Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2024

2024 елда шоу-бизнес гаугалары: шоу-туй, Тямай белән Илсөягә үпкәләгән җырчы, 14 миллион

0

2024 ел татар эстрадасы өчен, Аллага шөкер, зур югалтуларсыз узып бара. Быел гаугалы аерылышулар да, вакытсыз арабыздан китүчеләр дә, төрмәгә эләгүчеләр дә булмады. Киресенчә, кемдер яшь хатын алды, кемдер иреккә чыкты, кайсыдыр гаиләдә бәби туды, ә кемнәрдер «халык артисты» дигән дәрәҗәле исемнәргә ия булды. Эстрада гаугаларына кыска гына күзәтүне үз сүзен «шартлатып әйткән» Рәзилә Динмөхәммәтовадан башлыйбыз.

Юмор остасы Рамил Шәрапов төркемендә 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәммәтова социаль челтәрләрдә төркем җитәкчесен һәм элек бергә эшләгән сәхнәдәшләрен үзе турында төрле гайбәтләр таратуда, ямьсез сүзләр сөйләүдә, көнчелектә гаепләп чыкты. Рамил Шәрәпов та бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Salamandra» псевдонимы белән җырлаучы яшь башкаручы Гөлия Насыйбуллина җырчы Илнат Фәрхуллинны үзенең «Җиде адым» җырын башка көй белән башкаруда гаепләде. Аңлашылмаучанлык җыр авторының текстны 2 башкаручыга да бирүе сәбәпле килеп чыкты.

Фото: © социаль челтәрләр

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың тол ире, продюсер Илгиз Абракипов өйләнде һәм 1 ай узуга аерылышты. Туйны хатыны үзенә пиар буларак, элекке ирен кире кайтару өчен файдаланган, дип сөйләде Илгиз. Кәләше Лия Мифтахова исә Илгиз белән рәсми рәвештә язылышмауларын сөйләп, туйларын «шоу» дип атады.

Фото: © социаль челтәрләр

Җырчы Рөстәм Асадуллин үзенең «Яшьлегем» җырын рөхсәтсез башкарулары хакында әйтте. «Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дигән килеш телевидение-радиога биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны», – дип сөйләде ул исемен әйтмичә генә әлеге артист турында. Соңрак Рөстәм ул җырчы белән очрашып, конфликтлы ситуациянең хәл ителүен белдерде.

Фото: © социаль челтәрләр

Айдар Рәкыйпов «Интертат» ка ачыктан-ачык интервью бирде һәм үзенең продюсеры белән судлашып йөрүен сөйләде. Контракт шартларын үтәмәү сәбәпле, Айдар үзенең продюсеры Җәмил Мингалиев белән хезмәттәшлеген туктаткан булган. Продюсеры Айдарны судка биргән һәм аның барлык җырларын да музыкаль мәйданчыклардан алды. Контрактны вакытыннан алда өзгән һәм йөкләмәләрне үтәмәгән өчен, продюсер Айдардан 14 миллион сум акча таләп итте.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Лилия Хәмитованың легендар «Мәхәббәт шушыдыр» (авторлары: О.Усманов, Р. Миңнуллин) җыры тирәсендә низаг купты. Әлеге җырны Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэт итеп җырлаганнар иде. Ильмира Нәгыймованың да әлеге җырны башкаруын күреп, Азат Абитов аңа үпкә белдерде. Лилия Хәмитова әлеге җырны Ильмира Нәгыймовага «ТНВ» телеканалында чыгачак яңа проект өчен генә бирүен, Ильмирага әлеге җырны репертуарына алырга рөхсәт бирмәячәген аңлаткан иде. Ярамыйга карамый шул, шушы көннәрдә генә «Мәхәббәт шушыдыр» Ильмира башкаруында дөнья күрде.

Фото: © социаль челтәрләр

Илнар Сәйфиев ныклы адымнар белән кире сәхнәгә кайтты. «Интертат»ка интервьюда ул элек иңгә-иң эшләгән җырчыларның үзе белән якынаерга, дуэт башкарырга теләмәүләре хакында сөйләде. «Аңлыйм – күтәрелгәнсең, әмма күтәрелгәнсең икән, кешелеклелек сыйфатларын онытмасак иде», – дип, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаевларга үзенең үпкәсен белдерде. Соңыннан бу тема башка артистларның әңгәмәләрендә дә күтәрелде.

Фото: © социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллин колония-поселениедән иреккә чыкты. Ул исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга хөкем ителгән иде. Иреккә чыгу белән, җырчы ныклап иҗат итәргә кереште. Үзенең «Тормыш китабы» дигән яңа концерт программасы белән гастрольләргә чыкты. Әмма җырчы тормышындагы халык тарафыннан кискен тәнкыйтькә, гайбәтләргә дучар булган вакыйга – Ринат Рахматуллинның үзеннән 26 яшкә кечерәк хатыны Динараны публикага күрсәтүе булгандыр. Хәзер ир белән хатын гел бергә. Хәләл җефете Рахматуллинга иҗат эшен алып барырга ярдәм итә. Динара «Интертат»ка интервью да биргән иде.

Фото: © социаль челтәрләр

Татарстан атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Эльмира Бәйрәмчик исемле хатын-кызны җәйдән бирле аның туганнарын алдап, акча түләмичә йөртүдә гаепләде.

Фото: © социаль челтәрләр

Февраль аенда «Татар радиосы»нда сәер хәлләр күзәтелде. 1 атнага якын радиода интерактив тапшырулар, котлаулар һәм туры эфирлар булмады. Моның сәбәбен «радиода барган профилактика чаралары» дип аңлатсалар да, үз чыганакларыбыздан билгеле булганча, «Татар радиосы»ндагы пауза аның хәзерге һәм элекке оештыручыларының (учредитель) килешә алмаулары белән бәйле иде.

Бу хакта биредә:«Әлегә тапшырулар һәм туры эфирлар юк»: «Татар радиосы»ндагы сәер хәлләр

Фото: © социаль челтәрләр

«Mingazov» төркеме солисты һәм хәзерге продюсеры Ильяс Минһаҗев элекке продюсерлары белән конфликтка керде. Продюсерлары үзенең эшен үти алмавы сәбәпле, Ильяс Минһаҗев аннан китәргә булды. Төркемнең егетләре дә Ильяс белән калуларын әйттеләр. Продюсер моның өчен Ильястан 14 миллион таләп итте. Ахырдан, үзара килешеп, проектны Ильяска башка бәягә сатарга ризалашты.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе артыннан күзәтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, Иркәнең эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри, һәм бу инде берничә ел дәвам итә. «Дәшмичә утыру җитәр, дип уйлыйм. Җитте, шоу-бизнес уеннарын уйнавыгыз да җитте, төрле яктан төрлечә кысуыгыз җитте. Без – гаиләм дә, мин дә арыдык. Яисә бүгенгесе көннән туктатасыз минем арттан күзәтүне, булмый икән инде, туктатмыйсыз икән, закон буенча эш итәрбез», – дип белдерде ул.

Фото: © социаль челтәрләр

Марат Яруллин Башкортстанның Чишмә районындагы концерты алдыннан узган репетиция вакытында, атынып утырып, атынгыч урындыкны ватты. Түгәрәк җитәкчесе Маратны гафу үтенмәүдә гаепләп видео яздырды, зыянны каплавын таләп итте.

Фото: © социаль челтәрләр

Җырчы Илшат Сафин «УНИКС»та чыгыш ясарга ирек бирмәүләре турында сөйләде. Ни сәбәпледер, җырчыны нәкъ менә «УНИКС»ка кертергә теләмиләр.

Фото: © социаль челтәрләр

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрәсимендә булган автор-башкаручы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева социаль челтәрләрдә легендар җырчыбыз белән хушлашу чарасында сәхнә тоткан «йолдызлар» һәм татар язучылары булмауга гаҗәпләнүен һәм гарьләнүен белдерде.

Фото: © социаль челтәрләр

Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова, инде аерылышуларына ничә ел узса да, һаман тыныша алмыйлар. Бу юлы Ильмира Нәгыймова Русланга үзе артыннан «йөри», ягъни үзенең концертларын махсус Ильмираның концертыннан соң ук куя, дип гаеп ташлады. «Артистның артистка карата әшәкелеге инде бу, бездә шулай дип әйтәләр. Артымнан йөри, кыскасы», – дип язды Ильмира.

Фото: © «Татар-информ» архивы




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Рублёв признался, что пережил депрессию после поражения на Уимблдоне-2024






Воспитательница детсада забыла 1,5-годовалого воспитанника на морозе

Еженедельный вестник катастроф

Петербургская зеленая красавица набрала 56% голосов в конкурсе "Елки России"

В Башкирии у подножия горы Торатау прошел турнир по конному спорту