«Мәдәни җомга»ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк!
«Мәдәни җомга» газетасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сенсацион хәбәр яңгырады – газетаның үз тиражы 129 данә. Калганы – китапханәләр өчен һәм дә башка төрле яздырылулар дип аңлыйбыз. Әмма шуны да искәртик: бу – «Мәдәни җомга»ның гына проблемасы түгел. Ни кызганыч, бу тагын кайбер журналларга карый, алай гына да түгел, Татарстан китап нәшрияты күптән шундый тираж белән яши. Китаплар «социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы белән 1000әр данә тираж белән басылып, аның бары тик 150се генә сатуга чыга. Әмма бүген сүз ул хакта түгел. Сүз «Мәдәни җомга»ның киләчәге хакында. Түгәрәк өстәлгә газетаның башында торган һәм киләчәге турында фикер әйтә алырлык хөрмәтле кешеләр чакырылган иде.
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Лерон: «Мәдәни җомга» газетасы – барыбызны да уйландыра торган матбугат органы дип уйлыйм. Алдагы кыен шартларда аның киләчәген ничек күрәбез – бу очрашуда миңа һәм безнең редакция хезмәткәрләренә сезнең кыйммәтле фикерләрегез, киңәшләрегез кирәк иде. «Мәдәни җомга» газетасына Ренат Харислар вакытында «Татарстан хәбәрләре» газетасы базасында нигез салынган, дип аңлыйм. Аннары аны Зиннур Мансур эләктереп алып киткән һәм фундаментын ныгыткан. Бүгенге вазгыятьтә ул ничек яшәр? Бу матбугат кирәкме? Кирәк булса, аны укучыга ничек ирештерергә? Шул хакта сөйләшеп алсак иде.
Соңгы вакытларда бер үзгәреш булды: ноябрь башында «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире алышынды – мин фәкыйрегезне куйдылар. «Безнең мирас» журналы белән «Мәдәни җомга» газетасы болай да бер редакция идек, һәм Вахит Имамов минем җитәкче иде. Икебез ике матбугат булсак та, финанс мәсьәләләре уртак иде, хәтта «Безнең мирас» журналының мөһере дә «Мәдәни җомга» дип атала.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: Дөнья үзгәреп тора. Басма матбугат чараларының хәле ничек икәнен үзегез дә күрәсез. Газетаны ничек җанландырып җибәрергә, ничек халыкка укытырга, газетаның йөзен ничек саклап калырга – шушы сорауларга бергәләп җавап эзлик. Газетаның алдагы баш мөхәррире Вахит абый Имамов та тырышты. Без Белоруссиягә баргач кызыгып кайттык: анда редакцияләр газета-журналларга язылу белән шөгыльләнү мәшәкатьләрен белмиләр дә, почталар эшләп тә бирә. Ә безнең шартларда ничек эшләргә? Сүз бит саклау турында гына бармый, үстерергә дә кирәк. Газетада язылган сүз халыкка барып җитсен өчен, кешеләр үзара аралашканда газетада чыккан материалларны кулланып сөйләшсен өчен нишләргә? Безнең әзер җаваплар юк. Аллага шөкер, әле редакцияләргә ярдәм бар, кабинетлар бар, хезмәт хакы бар, акча ул беркайчан да җитмәячәк инде, бөтен җирдә җитми. Китапханәләргә язылу алга таба буламы-юкмы – билгесез, булмаска да мөмкин. Тиражыгыз күпме?
Ләбиб Лерон: Тираж бик мөшкел хәлдә. Газетада да, журналларда да бик аз. Балалар журналлары белән, белүемчә, «Сөембикә» генә тиражын саклый алды бугай. Тираж бит инде ул авыл белән дә бәйле, чөнки абүнәчеләребез авылдан. Ә авылда почталар көннән-көн ябыла. Монда «тираж – 129 кеше» дигән сүз ишеттем мин. Шулай булса, бу – бик начар. Төрле ысуллар белән өстәлгән тиражга рәхмәт. «Безнең мирас» журналы альтернатива белән алдырырга тырыша. Хәзер «Мәдәни җомга»ны да шул ысул белән таратырга тырышырбыз инде. Иганәчеләр эзләргә туры килә. Тырышырбыз. Әмма кадрлар кытлыгы бар. Анысын да көйләп җибәрә алсак... Аллага шөкер, татар матбугаты яши әле: «Сәхнә», «Казан утлары», «Безнең мирас» һәм башкалар... «Мәдәни җомга» ул – бөтен мәдәниятне колачлаучы матбугат, әмма җырчылар язмышын яктырта һәм театрга керә башласак, «Сәхнә»нең «колагы тора» – «Безнең өлешкә керәсез» дигән кебек, тарихка китсә, Вахит Имамовка без дә әйтә идек. Һәр матбугат чарасының үз укучысы бар, ләкин артык кереп китсә дә дөрес түгел.
Фото: © Ләбиб Лерон
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: Вазгыять акчада гына түгел, Айдар Сәетгәрәевичның булышуы белән, 1 гыйнвардан, Алла бирсә, хезмәт хакларын арттырабыз. Моның өчен өстәмә акча бүлеп бирелде – рәхмәт Рәисебезгә. Иншалла! Монда бер проблема – укучының аз булуы һәм язучыларның аз булуы. Халык көткән һәм аңлаган телдә кызыклы итеп яза белгән сыйфатлы авторлар табу проблемасы бар.
Моңарчы бер филиал эчендә журнал һәм газета бар иде. Бүленеп, «аерым колхоз» булып яшәү файдага түгел иде, хәзер редакция коллективларын берләштереп, көчле редакция оештырып, бер үк коллектив газета һәм журнал чыгарачак. Аналитик материаллар журналда чыга ала, тизрәк чыга торганнары – газетада. Яңалыклар форматында мәдәният турында язу хәзер кирәкме икән?
Акча һәм оештыру ягыннан редакциягә булышырбыз. Иң мөһиме – авторлар һәм укучылар табу. Газетаны 129 кеше уку – ул фаҗига. Безнең максат – кеше укый торган форматлар булдыру. Һичьюгы 2000 кеше язылып укырлык булсын иде. Теләсә кайсы мәгълүмат чарасын ачып кара – шоу-бизнестан күп әйбер юк, анда керергә кирәкме икән? Мәдәният тарихы өлкәсендә язучылар күп түгел. Хәзер безнең үзгәрү шансы бар – теләк булса, эшлибез, Алла бирсә!
Айдар Сәлимгәрәев: Берәр юнәлешне табып, газетага үз укучысын табарга иде. Бервакыт: «Китапханәгә кердек, журналны ачып та карамаганнар, элеккерәк чыкканнарын карыйм – алары да ачылмаган», – дип сөйләделәр. Укучысы булмагач... Моны яшереп булмый бит инде. Газета-журналны кеше кызыксынып эзләп ала торган булырга тиеш.
Татарстанның халык шагыйре, «Мәдәни җомга» газетасының беренче баш мөхәррире Мансур Зиннуров: Түгәрәк өстәлнең темасы «Кичә, бүген, иртәгә» дип атала. Берничә фикерем бар. Газетага килгән яңа җитәкче, иң беренче эше итеп, «Мәдәни җомга» газетасын оештыру турында ТР Министрлар Кабинетының карарын укып чыгарга тиеш. Алда телгә алынган «Сәхнә» журналы – яшь журнал, һәм ул Министрлар Кабинеты карары белән оештырылмаган. Безгә шушы Карар нигезендә «Мәдәни җомга» газетасын торгызырга һәм заманча алга таба этәрергә кирәк. 1995 елның май аенда мине Премьер-министр чакырган иде, 45 минут сөйләшеп утырдык. Ул миңа: «Концепциясен ныклап эшләргә кирәк», – диде. Татарстан иҗат интеллигенциясе мондый газета турында күптән хыялланды. Әдәбият-сәнгать һәм мәдәният – менә аның төп юнәлеше. Без аның форматын А3 дип билгеләдек, битләр санын 24 дип алдык һәм һәр битнең функциясен эшләдек. Без шушы концепция нигезендә әдәбият-сәнгатьне дә, мәдәниятне дә – бөтенесен колачларга омтылдык. Әдәбият-сәнгать дигәндә әдәби тәнкыйть тә, фән дә керә, театр, музыка, җыр сәнгате, эстрада, рәсем сәнгате керә. Мәдәният өлкәсендә нинди генә көнүзәк проблемалар юк! Алар хәттин ашкан. Без эшләгәндә, газета шушы концепция нигезендә эшләде. Хәзер, дөресен генә әйткәндә, ул тарих ягына авышты, тарихи альманахка әйләнде. Әлбәттә, мин тарихка каршы түгел, үткәннәрне белмичә, киләчәккә бара алмыйбыз. Ләкин чама дигән әйбер булырга тиеш. Министрлар Кабинеты карарында бит «тарихи басма» дип язылмаган. Ул үзенең концепциясенә тугры булып чыгарга тиеш, дип уйлыйм. Күпме уникаль китаплар чыга – рецензияләр юк. Кызыклы спектакльләр чыга – рецензияләр юк. Андый әйберләрне «Мәдәни җомга» эшләргә тиеш. Тарихка авышып, газета күп укучысын югалтты. Бер үк әйбер, дөресен әйткәндә, сару кайната һәм гайрәтне чигерә башлый. Мине дөрес аңлагыз – мин тарихка каршы түгел. Аллаһы Тәгалә төрлелекне ярата, дөньяны төрле итеп яраткан. Бу газета да яхшы мәгънәсендә төрле булып чыгарга тиеш. Без чыгарган төпләмәләрне карап чыгарга кирәк.
Без районнарга йөри иде. Һәр районда укытучылар, үзешчән сәнгать коллективлары, җирле каләм әһелләре белән түгәрәк өстәлләр үткәрә идек. Шул төбәк проблемаларын түгәрәк өстәлләрдә күтәреп, кайткач, газетада бастыра идек. Шушы сәфәрләрдән, әлбәттә, подписка да ияреп кайта иде.
Атналык газета – журнал түгел, ул көндәлек тормыш белән дә яшәргә тиеш. Тормыш катлаулы, ыгы-зыгылы. Көнүзәк проблемалар туып тора, аларны «Мәдәни җомга» кебек газеталар күтәрергә тиеш, кызык-мызык белән генә булмый. Проблемалы мәкалә язу өчен күп көч түгәргә кирәк. Ул аяк өсте генә язылмый, талантлы журналист аны атна буе язарга мөмкин. Күп еллар күзәтәм: проблемалы мәкаләләр җәһәтеннән рус телле журналистика алдарак бара. Алар тирәннән актарып эшлиләр. Ә безнең татар журналистикасы бу җәһәттән әле калыша, кызганыч, әлбәттә.
Бу газетага дин темасы да килеп керергә мөмкин. Безнең бер катлам халыкта «ислам дине музыканы, сынлы сәнгатьне тыя» дигән караш яши. Алай түгел! Дин әһелләрен чакырып, түгәрәк өстәлләр үткәрергә кирәк. Темаларны һәрвакыт кабатлап торырга кирәк – буыннар тиз алышына. Кабатлаудан зыян юк. Безне борчый торган әйберләр дә бар: балаларыбыз, дүртаякланып, хайван сурәтендә йөри. Аның термины бар (Зиннур Мөҗипович квадроберларны күздә тотты булса кирәк. – авт.). Бу теманы бит «Мәдәни җомга» күтәрергә тиеш. Әлбәттә, башка басмалар да күтәрергә тиеш. Бигрәк тә Көнбатышта ир белән ирнең никахлашуы, хатын белән хатынның никахлашуы – дин әһелләрен чакырып, бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта интернет ресурсларын күбрәк кулланырга кирәк – аннан башка булмый.
Штатлар мәсьәләсе... минем күзәтүемчә, «Мәдәни җомга»да штатлар бетеп бара. Ничек кенә авыр булмасын, штатларны яңартырга кирәк. Ләбибкә 2 камыт киеп тарту бик авырга туры киләчәк, «Мәдәни җомга» өчен җаваплы урынбасар булырга тиеш. Минем бик шәп урынбасарым Газинур Морат бар иде. Бөтен басмалар турында гомумән әйтәм – хаталар да, камил булмаган җөмләләр дә китә. Беренче елларда ук мин авторлар исемлеген төзедем, хәтта берничә йөз автор килеп чыкты. Әлбәттә, ул – башкарак заман иде. Дөресен генә әйткәндә, «Мәдәни җомга» ул авторларын югалтты. Миңа шалтыратучылар да күп – зур-зур әдипләр, галимнәр шалтырата, «Баш мөхәррир безнең белән сөйләшеп тә тормый», – диләр. Заказ биреп яздыруны да оештырып була. Заказ бирәләр икән, мин дә рәхәтләнеп язып китерәм. Сәнгать белгечләрен дә табарга була, аларның күбесе рус телле, тәрҗемә итергә туры киләчәк – шунсыз булмый.
Артистлар белән дә дус булырга кирәк. Без алар белән, газетаны пропагандалап, районнарга да чыктык. Элек Илһам абый Шакиров та безнең редакциягә 2 атнага бер килә иде. Пенсия алган көннәрдә дә килә иде. Бергә шушы юнәлештә эшләсәк, «Мәдәни җомга»ны Министрлар Кабинеты карарында язылган төп вазыйфасына кайтара алырбыз шикелле. Мин киңәшләрем белән дә, язмаларым белән дә ярдәм итәргә әзермен.
Айдар Сәлимгәрәев: Вакытны кире кайтарып булмый – 90нчы еллар түгел. Сез дөрес сүзләр әйтәсез. Рецензияләр мәсьәләсен күтәрергә безнең дә теләк бар. «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы белән чыгарыласы китаплар буенча ел саен бәхәсләр бара. Шул әсәрләр буенча газета битләрендә ел дәвамында ачыктан-ачык сөйләшү барса, бу сайлауларга мөнәсәбәт ничек үзгәрер иде. Ә кем яза? Табып була диярсез, ләкин әлегә тапкан юк. Бу – акчадан да тормый торган әйбер. Кешесен тапсагыз яки юнәлешен бирсәгез, без бәхетле кеше булабыз.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: Мин ике проблемага тукталмакчы булам. Беренчесе – бүгенге көндә газета-журналларның укучылары күп булсын дисәгез, аларны 20-30 ел элек әзерли башларга кирәк иде. Заманында ул эш алып барылды – «Яшь ленинчы» газетасы атнага 3 мәртәбә даими рәвештә һәр өйгә диярлек килә иде. Газетаның даими килүе беткән саен, баланың матбугат белән кызыксынуы кими. 20 елдан да укучыларыбыз күп булсын дисәк, мәктәп балаларын бүгеннән үк үз укучыларыбыз итеп тәрбияләргә кирәк. Аның өчен атнага 3-4 мәртәбә, укыймы ул, юкмы, өенә матбугат чарасы килеп торырга тиеш. Шул очракта гына без 20 елдан газета-журналларны укый торган укучылары әзерләрбез. Бүгенге көндә андый бер газета да юк. Балаларны газета укучы итеп тәрбияли алмаганда укучылар көтүебез – утопия. Димәк, бүгенге көндә балалар өчен 1-2 газетаны атнага 3 мәртәбә килә торган итеп чыгарырга кирәк. Шул очракта Зиннур Мансуров сөйләгән күп проблемалар үзләреннән- үзләре хәл ителәчәк.
Шамил Мөхәммәтович кадрлар проблемасына да тукталды, бу мәсьәләгә Зиннур Мансуров та тукталды. Мыеклы бабаебыз Иосиф Виссарионович әйткән: «Кадры решают все», – дигән. Татарстанда федераль дәрәҗәдәге сәнгать газета-журналларына чыгарлык мәкалә яза алырдай бер журналистны әйтә аласызмы? Мин, мәсәлән, әйтә алмыйм. Без Мәскәүдән, Питердан сәнгать белгечләрен китереп, опералар тыңлатып, рус телендә кайдадыр бастырабыз. Татарстан укучылары ул мәкаләләрне укымый. Димәк, кызыксынуы юк. Бүгенге көндә опера, балет, драма, трагедия, оратория, кантата, романс турында яза ала торган бер кеше дә юк. Алар язалар, әмма «өстән генә», кызыксынырлык итеп яза торган бер журналист та юк.
Безнең махсус журналистика факультеты бар. Мин «Яшь ленинчы»да, «Татарстан хәбәрләре»ндә, «Казан утлары»нда эшләдем. Гафу итегез, ачуланмагыз миңа, мин журналистика бүлеген бетергән бер генә журналистны да эшкә алмадым. Филология факультетын бетергән – башка мәсьәлә. Әгәр дә инде ул педагогия училищесында укып, педагогия институтының филология факультетын бетерсә – беренче чиратта. Икенче чиратта – университетның филологиясе. Грамоталылык мәсьәләсе! «Казан утлары»нда бер шигыремдә:
«Алар табыныннан җидем
җаныма сихәтлесен.
Алда да кирәк булыр дип
алдым бернихәтлесен...» дигән строфада «җидем» сүзен, мине төзәтеп, «җыйдым» дип басканнар. «Җидем» – «ашадым» дигән сүз, ә «җыйдым» дигәндә, безнең кайбер шундый язучылар бар иде – мәҗлескә киләләр дә ризыкны портфельгә җыялар иде, мин, журнал корректорларының «грамоталылыгы» аркасында, шундый авторга әйләндем. Безгә мәдәни тормышыбызны татарча яктырта торган да, Россиягә җиткерә торган да кадрлар әзерләргә кирәк. Моны «Татмедиа» җитәкчелеге берничә министрлык белән берләшеп эшли ала.
Тагын бер проблеманы күтәрәм. «Мәдәни җомга» турында сөйләгәндә, миңа журнал беренчел күреп сөйләнгән кебек тоелды. Бер журнал редакциясенең дә янында газета чыгарганы юк, ә газета редакциясендә журналлар һәм китаплар чыгару очраклары күп. Газета – беренчел. «Мәдәни җомга» беренчел булырга тиеш.
Мин күпме китап, поэма чыгардым. Аларда бит милләтне күтәрә торган төрле проблемалар күтәрелә...
Шамил Садыйков: Рецензияләр юкмы?
Айдар Сәлимгәрәев: Татарча гына түгел, русча рецензияләр дә юк. Бәлки, бу мәсьәләдә фәнни институтлар белән эшләргәдер. Рецензия кирәк ул. Бездә ул жанр үлеп бетте.
Ренат Харис: Сүземне тагын бер тема белән дәвам итәм. Безнең мәдәни тормышыбызда гаҗәеп куркыныч тенденция башланды. Ул тенденция «дегероизация» дип атала. Без үзебезнең күренекле тарихи шәхесләребезнең дәрәҗәсен салып таптый башладык. Аның мисаллары бар. «Мәдәни җомга» да, башка газета-журналлар да ул хакта язмыйлар.
«Мәдәни җомга»ны яхшы итеп чыгарыр өчен, Зиннур Мансуров сөйләгән проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә торган чаралар эшләргә кирәк. Бу чаралар баш редакторның башында булырга тиеш. Үзенең генә бер баш редакторның да башында була алмый. Аның өчен редколлегия утырышлары булуы кирәк. Сорашканым бар: хәзер редакцияләрдә редколлегия утырышлары үтми. Редколлегия бар икән, ул ярдәм итәргә тиеш. Эшли торган редколлегия булырга тиеш. Редколлегиягә теге министрны, бу замминистрны кертергә кирәк, дип кенә эш бармый.
«Мәдәни җомга» икән, газетага мәдәниятнең бөтен төре керергә тиеш. Монда Татарстан китап нәшриятында эшләгән Газинур Морат утыра, ул, дуслары китап чыгарса, «Казан утлары»на мәгълүмат биреп бара иде. Дусларныкын да бирсен, башкаларныкын да бирсен. «Мәдәни җомга» газетасы нәшрият белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш: нәрсә чыга – бир!
Ләбиб Лерон: Айга 4 сан чыга. Мәдәниятне пропорциональ рәвештә тигез итеп бүләсе, Алла бирсә!
Фольклорчы галим, «Татар ядкарьләре» интернет ресурсы авторы Фәнзилә Җәүһәрова: Мин Зиннур абый белән дә, Ренат абый Харис белән дә килешәм. Ләбибнең ситуациясе җиңел түгеллеген аңлыйм. Мәдәни дөнья ул искиткеч зур. «Мәдәни җомга» дигәндә, мәдәният ул горизонтальдә – бик зур күренеш: тел дә мәдәният – ул теманы да күтәреп була; безнең тарихи ядкәрьләребез бар, мәдәни мирас объекты булган биналарыбыз бар – кайсы реестрга кергән, кайсы кермәгән, кайсын чыгарганнар, кайсы җимерелә – бу да мәдәният; параллель бара торган иң зур проблемаларның берсе – кабер ташларыбыз; әлбәттә, театр, әлбәттә, сәнгать. Мәдәни мирас объектлары темасын бер генә газетаның да, журналның да күтәргәне юк.
Тагын бер мәсьәлә: супер филолог, фәннәр кандидаты Мансур Сәйхуновның менә дигән программасы бар – текстны тыгып кына аласың, бөтен хәреф хаталарын тикшерә. Аның белән очрашыгыз!
«Мәдәни җомга» – атнага нәтиҗә ясый торган үзенә күрә бер дайджест. Казан кайнап тора, кемгә дә булса мәдәният өлкәсендә алдагы атнада булачак яңалыкларны җыярга кушарга кирәк. Беркемгә кирәкмәгән телевидение программасы урынына шуларны куярга кирәк. Башта анонс бирергә, соңыннан кыска гына аналитикаң булырга тиеш.
Һәр көн – Россия һәм дөнья күләмендә ниндидер көн. «Татар ядкарьләре»ндә без көнгә 9 материал бирәбез. Әйтик, Беренче бөтендөнья сугышы беткән көндә мин шуның турында бәет бирәм. Кереп кенә китте – күпме комментарий булуын күрсәгез иде! Безнең халык иҗатында дөнья хәтле материал бар. Киләсе елга беренче татар операсы «Сания» сәхнәгә куелганга 100 ел була. Бу – «Мәдәни җомга» темасы. 2026 елда Антон Эйхенвальдның Франциядә татар көйләре белән концерт бирүенә 100 ел була. Аның партитурасы Опера театрында. Бәлки, аны эшләп булыр. Яздың да бетте, түгел, оештыру кирәк.
Биредә, «Яшь ленинчы»ны балаларга укытырга, дигән сүз булды, аны да кем укыр, дигән борчу бар.
Кадрлар проблемасы белән килешәм. Татарча яза ала торган кеше табу – бүген катастрофага тиң. «Фәнни Татарстан» журналына татарча яза ала торган галимнәребез дә юк. Сез журналист дисез, галим дә юк! Галим-голәмәгә русча язу җайлы, аның перспективасы да бар.
Минем «Татар ядкарьләр»ендә дә бар ул кадрлар проблемасы. Хәзерге татфакны – Габдулла Тукай исемендәге Мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен кызыл дипломга бетергән бер кыз эшли. Бергәләп җөмлә төзергә өйрәнәбез. Кадрлар мәсьәләсендә өйдән эшләүчеләрне дә кулланып була – андыйлар бар.
Ләбиб Лерон: Бүгенге көндә урынбасар да, корректор да юк. Хезмәт хаклары ачыкланмаган килеш кеше дә алып булмый...
Ренат Харис: Безнең күпме бала 1нче класска бара? Бик күп бала! 45 меңнән артык, диделәр. Аның яртысы татар, димәк, 22,5 мең кеше «Яшь ленинчы»ны укый ала. Аларга газетаны китереп җиткерүнең төрле ысуллары бар. 20-25 мең тиражлы газетаны атна 3 тапкыр чыгару – бүгенге көндә иң кирәк нәрсә! Моннан да зур проблема юк. Без бөтен проблемаларны сөйләштек, әмма иң зурысы – шушы. Телебезне саклап калабыз, дисәк, Туган телләр комиссиясенең дә иң төп эше шушы булырга тиеш. Җиткерү ысуллары күп, чөнки бездә «КамАЗ», «Татнефть», «Оргсинтез» кебек миллиардлап керем ала торган оешмалар бар. Мәсьәләне хәл итә белергә генә кирәк.
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әдәби консультанты Газинур Морат: Без Зиннур абый белән 20 ел ярым шушы газетаны чыгарып килдек. Аның айлык басма күләме «Казан утлары»ннан 2 мәртәбә артык. Монда тавык чүпләп бетермәслек эш. Без анда борыннан кан килгәнче эшләп тә, коллективта 15-20 кеше идек, корректорлар гына да 2-3 кеше иде. Хәзер редакциядә барлыгы да ничә генә кеше калды! Шундый күләмле газетаны 3-4 кешенең чыгара алуы да могҗиза дип уйлыйм. Монда сыйфат турында сүз бара алмый. 63 яшьлек Ләбиб шундый вазифаны үз иңенә алган – аңа фәкать рәхмәт әйтергә генә кирәк.
Хәзер кадрлар табу – чыра яндырып эзләү белән бер. Аларны әзерләүче уку йортлары да калмады. Чөнки журналистикада нигездә татар бүлеге эшләде.
Авторлар табу проблемасы, дибез, бардыр алар, әмма без җыйган авторлар, мәсәлән, Миркасыйм Усмановлар дәрәҗәсендәгеләрне табуы катлаулы. Элек татарча яза белүче галимнәр дә, сәнгать белгечләре дә бар иде. Бүген алар берән-сәрән генәдер, язганнарын тәрҗемәдә бастырасы була. Авторлар проблемасы финансларга да барып төртелә. Журналист табып яздырту да мотивациягә кайтып кала.
«Мәдәни җомга»ны элеккеге кимәлендә саклап калу мөмкин дә түгелдер. Мин чыгу юлын да күрмим, дөресен әйткәндә. Хәзер Зиннур абый төзегән структураның 20 проценты калгандыр. Кыскасы, газетаны «аякландырып» җибәрү кадрларга һәм финансларга барып тоташа. Моны язарга кирәк, шуны язарга кирәк – анысы үз җае белән барыр. Иртәгә Ләбиб газетаны ничек чыгарыр – анысы төп мәсьәлә.
Ләбиб Лерон: Әйе, безнең көн саен урак өсте, дибез инде. Әле миңа газетаны аңлап бетерергә дә кирәк. Зиннур Мөҗипович вакытындагы төпләмәләрне дә алып кереп куйдым – яхшы үрнәкләрне үткәннән дә алырбыз. Әле яшьләр белән киңәшләшүне дә күздә тотам. Журналистлардан карап торган Рәшит Минһаҗ бар да, Миләүшә Галиуллина, Сөембикә Кашапова... тәрҗемәче, дизайнерлар бар... сәркатип тә, корректор да юк. Тора-бара, эзлеклелеккә салырбыз. Әле газета калган запаслар белән генә чыгып килә. Заказлар бирә башладык кына.
Газинур Морат: Элек бит газетада текстлар җыючы бар иде, чөнки бөтен кеше дә текстын компьютерда җыеп та китермәскә мөмкин. Андый эшләр өчен машинистка булырга тиеш, 20 ел машинистка белән эшләдек.
Ләбиб Лерон: Әгъзам абый Фәйзрахманов кебек өлкән яшьтәге журналистларыбыз язмаларын кулъязма рәвешендә китерә. Андыйларның мәкаләләрен өйгә алып кайтып үзем җыйдым, дисәм, кеше дә ышанмас. Чөнки кемнәндер бастырсам, өстәмә акча түләргә тиеш булам, ул акчаны каяндыр аласы була. Мин болай да аз журналистлардан кеше мәкаләсен бастырта алмыйм. Штатта андый кеше каралса, шәп булыр иде.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков: Мин шәхсән журналист түгел, филолог. Шуңа да кайбер тәкъдимнәрем тупасрак яңгыраса, гафу үтенәм – сезнең эш үзенчәлекләрен аңлап бетермәгән булуым мөмкин.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Мәдәни җомга», «Казан утлары, «Безнең мирас», «Идел» һәм башка газета-журналларны яздырып килде. Быел да матбугатка яздыру турында сүз чыккач, «моңарчы нәрсә бар иде, барысы да кала» дидем. Татарча газета-журналларның берсеннән дә баш тартмадык. Каядыр интервьюлар бирергә туры килсә, мин көнемнең милли матбугаттан башлануын әйтәм – бу чынлыкта да шулай. Безнең танылган шәхесләр һәрвакыт көннең милли матбугаттан башлануы турында әйтергә тиеш.
Хәзер, алга таба ничек эшлибез, дигән сорауны күтәрәбез икән, моңарчы ничек булды, дигән аналитика кирәк, дип уйлыйм. Бүген 129 дигән сан ишеттем. Бу – газетага язылучылар саны булдымы? Аңлап бетермәдем.
Ләбиб Лерон: Гомуми подписка. Почта аша язылучылар саны.
Шамил Садыйков: Үз теләге белән почта аша язылучылар.
Илгиз Халиков: Ялгышмасам, «Интертат»тамы, каядыр иң күп язылучылар булган татар матбугаты рейтингын күргән идем. Лидер булган матбугат мөхәррирләре монда булырга тиеш түгел идеме? Мин Башкортстандагы әти-әниемә «Шәһри Казан»ны яздыртам. Вәгъдә итәм – аларга «Мәдәни җомга»ны да яздыртачакмын. Ярты ел укыгач, фикерләрен һәм нәрсәсе кызыклы булуын да сораячакмын. Динамика дигәннән, 1995 елдан башлап язылу компаниясе буенча аналитика эшләргә буладыр: язылучылар кайда тотрыклы бара, кайчы районнарда тираж менде һәм кайда төште – сәбәпләре.
Шамил Садыйков: Сәбәбе бик гади – бүгенге көндә почта бүлекләре эшләми. Беренче этап реформа буенча почта бүлекләре атнасына 3 көн эшләүгә күчте – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә; икенче этап реформа буенча шушы 3 көн яртышар көн булып калды; өченче этап буенча атнасына 1 көн эшләүгә калды; дүртенче этап реформа бара – почта бүлекләре ябылып, УАЗик белән газета тараталар. Почтальоннар юк. Анализ ясауның мәгънәсе юк...
Илгиз Халиков: Бу очракта рейтингта алда торганнар нишләде?
Шамил Садыйков: 40 мең булганнар 10 меңгә калды, 10 булганнар 2-3 меңгә калды.
Илгиз Халиков: Аңладым. Гафу итегез, бу системаны белми идем. Газетага институт ничек ярдәм итә ала, дигәндә, институтта 92 кеше эшли, шуның 74е – фәнни хезмәткәр, бу юнәлештә эшли алырлык кешеләр белән аерым утырып сөйләшергә әзер – уртак сөйләшүдән, бәлки, нәтиҗә чыгар.
Мин Бөтендөнья татар конгрессында эшләгәндә үк ИЯЛИның «Милли-мәдәни мирас» сериясе дигән кызыклы китаплар проектына игътибар иткән идем. Анда галимнәрнең комплекслы экспедиция нәтиҗәсендә чыккан хезмәтләре тупланган. Ул китапларны Конгресстан бик тиз алып бетерделәр, һәм без халык санын алу чорында аны кабатлап бастырдык. Бәлки, бу материалларны да газетага тәкъдим итеп буладыр.
Тагын бер катлаулы мәсьәлә – кадрлар темасы. Ул – гомуми проблема. «Фәнни Татарстан» журналы өчен дә мәкаләләрне сорап алабыз, анда күбрәк гуманитар өлкә калып бара. Монда бит инде журналистиканы тәмамлаган кешеләрне җәлеп итү турында сүз бара – аларны өйрәтеп буладыр. «Не боги горшки обжигают», русча әйтсәк. Белеп тумыйлар. Шул этапта аларны чүпләп алу өстендә эшләргә кирәктер. Мин аспирантурадагы 6 бюджет урынының икесенә максатчан мәктәптән укытучылар китерттем: берсе 2нче татар гимназиясеннән, икенчесе 13нче татар гимназиясеннән. Монда да шулай чакырырга кирәк, әмма икенче мәсьәлә килеп баса – финанслар. Хөкүмәт җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, «Молодой учитель» аналогында «Молодой журналист» гранты игълан итеп булмыймы икән? Хәзер «Земский работник» программасы да бар, табипларга да андый грантлар бар.
Кыскасы, ИЯЛИ – сезнең партнер. Әйтегез генә, тагын ничек ярдәм итә алабыз?
Ләбиб Лерон: Мин «Мәдәни җомга»ны Татарстанның гына түгел, бөтен татар дөньясының мәдәниятен, динен яктырта торган бердәнбер газета дип уйлыйм. «Казан утлары» академик журнал булган кебек, «Мәдәни җомга» академик газета булырга тиештер, дип күзаллыйм. Аңа игътибар да, ярдәм дә бермәбер артык булырга тиеш, дип саныйм. Мәдәният министрлыгы да безгә игътибарлы булырга тиеш. «Безнең мирас» журналына алар ярдәм итәләр – рәхмәт! «Мәдәни җомга»ны да бергә эшләрбез, дип уйлыйм. Финанс мәсьәләләрендә дә бергә эшләп булмасмы икән, безгә ярдәм итү юлларын табалмаслармы – боларны да күздә тотсак иде. Бу газета минеке генә дә түгел, биредәгеләрнеке генә түгел, ул – халкыбызныкы. Һәммәбез дә аны бик кадерләп карарга тиешбездер.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: Сезгә мин фәкыйрегезне дә шушы әукатьле кешеләр җыелган урынга чакыруыгыз өчен рәхмәт! Абүнәчеләр арасында 128 кешегез булып, 129нчысы мин икәнмен – газетаны яздыртам.
Без нәрсә турында сөйләшәбез? Адресны белмичә, беркая да барып җитә алмыйбыз. Без кая барабыз? Безгә нәрсә кирәк? Без газетаның күтәрелүе турында сөйләшәбезме? Эчтәлеге турындамы? Журналистлар җитмәү проблемасынмы? Барысын да актарып бетерә алмабыз. Таң тугач та көнеңнең планы булырга тиеш, план булмаса, көн сизелмичә уза да китә. Әйдәгез, план төзик, безне нәрсәдә «кулланасыз»?
Журналистлар проблемасы бер сездә генә түгел. Элек безне килеп төшерәләр иде, хәзер үзебезне үзебез төшереп экраннарга бирәбез – шундый заман.
Әйдәгез, төп татар укучысы яши дип күзалланган авылга күз ташлыйк. Авыл хәзер минимум 50+. Яшәрттемме? Димәк, 60+. Авылда 1 йортта кеше торса, 2 йорт – буш. Бүгенге вазгыятьтән чыгып авылга йөз тоту дөресме-юкмы – анысы да сорау астында.
Күз карасы кебек булган 2-3 журналисттан тәнкыйть тә яздырып булмый. Бүгенге көндә тәнкыйть белән дә ерак китеп булмый, дошман гына җыясыз, бүген халык тәнкыйтьне күтәрми.
Мәдәният бит – культура гына түгел, сәнгать тә, көнкүрешебез дә, фольклорыбыз да, цивилизациябез бит ул безнең. Ребрендинг ясыйсы икән, исеменнән дә уйлый башлагыз, әйе, газетаның тарихы бар... Газетаның электрон вариантка күчү мөмкинлеге бүгенге көндә ни дәрәҗәдә отышлы? Чөнки кулга газета тотып укый торган буын безнең белән бетәдер. Филармониядә газета укыган 2-3 кешене генә беләм, калганнар – телефонда.
Бүген филармониянең 90 мең тамашачысы бар. «Филармониада» дигән фестиваль бар, кайсыгыз шәһәрдә аның рекламасын күрде? Юк ул! Нигә юк? Ә бит 10 концертның җидесенә билет сатылып беткән. Менә нәрсә ул даими клиентларың булуы! Сезнең абунәче ул сезнеке булырга тиеш. Мәгълүмат аның өчен генә булырга тиеш. Үзенә кирәк әйберне язмасагыз, алтынга манып чыгарсагыз да беркемгә кирәкмәячәк. Менә шушы укучыны эзләргә кирәк. Әлбәттә, «сары матбугат» дәрәҗәсенә төшәсе түгел.
Филармония ничек ярдәм итә ала? Тамашачы арасында да газетага язылу уйнатырга мөмкин, газета кыйммәт тормый. Театрлар белән дә эшләргә кирәк, алар аша үз аудиториябезгә эләгәчәкбез – анда безнең интеллигенция катламы йөри. Бар татарның «интеллигенция» дигән җирлеге. Әмма ул көннән-көн кими торгандыр – андый сорау да бар.
«Пушкин картасы» кебек, балалар өчен республика матбугатына язылу картасы булсын иде – бала газетага язылырга ияләшә, татар көнкүрешен күрә башлый.
Мин Ринат абый белән тулысынча килешәм. Мәдәнияттә иң күп акча эшләүче ике оешма бар – «Әкият» курчак театры һәм цирк. Ни өчен? Чөнки алар балалар белән эшли. Балаларга без акча жәлләмибез. Чөнки аларны үзебездән дә яхшырак итеп күрәсебез килә. «Мәдәни җомга»да да балалар өчен кушымта чыга башласа, тиражыгыз 3-4 мәртәбә күбрәк булачак.
Ренат Харис: Бер киңәш. Күпме кызыклы фикер әйтелде – тормышка ашырыла торганнары бар, беркайчан да тормышка ашырылмый торганнары да бар. Иртәгә редакция белән җыелып сөйләшегез! Бүген алар монда тыңлап кына утыралар, иртәгә фикерләрен әйтсеннәр. Редакциядә активлык булмаганда, аның энергиясе халыкка күчә алмый. Редакция эчтән дә кайнап торырга тиеш.
Татарстан Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: Сезнең социаль челтәрләрдә 1200 язылучыгыз бар – бу начар түгел. Телеграм-каналны да үстерәсе бар инде. Иң мөһиме: яшьләр визуал диләр – фотолар, дизайн кирәк. Элек аксакалларыбыз эшләгән журналлар нигезле, фундаменталь, әмма яңа адым ясаучы матбугат чаралары бар. «Идел» журналы ничек үзгәрде! «Казан» журналы... Уйлап куйдым – җәннәткә эләксәк, бөтен матбугат чараларын укып чыгырбыз, Иншалла! Чөнки укыйсы килә, ни кызганыч, актарырга гына вакыты кала бүгенге заман кешесенең. Күбрәк хәзер визуал белән алмашына. «Идел»не һәм «Безнең мирас»ны да мисал итеп китереп була – сез үзегез чаралар оештыручы институция булып торасыз. Тагын бер сорау – «Мәдәни җомга»ның гонорар фонды бармы?
Ләбиб Лерон: Суммасын сорама инде син.
Айрат Фәйзрахманов: Мәдәният министрлыгына килгәндә, безнең вакыйгалар күп – яңалыклар чыгып тора – аларны кулланырга була. Безнең оешмаларның матбугат үзәкләрендә матур гына язучы яхшы белгечләр бар.
Айсылу Лерон: Мин бер яктан мэрия вәкиле булсам, икенчедән, баш мөхәррир кызы буларак әйтәм. Редколлегия, диделәр, аны бүгенге көндә социаль челтәрдәге төркем итеп тә оештырырга була. Чаралар бик күп, редакция белеп бетермәскә дә мөмкин, кемдер белә икән, мәгълүматны җибәрә, фикер туа икән, тиз генә язасың. Редколлегияне шундый онлайн режимда яшәтеп була.
Газетаның эчтәлегенә килгәндә, аны булдыручылар без, дия алабыз. Мэриядә эшләүче буларак әйтәм – бездә чаралар күп үткәрелә, милли чаралар да күп. Безнең ул чараларның газета-журналларда яктыртылуына да кызыксыну зур, чөнки эшләгән эшне күрсәтәсе килә. Монда, башка матбугат чараларының темасына керү куркынычы бар, дигән фикер яңгыраган иде. Минемчә, бу – дөрес түгел, әйтик, без, чара уздыручы буларак, чарабызның бөтен матбугатта язылуын күрәсебез килә. Аны һәр матбугат чарасы үзенчә күрсәтә – бөтен кызыгы да шунда. Бөтен теманы рәхәтләнеп яктыртырга кирәк. Безнең мәдәни тормышыбыз кайный – өлгер генә!
Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев: Борынгы кулъязмалар, иске басма китаплар, китапчылык тарихы, китапханә эше, яңа нәшер ителгән китаплар турында мәгълүмат бирү, язмалар әзерләп бирү юнәлешендә китапханәнең каләмле булган берничә кешесе авторлар буларак ярдәм итәргә риза. «Күмәк көч тау күтәрә» диләр, бергәләп тотынсак, «Мәдәни җомга»ны саклап калып була, дип уйлыйм.
ххх
2 сәгать барган утырыш чыгышларының аз гына кыскартылган өлеше шулайрак. Утырышта дәшмәсәм дә, биредә, үз текстымның авторы буларак, сүз әйтә аламдыр. Иң мөһиме – Аллага шөкер, «Мәдәни җомга»ның киләчәге була кебек, ябып куярга җыенмыйлар, дигән тынычлану узды. Ә утырышта бик кызыклы, мәгълүматлы, алтын киңәшләр биргән чыгышлар булды. Ләбиб Леронның эшен киңәшләшүдән башлавы – зур хөрмәткә лаек. 90нчы елларда формалашкан кешеләрнең – Илгиз Халиков, Ирек Һадиев, Айрат Фәйзрахманов, Кадим Нуруллиннарның – бүгенге чынбарлыкны тоеп ясалган чыгышлары, миңа калса, гомумән татар матбугатын үстерү өчен ярдәмлек булырлык, аларның үз чыгышларын ярдәм тәкъдим итүдән башлавы да хөрмәткә лаек.
Әлбәттә, чыгышларда миңа барысы да ошады, дия алмыйм. Журналистлардан сәхнә әсәрләренә рецензияләр таләп итү, гомумән, дөрес түгел, журфакта безне аңа укытмадылар, әмма үзлегеннән өйрәнеп, моны яза алырдай журналистлар юк түгел, дисәм... һәрхәлдә бераз бар инде без. Рус журналистлары белән чагыштырып утырулары да кәефне төшерде. Гафу итегез, хөрмәтле язучылар, барыбыз да бер көймәдә, дип кенә әйтүем.
Ә балалар газетасын һәр гаиләгә тарату мәсьәләсенә килгәндә, бөекләребезнең депутат булган чакларында бу мәсьәләне күтәреп, хәл итеп куймавы кызганыч, әлбәттә. Ул чакта бүгенге кебек 129 язылучыга калмас идек.
«Чирен яшергән үлгән» диләр, Ләбиб Леронның «Мәдәни җомга» аша татар матбугатының барлык авырлыкларын яшермичә чыгарып салуы өчен афәрин! Әлбәттә, аңлыйбыз, бу – барлык укучылар саны түгел. Моңа әле газетаны берәмтекләп (розница) сатып алып укучылар саны да өстәләдер, әйтик, алар арасында мин дә булгалыйм. Сайттан, социаль челтәрләр аша укучылар да бар – бушка да укып була торган әйберне бөтен кеше дә сатып алып укый алмый, бу – саранлык-кысмырлык кына түгел, ә кешенең чыннан да акчасы җитмәскә мөмкин.
Ә теге 129 язылучының исемнәрен алтын хәрефләр белән язып, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге медальләрен тагарга кирәк!
Тик подписка проблемасын гына журналист өстенә асарга ярамый. Бу – тәгаен баш мөхәррир һәм штаттагы махсус кешеләрнең эше генә була ала. Чөнки подписка турында уйлаган журналист үз сүзен ныгытып әйтә алмый, бөгелергә мәҗбүр. Сезгә/безгә бөгелгән журналистлар кирәкмидер бит?