Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2024

«Татарстан Республикасы Конституциясе җәмгыятьне берләштерүдә гаять мөһим роль башкара»

0

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм!

1992 елда Татарстан Югары Советы тарафыннан Конституцияне кабул итү Россия җәмгыятендә үзгәрешләр барганда республика үсешенең хокукый нигезләрен булдырды.

Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт корылышын, социаль-икътисадый сәясәт юнәлешләрен билгеләде, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген, барлык татарстанлыларның тигез мөмкинлекләргә ия булуын белдерде.

Бу документта игълан ителгән принциплар һәм нормалар, шулай ук аларны гамәлгә ашыру катлаулы заманда тотрыклылыкны тәэмин итәргә һәм гражданнарны берләштерергә мөмкинлек бирде. Республикада яшәүче халыкларның тарихи берлеген, традицияләрен һәм рухи хәзинәләрен саклый килеп, мәдәниятләрне һәм телләрне, үзара дустанә мөнәсәбәтләребезне үстерә барып, без милләтләр һәм диннәр арасында татулык үрнәге буларак танылдык.

Бүгенге көндә Татарстан – яшәргә, эшләргә, гаилә корырга уңайлы шартлар тудырылган әйдәп баручы төбәк. Төп законга таянып, үз алдыбызга максатлар куябыз һәм планнар корабыз, аларны эзлекле төстә тормышка ашырабыз. Федераль үзәкнең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның ярдәме, татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада югары икътисадый үсеш тизлеге саклана, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра.

Татарстан Республикасы Конституциясе җәмгыятьне берләштерүдә гаять мөһим роль башкара, бу исә махсус хәрби операция вакытында аеруча зур әһәмият ала. Без Ватаныбыз һәм туган республикабыз, күпмилләтле халкыбыз белән горурланабыз. Дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, законнарны үтәү, Туган илебезне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бу тантаналы көндә сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм игелек телим.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! Бәйрәм котлы булсын!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российским теннисистам будет сложно остаться в топ‑10 рейтингов WTA и ATP, считает Чесноков






Глава МИД Франции Барро назвал успех саммита БРИКС в РФ тревожным сигналом

Глава МИД Франции Барро назвал тревожным успех саммита БРИКС в Казани

Святые места и нападение на продавщицу: главные новости Ярославля за 07 января

Министр иностранных дел Турции указал на прочность сотрудничества с РФ и Ираном