Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2024

Айдар Габдиновның юбилей концерты: «Аның җырлары татар дөньясында үзе бер милли хәрәкәт»

0

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, гөрләтеп, үзенең юбилей концертын уздырып җибәрде. Бәйрәм тамашасы җырлар һәм юбилярны котлау сүзләре белән үрелеп барды. Айдар Габдинов берничә телдә җырлады һәм тамашачыларга төрле стильдә әзерләнгән чыгышлар бүләк итте.

«Чулпан»да бер концертта «Дубыр-дубая», «Карта юрга» һәм «Калинка» яңгырады. Бәйрәм дә татар һәм рус телләрендә алып барылды. Юбилярны котларга якташлары, хезмәттәшләре, гаилә дуслары һәм, зал тутырып, кадерле тамашачылары җыелган иде.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Иң беренче булып, котлау сүзләрен җиткерергә Казан шәһәре Башкарма Комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов менде. Ул җырчыга, күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казан шәһәрендә мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Казанның мактау грамотасын тапшырды.

Әлеге бүләкне Азат Искәндәрович кулыннан алу тагын да шатлыклырак, без коллегалар дисәк тә буладыр, хезмәт юлыбызны бергә башлаган идек, Казан дәүләт ансамблендә бергәләшеп хорда җырладык – яшьлек! – диде Айдар Габдинов, бүләкне кабул итеп.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Алга таба да бергә-бергә милләткә хезмәт итәргә язсын»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин шулай ук юбилярга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм, ялгыш кына, Айдар Габдиновны «халык артисты» дип тә атады:

Сезнең иҗатыгыз, сезнең тормыш юлыгыз – ул чын үрнәк, үзенең тырышлыгы, таланты белән үрнәк. Сез – халкыбызны яраттыра белгән шәхес. Чыннан да, сезне төбәкләрдә беләләр, көтәләр, хөрмәт итәләр. Сезнең Татарстанның һәм Башкортостанның халык... алда инде Алла бирсә, атказанган артисты булуыгыз да – шуның зур күрсәткече. Шулай матур гына алга таба да бергә-бергә милләткә хезмәт итәргә язсын.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фахран

«Ул – чын мәгънәсендә халык җырчысы!»

Тагын берничә җыр җырлангач, сәхнәгә, кочак-кочак бүләкләр күтәреп, Айдар Габдиновның якташлары – Башкортстаннан килгән кунаклар күтәрелде.

Башкортстан Республикасы Федоров районы Батыр авылы «Акчурин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илһам Акчурин:

Айдар – минем энекәш, аның әнисе – безнең якын туган, ул – берьяклап данлыклы Акучуриннар нәселеннән. Без Айдарның чыгышларын һәрвакыт көтеп торабыз, аның өчен чын күңелдән шатланып, үзебез җырлаган кебек дулкынланып карыйбыз. Аның шушы дәрәҗәгә килеп җитүенә, ирешкән уңышларына сокланабыз. Алар тулы, булдыклы гаиләдә чибәр кыз үстерделәр, батыр егетләре үсеп килә, без һәрвакыт сокланып, бу гаиләгә күз тимәсен, дип карыйбыз. Айдар, сиңа иҗади уңышлар, шундый талантлы кешене бәхетле тормыш көтәргә тиеш. Ул – чын мәгънәсендә халык җырчысы! Аның җырлары, чыгышлары – татар дөньясында үзе бер милли хәрәкәт.

Айдар Габдиновның бертуган сеңлесе Регина Габдинова:

Абыемның туган якларын, кызганыч, бик иртә әти-әнисез калган туган йортыбызны, нигезебезне сагынганын беләбез, шуңа күрә, кочак тутыртып, туган авылдан, Батырдан, үзебезнең уңганнар пешергән чәкчәк алып килдек!

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Юбилей сәхнәсендә Айдар Габдиновның кызы, танылган җырчы Айсылу Габдинова да чыгыш ясады. Ул әтисен юбилее белән котлап җырлады, матур теләкләрен җиткерде:

Әтием мине кечкенә чактан шундый концертларга, театрларга күп йөртте. Ә менә хәзер мин үзем үсеп җитеп, аның белән бер сәхнәдә җырлыйм. Бездән, балалардан бер генә теләк – исән-сау, озын гомерле бул, әни белән озак еллар бәхетле гомер кичерегез. Синең кебек тавышлы җырчылар бик аз, моны мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде.

Айсылу әтисенә гаилә фотосы сурәтләнгән картина бүләк итте: «Сезгә кунакка килгәч, шушы картинага сокланып утырырбыз дип ышанам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Концертта Айдар Габдинов, тормыш иптәшенә багышлап, «Уралдым моңнарыңа» җырын башкарды. Габдиновлар 33 ел бергә, Зилә ханым сәхнәгә менеп, җырчыга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Зилә Габдинова 29 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул – «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек, 2022 елда Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы җиңүчесе булган иде.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Айдар, сиңа «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булырга насыйп итсен»

Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдинов:

Айдарның иҗатын тыңларга зал тутырып килгән тамашачыларга зур рәхмәт. Айдар – киңкырлы талант иясе, дип әйттеләр. Ул дөрестән дә шулай: опералар да, арияләр дә, халык җырларын да матур итеп башкара, шуның өчен аны Бөтендөнья татар конгрессыннан да төрле төбәкләргә чакыралар, ул кая гына барса да, аның турында матур сүзләр генә килеп ирешә.

Без инде синең белән бик күптән бергә эшлибез, уйлап утырдым да, искә төште: 50 яшьлек юбилееңда мин сине котларга чыккач, мин сиңа Аллаһы Тәгалә «Башкортстанның атказанган артисты» исемен алырга насыйп итсен иде, дидем. Ул чакта синең «Татарстанның атказанган артисты» исемең бар иде, 2022 елда сиңа «Башкортстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Бүген шушы сәхнәдән: «Айдар, сиңа «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булырга насыйп итсен», – дип әйтәсе килә, алда да филармониядә озак еллар бергә-бергә эшләргә насыйп булсын.

Наил Зыятдинов җырчыга Казан шәһәр филармониясе исеменнән 30 меңлек акчалата сертификат тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Бервакытта да сәхнәгә, тамашачысына, милләтенә тап төшермәде, сикерә торган җырлар җырламады»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи:

Айдар – зәвыклы, тамашачыны хөрмәт иткән, сәхнә культурасын белгән җырчы. Сезнең белән кайсы гына чит өлкәләргә барсак та, «татар халкының менә нинди җырчысы бар» дип, горурланып әйтә алабыз. Сез үзегез – тулы бер энциклопедия һәм күп җырчылар өчен мәктәп. Татарларыбыз, милләттәшләребез аны кая гына барса да сагынып көтеп торалар, каршы алалар. «Айдар килгән!» – дип, поездларга төшеп каршы алалар. Аннан соң безнең сәхнә алды һәм арты бар. Озак еллар бергә эшләү дәверендә сәхнә артында Айдарны берничә тапкыр күзәткәнем булды. Ул һәрвакыт пөхтә итеп киенгән була, прическасын ясый һәм үзенең чыгасы образы өстендә эшли. Димәк, ул сәхнәне, тамашачысын ярата. Ул бервакытта да сәхнәгә, тамашачысына, милләтенә тап төшермәде, сикерә торган җырлар җырламады, ул фәкать классик әсәрләр, классик җырлар җырлап, тамашачы каршына чыкты. Айдар, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын. Айдар – безнең талантлы, зәвыклы артист, чын мәгънәсендә милләт җырчысы.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Казанның Киров, Мәскәү районнарының инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров җырчыга һәрдаим хәйрия концертларында чыгыш ясап торуы, түләүсез ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм Казан шәһәре инвалидлар җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сез бик еш инвалидлар өчен оештырган хәйрия концертларында катнашасыз, безгә һәрвакыт ярдәм итеп торасыз. Барлык җәмгыять исеменнән сезгә зур рәхмәт, исән-сау булыгыз, бергә булыйк! – диде ул.

​Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Концерт буе җырчыга тугры тамашачысыннан истәлекле бүләкләр, чәчәкләр менеп торды. Килгән кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да бар иде. Ул җырчыга кызыл розалар бәйләмен сузып: «Мин теләсә нинди концертларга йөрмим», – дип елмайды.

​Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Сәхнәдә күренгәннәр – концертның кечкенә өлеше генә»

55 яшьлек юбилей тамашасын Айдар Габдинов хезмәттәшләренә, якыннарына һәм тамашачыларына рәхмәт сүзләре белән тәмамлады.

Концертны оештырырга ярдәм итүчеләргә, ничек булса да булышучыларга, минем белән чыгыш ясаган һәрбер артистка зур рәхмәт. Сәхнәдә күренгәннәр – концертның кечкенә өлеше генә, айсбергның түбәсе. Бу концертны оештыруның нигезендә бик зур хезмәт ята, һәм бер генә кешенең түгел. Мин чын күңелемнән үземнең туган, яратып эшләгән филармониямә рәхмәт җиткерәм. Казанга килгәннән бирле, 1998 елдан шунда эшлимен, коллегаларым минем гаиләм кебек, барыгызга да – дусларыма, тамашачыларыма, якыннарыма зур рәхмәт!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Де Минаур пробился в четвертый раунд Открытого чемпионата Австралии






55 регионов и участники из зарубежья: Менделеевская олимпиада стала международной

Продюсер фильма «Мулла» нацелился на создание мюзикла о Шурале

В Татарстане стартовало голосование на лучшее новогоднее оформление двора

Что можно, а что нельзя делать в праздник Крещения и какие существуют суеверия