырган иң арткы рәткә барлык сүзләр дә килеп иреште.
ххх
Язманың финалында «Таһир-Зөһрә» дастанының үзе турында берничә сүз. Чөнки интернет киңлекләрендә шәрык әсәрен шәрык мотивлары белән куймауга тәнкыйть яңгырады. Әйе, әсәрне «Википедия» «восточная сказка-легенда» дип билгеләгән, ләкин безнең татар галимнәре андый тар кысалар куймый. «Таһир-Зөһрә» дастаны Татарстанның матди булмаган мәдәни объектлар реестрына кертелгән. «Фәнни Татарстан» журналында (2018, №4) «Таһир-Зөһрә» сюжеты урта гасырлардан ук килә, аңа төрки халыклардан азәрбайҗан, төрек, үзбәк, уйгыр, балкар, казакъ, төрекмән, башкорт, татар һ.б. халыклар, бик яратып, әллә ничә вариантта төрле күләмдәге әсәрләр иҗат иткәннәр. Дастанның татар версиясе күп вариантлы булуы белән игътибарны җәлеп итә», – диелгән. «Соңгы елларда чыккан «Дастаннар» җыентыгында Себер татарларыннан язып алынган дастан үрнәкләре белән рәттән Идел буе татарларыннан җыйналган дастаннарның дистәләрчә үрнәкләре бар Аларның күбесе – мәхәббәт дастаннары. Идел буе татар дастаннары арасында «Йосыф белән Зөләйха», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Таһир белән Зөһрә» сюжетлары күп таралган. Аталып киткән дастан сюжетлары халык тарафыннан сөелеп сөйләнгән, язма рәвештә таралган, һәм аларның кулъязмалары сирәк булса да археографик экспедицияләр вакытында хәзер дә табылып тора», – дип язган узган гасырның 80нче елларында галим Марсель Әхмәтҗанов («Казан утлары»).
Ә менә Шәйхи Маннур 1940 елда Татарстанның Мамадыш районына керә торган Тулбай авылында Мәгърифә Хәмидуллинадан язып алган вариант болайрак икән: «Бу вариантта Таһирның ятим бала булуы, апасы белән генә яшәве, 7 яшьтән мәктәпкә йөри башлавы һәм шул ук мәктәптә укучы Зөһрә белән туганнар кебек дуслашуы турында мәгълүмат бирелә, Зөһрәнең гади генә кыз булмыйча, шушы ил патшасының кызы булуы да әйтелә. Таһир «бик матур, бик гүзәл, бик уңган» һәм, өстәвенә, оста гармунчы икән. Патша вәзирләре моннан бик көнләшә. Көннәрдән бер көнне Таһирның Зөһрә тәрәзәсе каршына гармун уйнап килеп басуын, ә Зөһрәнең исә аста басып торган Таһирга тәрәзәдән бау төшереп, шул бау белән Таһирны үз янына алдыруын көнче гарәп күреп тора һәм моны патшага җиткерә. Таһирны сандыкка салып суга агызалар». Ягъни, Тулбай авылы әсәрне үзенеке итеп кабул итеп, Таһирны оста гармунчыга әверелдергән. (Г.Р. Хөсәенова, «Таһир белән Зөһрә» сюжетлы дастаннар: өйрәнелү дрәҗәсе, кулъязмалыр һәм сөйләмә вариантлары». «Фәнни Татарстан. 2018 ел).
Билгеле булганча, «Таһир-Зөһрә»нең сюжеты төрки халыкларда йөргән «Бабахан дастаны»на да барып тоташкан. Аны борынгы фарсы-төрки шагыйрь Саади язып алган. «Айа дустлар, ишетең бер хикәят. Ичендә сүзләре бар биниһаять. Бабахан дигән әүвәл бер шаһ ирде. Аның шәһренең шәһре татар ирде...» – дип башлана дастан. Ягъни вакыйгалар «шәһренең шәһре татар» булган бер жирдә бара – мин дөрес аңлыйммы, хөрмәтле галимнәр?
Казанда Әхмәт Уразаев-Кормаши төзегән һәм бастырып чыгарган «Таһир илә Зөһрә» дастанында һәм Шәйхи Маннур язып алган вариантларда Зөһрәнең җырлаган җыры да китерелә:
«И татарсыз, татарсыз,
Бер-берегезгә ук атарсыз,
Базарларда ит беткәч,
Таһир итен ашарсыз».
Театрга, иҗатчыларга һәм галимнәргә уңышлар!