Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

17 яшьлек «Мисс Татарстан» әнисе: «Иделия динле бала булып үсә, подиумга дога укып чыга»

0

«Төп таҗлар бүләкләү вакытында гына кулланыла»

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова «Мисс Татарстан», «Мисс Казан» титулларына ия булган кызларның таҗлары турында сөйләде.

Киләчәктә «Мисс Татарстан»ның яңа таҗы ясалачак. Без яңа таҗ булдыру өстендә эшли башладык, әмма монда финанс мәсьәләсе көн кадагында кала. Яңа таҗда безнең конкурс символы – лалә чәчәге кулланылачак. Ул – татар колориты өчен дә символик бизәк. Бу таҗ авторның сәнгати зәвык белән эшләнгән уникаль эше булачак, әмма әлегә аның кайчан барлыкка киләчәген әйтә алмыйм. Үзебез сорамасак та, быел бәйге алдыннан Казан мэриясе «Мисс Казан» титулы өчен яңа таҗ бүләк итте. Ул татар мәдәниятендә еш кулланышта булган көмештән эшләнгән һәм натураль зәңгәрсу топазлар белән бизәлгән. Бу – олы бүләк булды. Элеккеге таҗ да бик затлы иде. Шулай да, еллар үтә, бәйге 27нче тапкыр оештырыла һәм «Мисс Татарстан», «Мисс Казан» таҗларын кулга сак кына алырлык. Бу төп таҗлар бүләкләү вакытында гына кулланыла. Алар дирекциядә саклана. Таҗлар авыр. Кигәч, башта таҗдан эз калу ихтималы бар. Аның авырлыгы якынча 700 грамм. Ә болай кызларга җиңелрәк таҗ бирелә.

Күз алдына китерегез: кызларның башына авырлыгы 1 килога якын тимер-таш кидерәләр. Берничә минут басып тору да кыендыр.

«Купальникта булганда гына бәяләп була»

Шулай ук Изольда ханым купальниклардан дефилега негатив карарга кирәкмәвен әйтте.

Мин гел әйтеп киләм, кызлар сәхнәдә күрсәткән купальникларыбыз – һәрвакыт эстетик яктан да бик зәвыклы. Негатив тудырырлык түгел, гомумән. Без дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Без конкурсанткаларның фигурасын да ачыктан-ачык бәяләргә һәм күрсәтергә тиешбез. Без бу сынауны яшерен генә дә үткәрә алыр идек. Тик бәйгедә яшь кызлар катнаша, һәм аларның күбесе спорт белән мавыга. Фигуралары да нәфис булырга тиеш.

Узган ел купальниклардан дефиле турында күп сөйләнелде, тәнкыйть тә күп яңгырады. Спортчы, йөзүче, гимнаст яки биюләр белән купальникларда шөгыльләнүче кызларга тискәре фикер әйтмибез бит. Ә анда төрлечә хәрәкәтләнә, ә монда кызлар подиумнан гына үтә. Бу – бернинди дә дини күзаллаулар белән түгел, ә элементар көнчел караш белән бәйле дип саныйм, гафу итегез, – ди ул.

Катнашучылар өчен образлар дизайнеры – Екатерина Тонюшкина.

«Мисс Татарстан» һәм «Мисс Казан» татарча беләме?

«Мисс Татарстан» титулына ия булган 17 яшьлек Иделия Бәдертдинова – Чаллы шәһәреннән. «Адымнар» полилингваль гимназиясендә белем ала. Балигъ булмаганга ул «Мисс Россия» бәйгесендә катнаша алмый, чөнки анда 18 яшьтән генә катнашып була. Ә «Мисс Татарстан» бәйгесендә 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәр кызлар катнашу хокукына ия икән.

Иделия Бәдертдинова

«Мисс Казан» булган Екатерина Гайнуллина исә гимнастика буенча Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. Аңа 20 яшь. Быел университетны тәмамлый, хыялында – яшь чемпионкаларны тәрбияләү. Аның «Мисс Россия»дә чыгыш ясау теләге зур.

Мин, кызлар татар телен беләме икән, дип кызыксындым.

Кызлар, татарча беләсезме? Татарча сораулар бирсәк, җавап бирә алачаксызмы?

Татар телен яхшы беләм. Әниләр мине нык ярата. Шуңа күрә дә, бәйге вакытында миңа якыннарым ярдәм итеп торды. Мин «Мисс Татарстан» титулына ирешүем белән горурланам. Бик бәхетлемен. Минем хыялым – гимназияне тәмамлап, Казанга, югары уку йортына керәсем килә. Хореография белән шөгыльләнеп, кызыл дипломга ия булдым. Әлеге вакытта модельләр мәктәбендә белемнәремне арттырам, – дип җавап кайтарды Иделия.

Екатерина Гайнуллина

Ә менә Екатерина татар телен беләме, юкмы икәнен белми калдык, ул җавап бирмәде.

«Подиумга дога укып чыга, ураза тота»

Ахырдан журналистлар белән сөйләшкәндә, Иделия Бәдертдинованың әнисе кызының матурлык бәйгесендә катнашуына карата фикерен әйтте. Аның әнисе мөселманча киенгән, яулык бәйләгән иде. Ул, ипле генә итеп, сөйләшүне яздырмаска, фотога төшермәскә сорады.

Иделия матурлык бәйгесендә катнашканда, әлбәттә, иң башта миндә эчке конфликт булды. Үзебез гел дин кагыйдәләрен үтәп яшәргә тырышкан гаилә, мин 8 ел яулыктан. 3 баланы да әхлаклы һәм иманлы итеп үстерергә омтылабыз. Кызыбыз «Мисс Чаллы» бәйгесендә катнашканда, купальниктан дефиле булмады. Ә монда подиумнан тоташ купальниктан үтәсе булгач, ризалаштык. Гайбәттән курыкмадык. Иделия дә динле бала булып үсә, подиумга дога укып чыга, ураза тота. «Адымнар» полилингваль гимназиясендә дә белем алгач, татар телен әйбәт белә. Өйдә татар телендә сөйләшәбез, – дип сөйләде ул.

Ә ахырдан Екатерина һәм Иделиядән «матурлык дөньяны коткара» дигән темага фикерләрен дә сорадылар. Сорауга җавап бирә башлаганчы, Изольда ханым, Иделиянең бик яшь, шок хәлендә булуын һәм нык борчылуын да билгеләде. Кичә температурасы да күтәрелгән. Әйе, зур-зур подиумнарны аркылыга-буйга йөрегән Иделия дә, Екатерина да чыныгу алганнар. Бер сорау алдында да югалып калмадылар.

  • «Мисс Татарстан»га күзәтү: матурлык һәм зирәклек ничек сынала?



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тренер Абашкин заявил, что Медведев и Рублев еще покажут себя в 2025 году






Аналитики рассказали о росте продаж авто на маркетплейсах

Отношения Китая и Индии в последнее время начинают улучшаться — эксперт

В Ульяновске обсудили планы в сфере межрегионального и международного сотрудничества на год

В Петербурге ищут девушку, которая высунулась в люк машины во время поездки