Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстанда фермада алты кеше янып үлгән

0

Бүген иртән Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасында янгын чыга. Кешеләр яши торган агач баракка ут капкан була. Ахыр чиктә, янгын мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Утны сүндерәләр, тик вакытлыча дип төзелгән корылма тулысынча янып беткән. Янгын урынында 6 ир-атның мәетен табалар. Янган баракта фермада эшләүче мигрантлар яшәгән булган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын башлангач бинадан 33 кеше чыгып котыла ала, 1 ир имгәнә, ә 6 ир янып үлә. Госпожнадзор белгечләре фаразынча, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында чыккан. Мигрантлар салкын төндә баракны җылыткыч белән җылытырга тырышкан булырга мөмкин.

«Саксызлык буенча кеше үтерү», «Ваемсызлык», «Законсыз миграция» һәм «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше ачылды», – дип сөйләгәннәр Татарстан Тикшерү комитетында.

«Бизнес Онлайн» хәбәр итүенчә, хуҗалык Удмуртиянең элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Собинның кызы Еленаныкы булган. Аның Удмуртиядә сөт комбинаты бар. Елена элекке «Мир» хуҗалыгын 2021 елда сатып алып, аны алга киткән хуҗалык итә алган.

Фаҗига урынында төрле экспертизалар уздыру мәсьәләсе хәл ителә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада эшчеләр яши торган фермаларның барысын да тикшерергә кушты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Матс Виландер: «В 2025-м Синнер выиграет больше «Шлемов», чем Алькарас. Мой очень, очень, очень смелый прогноз – один из них оформит календарный Большой шлем»






Аналитики оценили доступность нового жилья в российских регионах

Татарстанская «Единая Россия» поздравит ветеранов с Новым годом

Президент Ирана 17 января планирует посетить РФ для подписания договора о сотрудничестве

РФ и Иран подпишут договор о стратегическом партнерстве 17 января в Москве