Юдинода наркоман атадан балаларны коткарган Альберт Бикмуллин һәлак булган
Юдинода балаларны наркоман әтисеннән коткарган Альберт Бикмуллин махсус операциядә һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстаннан һәлак булганнар хакында яза торган телеграм-канал.
Альберт Бикмуллин 2024 елның февралендә бөтен илгә танылды. Юдино микрорайонында 35 яшьлек ир, наркотиклар кабул итү сәбәпле, саташа башлый, аңа өендә янгын чыккан кебек тоела, һәм ул балаларын тәрәзәдән атып «коткармакчы» була. Наркоман «баланы тәрәзәдән атам!» дип, 2 яшьлек улын һәм 1 яшьлек кызын тәрәзәдән урамга чыгарып тора. Моны урамда беренче каттагы кибеткә товар китергән машина йөртүче Альберт Бикмуллин күрә.
Ул беренче каттагы кибетнең түбәсенә менә, ыргытмаска куша. «Мин аңа «бу бит – балалар, ыргытма, акылыңа кил, нишлисең» дип әйттем. Ул һаман: «Пожар!» – дип кычкыра. Берни дә янмый, дип әйттем, ул балаларны эчкә алып кереп китте», – дип сөйли Альберт. Әмма ир барыбер бер баланы тәрәзәдән ата. Альберт Бикмуллин һавада килеш баланы тотып кала, алар кар көртенә авалар. Кызның кулы сына, баш мие селкенә, әмма ул исән кала. Ир аны урамдагы хатыннарга тапшыра. Үзе, икенче баланы да атарга мөмкин дип, түбәдән төшмичә тора, шунда наркоманның хатыны тәрәзәдән башын чыгарып, ирнең фатир эченә кереп киткәнен әйтә. Бикмуллин тиз генә 5нче катка күтәрелә. «Ул акылында түгел, кыйнамаска кушты, әмма мин аңа бармак белән дә тимәдем. Ә ул «кыйнама, кыйнама» дип әйтә», – дип сөйләде Альберт. Бикмуллин икенче баланы ирдән ала. «Ашыгыч ярдәм», полиция килә.
- Наркоман әтисе бишенче каттан урамга ыргыткан баланы машина йөртүче Альберт тотып калган
Апрель аенда Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов каһарманга «МВДга ярдәм өчен» күкрәк билгесен һәм Тикшерү комитетының медален тапшырды.
Июнь аенда Альберт Бикмуллин махсус операциягә китте. «Ватанны саклыйсым килә. 3-4 ай шул хакта уйладым. Махсус операциянең тизрәк тәмамлануын телим, Җиңүне якынайтасым, өлешемне кертәсем килә», – дигән ул военкоматта.
Альберт Бикмуллин 1980 елгы. Аның 5 баласы бар. Ул военкоматка килгәндә «беркемгә дә әйтмәгәнен» белдергән. «Гаилә борчыла, минем теләгемне кабул итмиләр», – дигән ул.
Оборона министрлыгы вәкиле «мондый батырларга урын безнең арада» дигән.
Телеграм-каналда аның «Батыр» батальонында машина йөртүче булып хезмәт итүен язалар.