Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: «Мин төзүчеләрне кайвакыт тәнкыйтьлим, ләкин дөрес эшлим»

0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТР Мәдәният министрлыгыныкы гына түгел, ә төзелеш тармагы коллегиясенең дә үтүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки, нәкъ төзүчеләребезнең тырышлыгы белән төзелгән бина. Заманча, яңачарак дизайнлы булуы, әлбәттә, күп кенә сораулар да, тәнкыйть тә тудыра. Эчке кыяфәте, диварларындагы милли бизәлеше күпләрнең күңеленә хуш килә, әлбәттә. Тик, тышкы ягыннан да берничә генә булса да үзебезчә милли рухтагы бизәлеш җитмәве көн кебек ачык.

Ә болай – шулкадәр олы, мәһабәт бина! Искитмәле, театрларда гадәттә, реквизит, бутафория кирәк-яракларын, костюмнарны кайда сакларга, дигән борчылулар да килеп чыккалый. Ә монда – иркенлек! Театр бинасы гына димәс идем мин моны, тулы бер мәдәни комплекс.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясендә: «Ашаган белми, тураган белә»

Без барлык федераль проектларда катнашабыз. Төзелеш тармагында 880 млрд сумга кадәр эш күләме артты. Мин сезне, төзүчеләрне, кайвакыт тәнкыйтьлим, ләкин дөрес эшлим. Ашаган белми, тураган белә. Бу театр бинасы төзелеше вакытында да бәхәсләр кубып торды, әмма без булдырдык, – дип бәян итте Рөстәм Нургали улы төзелеш тармагы коллегиясендә.

Шулай ук ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә аерым тукталды һәм федераль дәрәҗәдәге министрлыклар белән уңышлы хезмәттәшлек булуын ассызыклады.

«Инфраструктураны модернизацияләү – бик кирәкле проект. Ул федераль җитәкчелек тарафыннан куелу – үзе үк бөтен ил өчен җитди проблема булуын аңлата», – дип белдерде ул.

  • Федераль программадан тыш, Татарстанда республика программасы кабул ителгән. Аның буенча ел саен инфраструктураны яңартуга 10 млрд сум бүлеп биреләчәк, диделәр коллегия эше барышында.

«Бу яңа бина, уникаль театр Татарстанның визит карточкасы булачак»

Инде Рәисебез дә үз чыгышында театр төзелешен искә алгач, бу җәһәттән хәзер Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Владимир Машков төзүчеләргә күз төбәп әйткән сүзләрне язып үтү дөрес булыр. Ни дисәк тә, республиканың сәнгатьтәге үсешен дә, төзүчеләрнең тырышлыгын да дәлилләп торган тулы бер комплекс бит.

Биредәге алкышлар – төзүчеләребезгә! Бик катлаулы заманда яшибез, театр кайгысы да юк кебек. Тик шулай да сез Камал театрының яңа киңлеген булдырдыгыз! Бүген бу бинада 3 меңнән артык кеше булды. Мин уйлавымча, бу яңа бина, уникаль театр Татарстанның визит карточкасы булачак. Аның уникаль сәхнәләре, яңа технологияләре шактый мөмкинлекләр ача.

Режиссер һәм төзүче һөнәрләре – бик нык охшаш. Алар бит икесе дә төзи. Берсе – сәхнә күренешен, икенчесе – бинаны. Бөек режиссерыбыз Георгий Толстоногов бу турыда бик яхшы әйткән. Мин тагы олуг рәхмәтләребезне белдерәм. Сез бит төрледән-төрле биналар төзисез. Сез үзегез социаль әһәмиятле объектлар башкарган хезмәтләргә дә үз өлешегезне кертүегезне аңлыйсыз микән, – дип сөйләде Президиум түреннән Машков әфәнде.

Ирек Фәйзуллин: «Россия Хөкүмәте төзелеш тармагы өчен яңа ярдәм чаралары әзерли»

Әлбәттә, бүгенге көнне торак сатып алу бәяләре, шуңа бәйле ипотека өчен «котырып» менгән процентлар яңа төзелешләргә дә тәэсир итә.

– Бик күп ярдәм чаралары чыкты инде, әмма югары процент ставкасы торакның сатып алыну потенциалын киметә. Ел саен гыйнвар аеннан бездә фатирлар 3 проценттан аз гына артыграк – 30-35 процентка кадәр генә сатылып беткән була. Россия Хөкүмәте төзелеш тармагы өчен яңа ярдәм чаралары әзерли, ләкин аларны тормышка ашыру өчен төзүчеләр бәяләрне торакка күтәрмәскә тиеш, – дип ассызыклады Россия Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Әнвәр улы.

Шулай ук министр әйтүенчә, РФ Төзелеш министрлыгы, җитештерүчеләр һәм илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә төзелеш ресурслары бәясенә «заморозка» мәсьәләләрен тикшерә. «1 июльдән бездә тариф өлеше буенча кайбер үзгәрешләр булачак, һәм төзелеш ресурсларының бәясе бу тариф өлеше чикләрендә генә үзгәрергә мөмкин», – дип өстәде ул.

  • Узган ел тәмамланган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның 6 елында илдә 580 млн кв.метрга якын торак төзелгән, шуларның 18,4 млн – Татарстанда. Хәзер аңа алмашка «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты башланды.

Марат Айзатуллин Татарстанның төзелеш тармагындагы кадрлар проблемасын күтәрде

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин министрлык коллегиясе барышында, төп проблемалар арасында кадрлар мәсьәләсе турында да билгеләп үтте.

«Безнең төп бурыч – яшьләрне җәлеп итү, аларны тармакта калдыру һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өстендә эшләү. Бүгенге көндә төзелештә 13 меңнән артык вакансия бар, киләчәктә дә бу сан үсәргә мөмкин», – ди Марат Мансур улы.

Шулай ук министр Татарстанда быел 3,26 млн квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга планлаштыруларын әйтте. Моннан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хаклары артуын билгеләделәр.

Түбән Кама коммуналь челтәрләренең реконструкциясе 5 миллиард сум таләп итә

Арытаба трибунага «Татэнерго» генераль директоры Раузил Хаҗиев чыкты, ул шунда ук нигездә үз өлкәсе катлаулылыгы турында сөйләячәген билгеләде.

– Бу «бәллүр залда» югары, матур, уңышлар турында сөйлисем килә. Әмма тормыш шундый, проблемалар да бар, шуңа күрә аларга кыска гына тукталырга рөхсәт итегез, – дип билгеләде ул.

«Татэнерго» предприятиесе Татарстан халкының 50 процентын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә икән.

Былтыргы ел йомгаклары җылылык белән тәэмин итү тармагының хәле начараюын күрсәтүен дә билгеләде ул.

– Предприятиенең җылылык челтәрләре буенча таушалуы инде 65 проценттан артып киткән. Өстәвенә, Казанда җылылык чыганаклары 56 процентка искергән, ә Зәйдә – 57%, Чаллы һәм Бөгелмәдә – 61% хәтта ки... Төрле чыганаклардан «Татэнерго» хуҗалыгын модернизацияләүгә бүлеп бирелгән 7 млрд сум ярдәмендә дә бу челтәрләрнең таушалуын туктатып булмады. Челтәрләрнең тузуның аеруча хәвефле торышы – Түбән Каманың суүткәргеч-канализация хуҗалыгыннан үзәк җылылык пункты челтәрләрен тоташтыру нәтиҗәсендә килеп чыккан. Соңгысында җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең тузуы 83% килеп терәлгән. Төзәтү, реконструкция өчен 5 млрд сум акча кирәк, – диде чыгыш ясаучы.

Алга таба ул 5 млрд тулаем рәвештә Хөкүмәттән сорап куркытмавын белдерде. Ул төрле дәрәҗәләрдәге бюджетлардан булган ярдәмгә дә өметләнүен әйтте.

Әлбәттә, җылылык һәм су мәсьәләсе һәр кешенең «үзәгенә үткән нәрсә» булып кала бирә... Әле 1 көнгә торак комплексларыбызда, фатирларда су бетеп торса да зарлана, төрле инстанцияләргә шалтырата башлыйбыз... Ә ул коммуналь челтәрләрдә, мәсәлән, кышын, зәмһәрир салкыннарда авария була калса – ни булып бетәчәген әйтү дә читен! Ярый, шәхси сектор, коесы була калса, сусыз утырмавы ихтимал. Ә шәһәр кешесенә суны күпкатлы йортлар янына цистерналар белән ташуга каладыр, мөгаен.

Шуңа күрә дә, бу проблемалар хәл ителеше дә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Министрның теләкләре кабул кылынгандыр...

Коллегия эше РФ Төзелеш министры Ирек Әнвәр улының йомгаклау сүзләре һәм тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

– Миңа берничә көн элек сорау бирделәр: «А какому Богу вы молились?» – дип... Безнең тармакта бит, узган елда, алдагы чорларга караганда аварияләр 2 мәртәбә аз булды, – дип билгеләп үтте министр. – Бу яхшы күренешкә, әлбәттә, әзерлек тә, үзәк Россиядә һава торышы да роль уйнады.

Инде коллегия эше барышында яңгыраган сүзләр, күтәрелгән проблемалар язылды. Хәзер исә «Интертат» укучыларын биредә әйтелгән саннар белән таныштырыйк:

  • Яңа Камал театры төзелешен, Республиканың тармактагы иң олы казанышы, дип атадылар. Ул 30 млрд сумга баскан.
  • Шушы ук көнне көннең беренче яртысында театрның рәсми төстәге ачылу тантанасын, төбәкнең Мәдәният министрлыгы коллегияләрен дә исәпкә алсак – бинада 3 мең чамасы кеше булган, диләр.
  • Узган елгы төзелеш тармагының кадрлар составы 13 меңнән артык белгечкә, эшчегә кытлык кичергән. Тармакта барлыгы 86 мең хезмәткәр эшли икән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 6,9 меңгә кимрәк. ТКХда – 27,4 мең, гәрчә элегрәк 27,6 мең булса да... Уйлансак – уйланырга урын бар!
  • Былтыр төзелеш өлкәсендәге хезмәт хакларының уртача күләме 64,7 мең сум тәшкил иткән (2023 елда – 52,8 мең). Чагыштыру өчен: ТКХ хезмәткәрләрендә – 52,5 мең сум (2023 елда – 44,5 мең). Министр бәяләвенчә, үсеш сизелә, шулай да Төзелеш министрлыгы карамагындагы кайбер өлкәләрдә ул республика буенча уртачадан түбән кала.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Киз получит 2,2 миллиона долларов за победу на Australian Open






Илианна Петрова приняла участие в заседании координационного совета Минкультуры России

«А че спирали нет?»: многодетная мама из Альметьевска получила оскорбления вместо решения жилищного вопроса

Автогражданка расширяется // ОСАГО подорожает для мотоциклистов и подешевеет в регионах

Увидел аншлаг «Сарсинский монастырь», заехал только посмотреть, а остался на 3 года