Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Һәр бишенче пенсионер эшли: гыйнварда иминият пенсиясе 7,3 процентка арта

0

«Пенсия уртача 1 617 сумга арта»

– Эдуард Яфасович, 1 гыйнвардан нинди пенсияләр артачак? Республика буенча түләүләрнең уртача күләме күпме булачак?

– Картлык буенча иминият пенсияләре – иң киң таралган пенсия санала, Татарстанда аны 1 миллион 30 мең кеше ала. 7,3 процентка индексацияләнү нәтиҗәсендә республикада иминият пенсиясенең уртача күләме, 1 617 сумга артып, 23 777 сум тәшкил итәчәк. Үткән еллардагы кебек үк, индексация үткәрү өчен, гражданнарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге барысын да мөстәкыйль рәвештә башкарачак.

– Үткән ел Татарстанда күпме кеше картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерде?

– 2024 елда 42 меңнән артык кешегә картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнде.

– Ә күпме кеше пенсиядә килеш эшләвен дәвам итә?

– Бүген республикада 200 меңнән артык пенсионер эшли. Бу – якынча 19,7 процент. Гади генә әйткәндә, һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә.

– Быел эшләүче пенсионерларның да пенсиясе индексацияләнәчәк (ә ул 2016 елдан бирле индексацияләнмәде) диелгән иде.

– Әйе. Һәм, әйтергә кирәк, пенсиянең хезмәт эшчәнлеге дәвамында үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып, билгеләнгән күләменә индексация ясала.

Мәсәлән, эшләүче пенсионер 2021 елдан 17 425 сум пенсия ала, ди. Ул хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән чорда үткәрелми калган индексацияләрне исәп алып, бүген аның шәхси счетында пенсиясе 22809 сум күләмендә беркетелгән. Быел гыйнварда 7,3 процент күләмендәге индексация пенсиянең шушы югарырак күләменә ясалачак. Нәтиҗәдә, бүген ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлә. Ә пенсионер эштән туктагач, аның пенсиясе элек үткәрелмәгән барлык индексацияләрне исәпкә алып арттырылачак һәм 24 474 сум тәшкил итәчәк.

Бүген Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясен 1 миллион 30 меңнән артык кеше ала.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Белешмәне интернет аша алып була»

– Пенсиядәге кеше эштән туктагач, аңа бөтен өстәмәләр исәпкә алынган пенсия кайчан түләнә?

– Кеше эшеннән киткәннән соң, киләсе айда индексация үткәрелә, ә пенсия яңа күләмдә икенче айда түләнә. Мәсәлән, әгәр пенсионер 2025 елның гыйнварында эштән туктаса, февральдә пенсиянең арттырылган өлешен түләү турында карар кабул ителә. Һәм мартта пенсионер түләүне тулы күләмдә, шулай ук февраль өчен пенсиянең элекке һәм яңа күләме арасындагы өстәмә түләүне дә алачак.

– Кеше эштән киткәч билгеләнәчәк пенсиянең күләмен каян белә ала?

– Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиентлар хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә «Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турында» белешмә алырга мөмкин. Интернет аша соратып алган очракта, кирәкле документ шунда ук әзер була.

«Интернет аша соратып алган очракта, кирәкле документ шунда ук әзер була».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

– Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация үткәрелү сәбәпле, ел саен августта була торган традицион төзәтмәне бетерәчәкләрме?

– Юк, бетермиләр. 2025 елның 1 августында Социаль фонд 2024 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Арту коэффициентлары пенсионерның хезмәт хакына бәйле булачак.

– Социаль пенсияләргә индексация кайчан ясалачак?

– Татарстанда 48 меңнән артык кеше социаль пенсия ала. Алар, гадәттәгечә, 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Ул пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле түгел.

– Быел пенсионерның яшәү минимумы ничә сум була?

– Аның күләме төбәк Хөкүмәте карары белән раслана. Татарстанда 2025 елда пенсионерның яшәү минимумы 12963 сум күләмендә билгеләнгән.

Наталья Рыбакова, Tatar-inform.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина столкнулась с жестокостью






У Ротенберга лопнуло терпение — он наказал звездного американца! Скандальный Деанджело доигрался в СКА

Три казанских авиарейса в Питер перенесены из-за снегопада

Два казанских рейса ждут приема в аэропорту Санкт-Петербурга, их отложили из-за снегопада

Волейболисты нижегородского АСК проиграли «Кузбассу» со счетом 1:3