Шагыйрә Салисә Гәрәева истәлегенә: «Шат күңелле, ачык кеше иде ул»
Шагыйрәне, үзенең үтенече буенча, Минзәләдә җирләячәкләр. Хушлашу иртәгә – 7 гыйнварда.
Салисә Гәрәева Минзәләдә картлар йортында булганда, «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова аның янында булып кайткан иде.
-
Салисә Гәрәева белән әңгәмә.
-
Якташлары картлар йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәева язмышы өчен борчыла
-
Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды
«Урын өстендә ятмады, аяк өстендә йөри иде»
Салисә апа Гәрәеваның вафаты турында «Татар-информ» редакциясенә Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итте.
– Беләсез, соңгы вакытта ул авырый иде. Минзәләдә картлар йортында яши иде. Узган ел ноябрьдә Минзәлә үзәк китапханәсендә Салисә апаның «Бер кайтырмын» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсен үткәргән идек. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегеннән бер төркем язучылар кайтты. Педагогика колледжында, Минзәлә театрында, гимназиядә очрашулар оештырган идек. Тәкермән авылы мәктәбендә дә очрашу булды. Ул вакытта без Салисә апаны алып килә алмадык.
Салисә Гәрәева 2020 елда.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Октябрь аенда авырып, хастаханәдә ятып, терелеп чыккан булган. Урын өстендә ятмады, аяк өстендә йөри иде. Бүген иртән аны юындырып чыгарганнар. «Хәлем китте», – дигәч, караватка яткырганнар. Шуннан китеп тә барган, дип сөйләделәр Минзәләнең картлар йортында. Васыяте буенча Салисә апа иртәгә Минзәләнең мөселман-татар зиратында җирләнәчәк.
Салисә Гәрәеваны соңгы юлга озатуда якыннары, туганнары катнашачак. Минзәлә районы Тулбай авылында бик күп туганнары яши. Бүген Казаннан Салисә Гәрәеваның бертуган апасының улы, МВД полковнигы Равил Касыймов кайта. Кызы Эльвира чит илдә яши, кайтып өлгерә алырмы – белмим.
2023 елда Салисә апаның юбилее иде – 85 яшь тулды. Тулбай авылында ноябрьдә аның туган көнендә монумент ачылды. Билгеләр урнаштырылды. Бик матур кичә үткәргән идек, аны да алып килдек. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да катнашты. Салисә апага багышлап музей ачу турында да сүзләр булды, бу мәсьәлә әле каралачак кына. Минзәләнең Үзәк китапханәсендә безнең якта туып үскән язучы-шагыйрьләргә багышланган почмак бар, – диде Нэля Бикеева.
Зиннур Мансуров: «Салисә Гәрәева кебек кешеләр белән «Мәдәни җомга»ны бар иттек, күтәрдек һәм бөтен татар галәменә тараттык»
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров 1995 елда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Ул газета редакциясенә Салисә Гәрәеваны кабул иткән була:
Салисә Гәрәевага монумент ачылган хөрмәткә кичә, 2023 ел.
Фото: Татарстан Язучылар берлеге
– Салисә Гәрәеваны Чиләбедә яшәгән вакыттан ук беләм. Ул күп еллар Чиләбедә яшәп, анда милләттәшләребезне, бигрәк тә татар интеллигенциясен туплап, бик күп чаралар үткәрде. Дөресен генә әйткәндә, ул Чиләбедә чәчәк атты. Шагыйрә буларак та, оештыручы буларак та.
1995 елда «Мәдәни җомга» атналык газетасы оештырылгач, мин аны бик теләп редакциягә эшкә алдым. Беренчедән, ул татар әдәбиятын, шигъриятне бик яхшы белә, менә дигән шигырьләр яза. Татар гамьле. Икенчедән, Чиләбедә яшәгән вакытта ук журналистика өлкәсендә дә бик актив эшләп килде. Тәрҗемә өлкәсендә дә үзеннән зур өлеш кертте. Башка телләрдә яза торган шагыйрьләрнең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән иде, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә дә үзенең күпкырлы эшчәнлеген дәвам итте. Мин аны, хезмәткәр буларак, редакциянең табышы дип саныйм. Без менә шундый кешеләр белән «Мәдәни җомга»ны бар иттек, күтәрдек һәм бөтен татар галәменә тараттык. Салисә Гәрәева кебек кешеләр булмаса, берничә кеше генә зур атналык басманы торгыза алмас иде, дип саныйм, – диде Зиннур Мансуров.
Ләбиб Лерон: «Салисә апа Гәрәева – бик актив эшләгән журналистларның берсе»
«Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да Салисә Гәрәева белән бәйле вакыйгаларны искә алып сөйләде.
– Салисә апа 1993 елдан Ренат Харис җитәкчелегендәге «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә эшләгән. Әлеге газета нигезендә «Мәдәни җомга» газетасы чыга башлый. «Мәдәни җомга» газетасында ул 8 ел эшли. Салисә апа Гәрәева – бик актив эшләгән журналистларның берсе. Чиләбедә ул төзелеш газеталарында, радио-телевидениедә хезмәт куя. Шунысы хикмәт: 1986 елларда Чиләбе якларына Мөсәгыйт абый Хәбибуллиннар һ.б. язучылар барып кайта иде. Чиләбедә яшәгән вакытта Салисә апа бик күп очрашулар, кичәләр оештырган. Татарстан Язучылар берлеге белән бик актив элемтәдә торган.
Фотоны Ләбиб Лерон тәкъдим итте
Шул вакытта ул Илдар абый Юзеевлар белән хатлар языша иде. Илдар абый ул вакытта читтә яшәүче каләмдәшләр һәм яшь иҗатчылар белән эшләде. Татарстан Язучылар берлеге архивын күчергән вакытта шул хатларның берничәсе минем кулга килеп керде. Хатларны «Безнең мирас» журналында бастырдым. Шөкер, алар әрәм булмады. Шулчак Салисә апа: «Ләбиб, ул хатларны кайдан алдың?» – дип, кызыксынып шалтыратты. Аннан соң өенә чакырды. Ул Адоратский урамындагы бер йортта тора иде. Журналларны алып бардым, тапшырдым. Өендә чәй эчеп, сөйләшеп утырган идек.
Фотоны Ләбиб Лерон тәкъдим итте
Гомумән, Салисә апа белән төрле әдәби-мәдәни чараларда күрешә торган идек, вакыт-вакыт аралашып тордык. 2019 елда Минзәлә – Актаныш – Мөслим якларында йөргән чакта, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов һәм мин, картлар йортына барырга ниятләдек. Ул вакытта туган авылында да чыгыш ясадык, ләкин ул анда катнаша алмады. Картлар йортында Салисә апа белән күрешеп, сөйләшеп алдык. Шунда ук кичә дә оештырдык, чыгыш ясадык. Салисә апа да катнашты – шигырь укыды. Ул вакытта ук сокланып, тәэсирләнеп калган идем, милләтебезгә, телебезгә хас булган кыю рухта язылган шигырен укыды ул. «Шигырен дә сайлый белгән», – дип уйлап куйганым хәтердә.
«Картлар йорты» дигәч, үпкәле, ачулы тонда күңелдә шаблон сораулар туа: «Нишләп шунда?», «Балалары, туганнары юкмыни?» һ.б. Ләкин мин шушы очрашудан соң барысын да аңладым. Салисә апа үз фатирында үзе генә яши ала торган халәттә түгел, хәтере дә яхшы түгел, газны кабызып җибәреп, онытырга мөмкин иде һәм башкасы. Шундый шартларда кеше башкаларга зыян китерергә мөмкин, шулай бит. Картлар йортында аңа мөнәсәбәт шулкадәр әйбәт икәнен күрдек, директоры белән сөйләштек. Салисә апаның ни өчен шунда тәрбияләнүен аңладым.
Камил Кәримов, Салисә Гәрәева, Алмаз Хәмзин
Фотоны Ләбиб Лерон тәкъдим итте
Салисә апа безне танып сөйләшкән иде. Ләкин, сөйләшкәндә, сәер сүзләр әйткәләде. «Әти килде әле монда», – дип чын күңелдән сөйләгәч, аптырап калган идем. Күрәсең, төш кергән булгандырмы... Картлык чире – деменция авыруы булган, дип уйлыйм. Вакыты-вакыты белән үткәннәрне бик яхшы исенә төшереп сөйләшә иде. Картлар йортында Салисә апага чыгыш ясарга да тәкъдим иттек: «Мин бит матур күлмәк тә кимәгәнмен», – дип әйткән иде. «Чит-ят кешеләр юк, күлмәгең бик матур, әйдә, шул күлмәгең белән генә чыгыш яса әле», – дип күндердек һәм чыгыш ясады да. Әйткәнемчә, китабыннан карап милли рухтагы шигырен укыган иде.
Туган авылы Минзәлә районы Тулбай авылы мәдәният йортында Салисә апаның иҗатына багышланган почмак бар. Очрашу үткәргәндә аңа бик сөенеп, сокланып калган идек. Салисә апаның урыны оҗмахта булсын, – диде Ләбиб Лерон.
Сөембикә Кашапова: «Шат күңелле, ачык кеше иде ул»
Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапова Салисә Гәрәева белән «Мәдәни җомга» редакциясендә бергә эшләгән елларны бик сагынып, яратып искә алды.
Фото: Сөембикә Кашапова
– Көр күңелле, шат күңелле, ачык кеше иде ул. «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясенә эшкә урнашкан вакыт. Минем белән бер бүлмәдә утырырга тиешле Флера Тарханова отпускыда иде, шуңа күрә бүлмәдә берүзем идем. Күрше бүлмәдә Салисә апа утыра икән. Берзаман бүлмәгә ул килеп керде. Ачык йөзле ханымны күреп, дөньялар яктырып китте. «Әйдә, ашыйбыз», – дип чакырды. «Ашарга алып килмәдем бит», – дим. Ашханәгә дә бөтенләй менгәнем юк. Шуннан Салисә апа тавык шулпасы тәмендәге кубикны бүлеп, яртысын миңа, яртысын үзенә салды. Бер йомырканы да шулай ук яртылаш бүлеп салды. Беренче танышуыбыз шулай булды.
Салисә Гәрәеваның 2006 елда чыккан китабы
Фото: Сөембикә Кашапова
Салисә апа «Татарстан хәбәрләре» газетасы полосаларын тутырып, материаллар яза иде. Шуннан соң без Салисә апа белән, тора-бара, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә эшләп калдык. Ул баштан журналист, аннан соң тәрҗемәче булып эшли башлады. Рәсимә Сибгатуллина, Саимә Ибраһимова белән бер бүлмәдә утырдык. Салисә апа күрше бүлмәдән безнекенә керә, бергәләп чәйләр эчә идек. Утырып чәй эчүләр шулкадәр матур, җылы уза иде. Салисә апа «кечкенә» радиодан дөнья хәбәрләрен тыңлап килә һәм безгә шуларны кызык итеп сөйли торган иде. Шаркылдап көлеп тә җибәрә иде, көнләшеп, борын салындырып йөри торган кеше түгел иде ул – менә шундый бик тә аралашучан, шат күңелле кеше иде.
Салисә апа 67 яшенә кадәр «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә эшләде. Аның әле эшләргә мөмкинлеге бар иде, «эшләргә оялам инде» дип, редакциядән китте. Юкка кәефен төшереп, елап йөри торган кеше булмады. Шулвакыт: «Минем беркайда да басылмаган шигырь тулы блокнотларым бик күп», – дип әйтә иде. Шуннан соң ул ничәдер ел дәвамында компьютерга шигырьләрен кертеп утырды. Чирләп киткәч, күчереп бетерә алмады. Миңа: «Китабымны чыгарырга булыш әле», – дип әйтә иде. Китап чыгарган кеше түгелмен, ярдәм итә алмадым.
Салисә Гәрәеваның 2024 елда чыккан китабы
Фото: Сөембикә Кашапова
Безнең редакциядән киткәч тә, мин Салисә апа белән гел элемтәдә тордым, аның белән һәрвакыт аралаштым. Туган көннәренә дә бергәләп барып, котлап кайта идек. Чәйләр куеп эчерә иде, матур итеп сөйләшеп утыра идек, бик кунакчыл иде үзе. «Мәдәни җомга» газетасына аның турында күләмле материаллар әзерләп чыгардым. Аннан соң ул чирләп китте. Шуннан соң да мин аның янына барып йөрдем, ашарга да илтә идем, чөнки ул вакытта аның газын өзделәр. Газ – куркыныч әйбер, шартларга да мөмкин.
Салисә апаның туганнары күп, Салисә Гәрәеваның бертуган апасының улы, МВД полковнигы Равил Касыймов аны бик карады. Салисә апа компьютерга кертеп калдырган шигырьләрен җыеп, Газинур Моратка тапшырды. Узган елның декабрендә Салисә апаның «Бер кайтырмын» дип аталган китабы чыкты, Минзәләдә аның тәкъдим итү кичәсен уздырдылар.
Фото: Сөембикә Кашапова
Равил Касыймов Салисә апаны Минзәләдәге картлар йортына урнаштырды. Минзәлә районы – Салисә апаның туган ягы. Салисә апа Минзәләдә булганда, мин аның янына 2 тапкыр барып кайткан идем. Энекәше Равилгә рәхмәт әйтә иде. Равил аның янына баргач та, телефон трубкасын аңа бирә: «Сагындым сине, кил инде», – дип, Салисә апа таныгандай якын итеп сөйләшә иде.
85 яше тулгач, Минзәләнең мәдәният йортында Салисә апаның юбилей кичәсе булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллыдагы бүлеге – Факил Сафин җитәкчелегендәге бер төркем иҗатчылар килгән иде. Шигырьләр сөйләп, шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Әйбәт кенә утырган иде, кайбер мизгелләрдә үзенең шигырьләрен таныган кебек, тәэсирләнеп алды, – дип искә алып сөйләде Сөембикә Кашапова.
Фото: Сөембикә Кашапова
«Интертат» редакциясе Салисә Гәрәеваның якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Салисә Гәрәй кызының рухы шат, урыны оҗмахта булсын.
- Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева – 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда шул ук районның Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, 2 ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, 2нче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.
- 1962 елдан 1991 елга кадәр С.Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул берникадәр вакыт балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары дәвамлы рәвештә шәһәр китапханәсендә бүлек мөдире (1963-1969), станоклар төзү-җитештерү берләшмәсендә эшчеләр газетасы каршындагы эчке радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир-оештыручы (1969-1979), Чиләбе өлкә телевидение һәм радиокомитетында бүлек мөхәррире (1979-1984) һәм 1986 елның октябреннән 1991 елның февраленә кадәр Чиләбе «Сигнал» җитештерү берләшмәсендә эчке радиотапшырулар мөхәррире һәм дикторы вазифаларын башкара.
- Бу елларда С.Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Ул өлкә газеталарында актив языша, радио тапшырулары өчен заманча темаларга кызыклы очерк язмалары, әңгәмә-интервьюлар әзерли, үз инициативасы белән 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби иҗат берләшмәсенә нигез сала, 1970-1977 елларда җәмәгать тәртибендә бу берләшмәгә җитәкчелек тә итә. С.Гәрәева Чиләбедә Татар-башкорт өлкә иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе була, аның эшендә актив катнашып, Үзәк белән берлектә татар һәм башкорт телләрендә «Дуслык» һәм «Туган як» исемле төбәк газеталарының нигез ташларын салыша.
- 1991 елда С.Гәрәева Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул үзенең журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: әүвәл «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
- Шагыйрә буларак, С.Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һ.б.) күренә башлый. Соңга таба аерым шигырь цикллары Татарстан, Башкортстан, Урал төбәге газета-журналларында, Казан, Чиләбе, Свердловск шәһәрләрендәге китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда чыга.
- 1979 елда Казанда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы, 1988 елда «Тау сукмагы» дигән икенчесе һәм 1991 елда Көньяк Урал китап нәшриятында басмага Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татарча-русча параллель 2 телдә әзерләнгән «Прозрение – Офыклар» исемле өченче җыентыгы, 2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдыз яңгырлары» дигән дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә.
- Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Салисә Гәрәева – 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Германиядә яшәүче Эльвира исемле кызы бар.