Казанда тугызынчы тапкыр «Татарча диктант» узды – «Монда 2 белән 3 юк, һәркем җиңүче»
8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә татар халкы, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» яза. Дөньякүләм таралган акция 2024 елда тугызынчы тапкыр үткәрелә.
Быел Татарстан һәм Башкортостанлылар Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек яза, Россия төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә), чит илләр өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан (җиңел дәрәҗә) өзекләр тәкъдим ителә.
Казандагы төп мәйданчык итеп традицион рәвештә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Сәгать 10га монда югары уку йорты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, актив татар яшьләре җыелган иде. Бар җирдә дә татар теле яңгырый, диктант язарга килүчеләр чара башланганчы үзләренең таныш-белешләренең хәл-әхвәлләрен сораша. Актлар залында шундый җылы һәм күңелле мохит урнашкан иде. Күпләр монда диктант язарга гына түгел, үзенең дусларын күрергә, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайтыр өчен дә киләдер.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Әлеге 3 көндә бөтен дөнья татарча язачак»
Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та язды. Журналистларга ул: «Әлеге акцияне без Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе дип әйтә алабыз», – дип белдерде.
«Татарча диктант» бүгенге көндә үзенең актуальлеген раслады. 2024 елда диктант язу өчен 5 меңнән артык мәйданчык оештырылды. Илебезнең 72 төбәге, 31 чит ил әлеге акцияне кабул итте. Хәзер инде берничә ел рәттән 1 миллионнан артык милләттәшебез татарча яза. «Татарча диктант» – белем бирү акциясе, ләкин аның төп бурычы һәм максаты – үзебезнең милләтебезгә битараф булмау. Без халкыбызны шушы чара аркылы берләштерә алабыз. Һәр елны катнашырга теләүчеләр өчен барлык мөмкинчелекләр тудырыла – диктантны онлайн рәвештә тә язып була, теләүчеләр оештыручы буларак та теркәлә ала, диктантны уңайлы булган мәйданчыкка килеп тә яза аласыз, барлык мөмкинчелекләр бар – әлеге 3 көндә бөтен дөнья татарча язачак.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Татарча диктант»та быелгы яңалыклар белән таныштырды:
Быел безнең акциядә берничә яңалык бар. Беренчесе – без «Татарча диктант» акциясе кысаларында яңа бер проект булдырырга телибез. Ул – ясалма фәһем нигезендә эшләгән IT продукт. Татар телендә язылган текстларда еш кына хаталар китә. Без шул хаталарны таба һәм төзәтә торган проект өстендә эш алып барабыз. Бу – тулысынча волонтерлар ярдәмендә эшләнә, һәм без аны киләсе елга әзер булыр дип ышанабыз.
Икенче яңалык – безнең чит илләрдә бик күп мәйданчыклар оештырыла. Чит илдә берничә буын яшәүче татарлар кирилл хәрефләрендә яза алмыйлар. Алар латин хәрефләрен куллана, шуңа күрә алар өчен без латин хәрефләрендә текст булдырдык. 2021 елдан алып дөньяның төрле төбәкләрендә 1 миллионнан артык кеше татарча яза, 2024 елда 5 меңнән артык мәйданчык, 8 мең оештыручы теркәлде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Диктант яздык та – бетте түгел, аны тикшерәсе, анализлыйсы бар»
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов диктантны язгач тикшерүче һәм анализлаучы институт мөгаллимнәренә рәхмәт белдерде.
Ничә еллардан бирле диктант безнең Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында үткәрелә. Бу – юкка гына түгел, чөнки әлеге диктантны үткәрүнең төп максаты – ул татар телен саклау, пропагандалау һәм үстерү, безнең югары мәктәпнең дә төп миссиясе туган телебезне, әдәбиятыбызны саклау, аны фәнни яктан тикшерү һәм камил тел буларак киләсе буыннарга тапшыру, киләчәктә дә шушы эшне дәвам иттерерлек яшь белгечләр тәрбияләү.
Зур рәхмәт әйтәсем килә безнең институтның Әдәбият кафедрасына, ничә еллар инде алар текстларны сайларга ярдәм итәләр. Шулай ук рәхмәт Татар теле белеме һәм Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедралары укытучыларына. Чөнки ничә еллардан бирле нәкъ менә алар меңәрләгән эшне тикшерәләр һәм анализлыйлар. Быел да безнең алда шул ук эш тора, диктант яздык та – бетте түгел, аны тикшерәсе, анализлыйсы бар. Бу эшне безнең кафедра мөгаллимнәре башкара.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Диктантны язып бетергәч, традицион рәвештә «Туган тел» җыры яңгырады, аны катнашучылар белән бергә Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарды.
Бу – бик тә кирәкле чара, чөнки бүгенге вакытта кеше мәктәпне яки университетны тәмамлагач, кулдан бик сирәк яза. Бу – барлык татарларны берләштерә торган яхшы мәйданчык. Мин монда килгәч, бик күп дусларымны күрәм. «Татарча диктант» безгә аралашырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта үзебезнең татар телебезне тикшерергә ярдәм итә, ә кайбер сүзләр дөрестән дә онытыла бит, чөнки көндәлек тормышта кулланмыйбыз. Минемчә, әлеге диктант – телебезне тагын да баетырга, камилләштерергә зур мөмкинлек. Мин монда тагын да күбрәк кеше, аеруча да яшьләр катнашуын теләр идем. Диктантта инде берничә ел рәттән катнашам, төгәл санын хәтерләмим дә, – дип үзенең фикерләре белән бүлеште Сәйдә.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Әлеге эшкә бик җаваплы карадым»
Диктант текстын филология фәннәре кандидаты, Татар теле белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева укыды. «Диктант яздыру безнең практикада бар, ләкин бу инде – бөтенләй башка формат, кунакларыбыз да бик күп һәм мәртәбәле», – дип хисләре белән уртаклашты Рамилә Камил кызы. Ул быелгы текстның үзенчәлекләрен дә аңлатып үтте:
Быел безнең 3 текст алынды – җиңел, уртача һәм катлаулы. Миңа текстны берничә көн элек җибәрделәр, аны кат-кат укыдым, синтагмаларга бүлеп, басымнарны куеп чыктым, кайбер стиль хаталарын төзәтергә туры килде. Текстның катлаулылыгын анда озын-озын җөмләләр булуы тудыра. Хәзер пассив кулланылган сүзләр дә очрый һәм инде тел стиль үзенчәлекләре дә бар, бу – бер гасыр элек, 1937 елда язылган әсәр. Анда инде бөтенләй башка формат, бөтенләй башка стиль үзенчәлекләре, җөмлә төзелешләре, кушымчаларның кулланышы, шуның белән бераз катлаулы ул.
Бу – гадәти диктант гына түгел, катнашучылар да бик күп иде, шуңа күрә каушатты, дулкынландырды, әлеге эшкә бик җаваплы карадым, тизлек ягыннан без инде үзебезнең ничек укыганыбызны беләбез, язып өлгермәсләр, дигән фикер тумады, язганда кешенең кул хәрәкәтләрен, аларның йөзләренә, баш күтәрә башлауларына карап сизелә, шуңа күрә кемдер өлгермәгәндер, дип уйламыйм.
Төп максатыбыз язучыларның күңелен күрү, аларга күбрәк уңай эмоцияләр җиткерү, әйбәт билге алсыннар өчен тырышу. Монда 2 белән 3 юк, һәркем җиңүче. Безнең максатыбыз – түбән билге кую түгел, барысы уңай билге көтеп калсыннар, без дә шуңа өметләнәбез.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Интеллигенция вәкилләренең, татар яшьләренең бер җыелуы»
Диктант тәмамлангач, катнашучыларның фикерләрен белештем. Янымда гына Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров утырды. Язган арада аның битенә дә күз төшергәләп алган идем, язуы бик матур икән, дип уйлап куйдым. Ничәлегә өметләнәсез, дигәч: «4тән дә ким булмавына ышанам», – дип елмайды.
Диктантны беренче тапкыр язам, интернеттан күреп, үзем теләп килдем. Авыр булмады, мохит тә, текст та бик ошады. Әлеге чара телебезне үстерү, саклау өчен бик мөһим дип саныйм, ул безгә үз телебезне онытмаска, язарга, сөйләшергә этәргеч бирә. Шунысы шатландырды – кеше бик күп, олылар да яшьләр дә, дәвамлы булсын. Барыбызга да туган телебезне саклап, сөйләшеп яшәргә насыйп итсен, – дип фикерләре белән бүлеште Нияз хәзрәт.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Татар телендә болай да ярый»
Диктант язарга Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе, хәзер Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Ленария Мөслимова да килгән иде:
Әлеге акциядә без үзебезне төзәтә алабыз. Рус телендә хаталарга без һәрвакыт таләпчәнрәк карадык. Ә татар телендә шрифтсыз, «сәлам» сүзен дә «э» хәрефе белән язып җибәрәбез. Безнең бит «ә» хәрефебез бар. «Татар телендә болай да ярый» дигән принципны һәм кешеләрнең стереотипларын алып ату форсатыннан оештырыла башлаган иде бу чара. Туган телгә игътибарлырак булсак иде. Безнең бит кулларда көн дә кесә телефоны, һәм безнең өчен иң зур коммуникация – ул язышу. Хәзер эш, этикет формалары да, барысы да язуга кайтып кала. Минемчә, «Татарча диктант» – XXI гасыр таләпләренә туры килә торган чара, һәм аның елдан-ел катнашучылары да күбәя, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
«Интеллигенция вәкилләренең, татар яшьләренең бер җыелуы»
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:
«Татарча диктант» башланганнан бирле һәр елны катнашам, бер генә тапкыр калдырдым бугай. Бик яратам әлеге чараны. Текст бик җиңел иде, язарга шундый рәхәт. Яшьләр күп, аларның күп булуы күңелгә җылылык өсти. Әлеге чараны мин күбрәк интеллигенция вәкилләренең, татар яшьләренең бер җыелуы кебек бәялим, шуның өчен булса да кирәк бу. Бүгенге көндә бик сирәк очрашабыз бит, күбрәк виртуаль дөньяга кайтып кала, шуның өчен, мондый чаралар ешрак булсын иде, дигән теләктә калам.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Милли үзаңыбызны үстерү факторы»
Диктантны тарих фәннәре докторы, энциклопедия институты өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Гыйләҗев тә язды. «Бишле» алдыгызмы?» – дип сорагач: «Узган елларны «бишле»ләр алган идем, быел ничек булыр, текст шактый катлаулы иде», – дип елмайды.
Диктант ул, үзенә күрә, кем өчендер сынаудыр, ләкин, икенче яктан, ул – милләт өчен бик әһәмиятле чара. Чөнки ул безне берләштерә. Монда бер кеше дә мәҗбүри килми, берьяктан, һәрберсе үзен әзме-күпме сынап карар өчен килә, икенче яктан – милләттәшләр белән күрешеп, аралашу өчен. Гомумән бу чараны пропагандалау, нәтиҗәләрне халыкка җиткерү – бик тә кирәкле әйбер. Безнең милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән милли үзаңыбызны үстерү факторы, – дип, фикерләре белән бүлеште ул.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Диктантта язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан
- «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
- Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештырды.
- Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан, 2020 елдан башлап, «ТНВ-Планета» һәм «ТНВ-Татарстан» телеканалларында трансляция аша язу мөмкинлеге дә тудырылды.