Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Табиблар «кайнар» чорга әзерләнә: «Бәйрәмнәр озын, салатлар тәмле...»

0

Организмыгызны психоз һәм циррозга кадәр китереп җиткермәгез

РКНД баш табибының медицина буенча урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хаева сөйләгәнчә, күпләр Яңа елны декабрь уртасыннан ук, корпоративлар чоры башлангач ук билгеләп үтә башлый.

– Бәйлелеге булганнар 1-2 көн белән генә чикләнмиләр, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр озакка сузылган эчкечелеккә китәләр. Нәтиҗәдә, гыйнвар каникулларында бездә һәрвакыт мөрәҗәгатьләр саны арта, алкоголь психозлары арта, «ашыгыч ярдәм» белән килүче пациентлар да күбәя, – диде Хаева.

Ул искәрткәнчә, уртача күләмдә генә кулланылган алкоголь дә сәламәтлеккә зыян сала һәм хроник авыруларның кискенләшүенә китерә ала, ә озак һәм даими рәвештә эчү бавыр циррозына китерә һәм нерв системасын боза: эчүче кешеләрдә йокысызлык, депрессия, суицидаль фикерләр барлыкка килә. Апофеоз – алкогольле делирий, яки «белая горячка». Әгәр туганыгызда галлюцинацияләр, психоз барлыкка килгән икән, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

– Алкоголь беренче дозадан соң гына яхшы кәеф бирә, кешенең күңеле күтәрелә, ачылып китә. Ләкин Яңа ел төне озын, кешеләр алкогольне күп куллана, һәм кулланган саен кеше кардиналь үзгәрә, агрессив, идарә ителми торган булырга, бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Алдагы этап – агулану, бу очракта кичекмәстән медиклар ярдәме кирәк була, – дип кисәтте психиатр-нарколог.

Эш сыйфатта да, күләмдә дә

Казанның 7нче дәүләт клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина спиртлы эчемлекләр белән агулану турында сөйләгәндә, аларның бүлегендә «кайнар» вакыт – 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр булуын әйтте. Бу вакыт аралыгында пациентлар саны 2,5 тапкырга арта. Хастаханәләргә ешрак ир-атлар эләгә.

– Безнең пациентлар бик креатив, безгә нәрсәләр белән генә очрашырга туры килми. Иң куркынычы – техник спиртлар (метил, этиленгликоль, изопропанол) булган алкоголь суррогатлары белән агулану, алар иң яхшы очракта инвалид калуга, иң начарында – үлемгә китерә. Кызганыч, алкогольне кулдан сатып алучылар һаман да бар, – ди Насыйбуллина. – Алар безгә бик авыр хәлдә киләләр, хәтта нәрсә эчкәннәрен дә, күпме эчкәннәрен дә аныклый алмыйлар. Аларны реанимациядә гемодиализ, антидот терапиясе кулланып дәваларга туры килә. Мондый пациентлар реанимациядә бик озак ята. Узган Яңа ел бәйрәмнәрендә бездә, кызганыч, спирт белән агуланганнан соң бер үлем очрагы булды – кешене тирән кома хәлендә шактый соң тапканнар. Әгәр сүз этил спиртлы легаль алкоголь турында бара икән, монда эш эчкән микъдарда. Күп эчү шулай ук авыр агулану һәм хәтта кома белән тәмамланырга мөмкин.

Аракы начар, коктейль алдану

Резеда Хаева өстәп әйткәнчә, шул ук вакытта нәрсә эчүнең әһәмияте юк – ул аракы да, шампан шәрабе дә яки сыра да булырга мөмкин.

– Яшьләр, ни өчендер, аракы, каты эчемлекләр – ул явызлык, алар зыян китерә, ә аз алкогольле эчемлекләр – коктейльләр, сыра – зарарсыз дип саный. Чынлыкта алар шулай ук агулы һәм хәтта көчле алкогольгә караганда да куркынычрак. Хуш исле һәм тәмле коктейльләр кулланып, кеше сизмичә дә куркыныч дозаны җыя, эчү күләмен контрольдә тота алмый башлый. Шампан шәрабенә килгәндә, углекислый газ исәбенә андагы алкоголь канга тизрәк сеңә, кеше бик тиз исерә, – дип аңлата нарколог.

Әгәр дә сез артык күп эчеп, 1 гыйнварда башыгыз авырта икән, аны тагын алкогольле эчемлекләр эчеп дәваларга тырышырга кирәкми. 100 граммнан соң интоксикация тагын да көчлерәк булачак, шулай итеп, «запой»га китүгә дә ерак калмаячак.

Фото: © rt-online.ru

Салатларны 6 сәгать эчендә ашап бетерергә

Сугыш ветераннары өчен Казан госпитале поликлиникасының терапия бүлеге мөдире, гастроэнтеролог Кристина Майорова, бәйрәмнәрдә күп эчү генә түгел, күп ашау да куркыныч, бигрәк тә Яңа ел төненнән соң калган азык-төлекне, дип кисәтте.

– Барысын да аңлыйм: бәйрәмнәр озын, салатлар тәмле, әмма әзер ризыклар, суыткычта торсалар да, искерә. Аксым продуктлары кергән салатларны әзерләгәннән соң кимендә 6 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: Яңа елны бәйрәм итү никадәр күңелле булмасын, бу – безнең биологик сәгатьләребезне тулысынча боза. Организм бәйрәм икәнен аңламый һәм гадәтләнгәнчә эшләвен дәвам итә. Шуңа күрә көне буе ашказанын буш тотып, кичен күп итеп ашыйсыз икән, аның өчен зур стресс була. Гадәттәгечә ашарга кирәк: иртәнге һәм төшке ашны әйбәт итеп ашау. Кичке ашта әзрәк ашарга мөмкин, ләкин ул булырга тиеш. Шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә кунакларга йөрешү белән дә: кунакка ач йөрергә кирәкми! – дип киңәш итә табиб.

Гастроэнтеролог бәйрәм өстәленә яшелчә һәм яшеллек белән күбрәк ризык куярга киңәш итә. Кайнар ризыклар артык майлы булырга тиеш түгел, ит яки балыкны грильдә яки духовкада пешерү яхшырак. Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан сорбентлар һәм эчә торган су запасы ясап кую хәерле.

– 1 гыйнварда көзгегә карагач, йөзләренең шешенүен күргән ханымнар су эчмәскә тырышалар. Бу – дөрес түгел, су-тоз балансын торгызырга кирәк, – дип кисәтә Кристина Майорова.

– Бәйрәмнәрегез актив, сәламәт булсын: тимераякта, чаңгыда шуыгыз, саф һавада йөрегез, күргәзмәләргә барыгыз. Балаларыгызга яхшы үрнәк күрсәтегез! – ди Резеда Хаева.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев проиграл 121-й ракетке мира на Australian Open






Глава ВТБ призвал "убить" SWIFT

Симбирянка Яния Чижкова стала финалисткой конкурса Мисс Татарстан

Продюсер фильма «Мулла» нацелился на создание мюзикла о Шурале

Сбой произошел в работе TikTok в РФ