Главные новости Казани
Казань
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айдар Фәйзрахманов юбилее: Салаватка – вәгъдә ителгән «BMW», яки ничек 70тә яшь калырга?

0

Айдар Фәйзрахманов исемен ишеткәч тә, аны Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленнән башка күз алдына китереп булмый. Менә инде ул күп еллар халкыбызның рухи мирасын барлый, аны баета, бозмыйча гына аны халыкка җиткерү юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкара. Аның татар халкы өчен кыйммәте искиткеч дәрәҗәдә зур. Татар халкының җәүһәрләрен эзләп, табып, шушы мирасны сәнгатьләштереп, сәхнәләштереп, кабат татар халкына кайтаручы мондый коллектив башка юктыр, мөгаен.

Айдар Фәйзрахманов: «Карчыгымны югалтканнан соң догалар укый башладым»

– Айдар абый, афишадагы саннар Сезгә туры килеп бетми кебек. Сез бит гел йөгерүдә, менә әле дә йөгереп килеп кердегез, эшегездән бүлдереп торам... Егетләр кебек Сез!

– Рәхмәт, Зилә! Йөгереп йөри торгач кайвакыт арып та китәм. Көндәлек тормышта үземне вакыт кысаларына бик кертәсе килми. Чөнки алга куйган максатлар, өметләр бар. Кул кушырып утырсаң, әлбәттә, вакыт сине акрынлап баса, үзенең кысаларына кертә. Менә мин шушы әйбергә каршы көрәшергә тырышам, чөнки юнәлешләр, эшләгән эшнең сукмаклары бик күп.

Шул ук Татарстан Республикасы Фольклор дәүләт ансамбле... Сәхнәгә алып чыгарлык материалларны табу да үзенә күрә тырышлыкны сорый. Аның турында гел уйланырга кирәк, ул заманча да булырга тиеш. Ә ансамбльнең нигезендә – халык иҗаты. Без аннан аерылмаска тиеш. Конкурентлык ягыннан караганда, без Татарстан гына түгел, Россия күләмендә дә, дөнья күләмендә дә теләсә нинди сәнгать юнәлешендә булган ансамбльгә үзебезне каршы куя алабыз. Безнең бөтен ягыбыз камил булырга тиеш. Сәхнәдә үз-үзеңне тотышың, киемнәрең, рәвешең, тәкъдим иткән әсәрең – барысы да зур роль уйный.

«Кызларыгыз кыска күлмәктән булырга тиеш», «Нишләп сез теге яки бу җырны заманча тәкъдим итмисез», «Егетләрегез гәүдәләрен күрсәтеп, бояр булып чыгарга тиешләр», – дип тә әйтүчеләр бар. Мин моңа кискен торып җавап бирәм: татарда беркайчан да андый нәрсә булмаган. Татарның тыйнаклыгы киемендә дә чагыла. Һәр киемнеозаклап эшлибез. Коллектив өчен бер төрле кием яртышар ел дәвамында тегелә: аның һәр бизәге, төсләре милли булырга тиеш. Татар халкында кызыл төс булмаган, диләр. Нишләп булмасын? Кызылын да, яшелен дә, зәңгәрен дә кигәннәр. Әмма да ул барыбер билгеле бер гармониядә булырга тиеш. Килеш-кыяфәтеңнән тыш, киемең дә тамашачының күңелен тынычландырып торырга тиеш. Матурлыкка булган игътибардан сәнгатеңә, иҗатыңа, төркемеңә ихтирам килеп чыга. Бүгенге көндә мин бу яктан бик бәхетле.

– Көнегез ничек башлана?

– Иртән тору белән үз-үземә шундый көн тәртибен билгеләдем. Бу – карчыгымны югалтканнан соң шулай булды, чөнки бик каты интектем: ул минем бөтен халәтемдә чагыла башлады. Үземне тәртипкә салу өчен, догалар өйрәнүгә керештем. 5 сүрәне өйрәндем. Шуннан соң күнегүләр эшли башладым. Әйтик, иртән – 10 минут, кичен 10 минут вакытымны ала. Күнегүләремне эшлим дә, аннары кереп утырып, дога кылам. Аннан соң тукланып алам, әзерләнәм. Тугызынчы яртыга филармониягә киләм, кайбер концертларны күзаллап, план төзим, уйлыйм, эшлим…

«Балакайларым, киттем, ачуланмагыз!» – дип, Айдар абый сәхнә артына үз эшләре белән китте.

Берзаман 5 минут та үтмәде, Айдар абый кызыл розалар һәм пакетка салынган бүләк тоткан:

– Бу – бөтен Татарстанны, Россияне тоткан көрәш буенча дөнья чемпионы Рәшит Сәмигуллин! Ул – Татарстанны гөрләтеп тоткан көрәшче, миннән 2-3 яшькә яшь. Ул заманда Рәшит Сәмигуллинга тиңдәшләр юк иде, ул – чын мәгънәсендә Сабантуй батыры. Әлки чөнки! – дип, Айдар абый бүләкләрне бүлмәсенә алып кереп китте. Шуңа өстәп «Алпар егете чөнки!» дип тә өстәп әйтәсем килә, чөнки якташымның исемен ишетүгә, күздә очкын кабынды.

«18 яшьлек егет кебек чабып кына йөри, күз тимәсен!»

Сәхнә арты – үзе бер дөнья. Артист халкы бүлмәләргә килеп, урнашып ята иде. Кәефләре дә шәп, шунлыктан алар белән дә әңгәмә корып алырга булдым. Айдар абыйга иң матур теләкләрен теләде алар.

Халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Мөхетдинов:

– Ел саен гыйнварда без, дуслар белән җыелышып, филармониягә киләбез. Чакырганы өчен Айдар абыйга рәхмәт! Аңа исәнлек-саулык, бәхет телибез. Киләчәктә дә зур үрләр яуларга язсын. Бүгенге кичә дә матур булыр дип өметләнеп калабыз, шулай бит, Рөстәм?

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин:

– Әйе, чөнки ныклап әзерләндек, бик күп репетицияләр булды. Айдар абыйбүгенге көнгә кадәр бик күп нотага салынган җырлар белән китаплар чыгарды. Шуннан минем репертуарда гына да 16лап җыр бардыр. Аларны яратып башкарабыз, халыкка да ошый ул. Айдар абыйга саулык-сәламәтлек телибез. Юбилейлар гел булып торсын.

Айдар абый – бик энергияле кеше, аңа үз яшен биреп тә булмый! 18 яшьлек егет кебек чабып кына йөри, күз тимәсен. Аның бүлмәсе өченче катта урнашкан, берьюлы икешәр-өчәр баскыч атлап менә ул. Матур җырларын алдагы көннәрдә дә җырлап, халыкка ирештерергә насыйп булсын, – диде егетләр.

Икенче бүлмәдә балкып торган кызлар-йолдызларны күреп алдым, инде чәчләрен ясый башлаганнар, бизәнеп, матурланырга керешкән иделәр.

Татарстанның халык артистлары Алинә Шәрипҗанова:

– Айдар абыебыз гел яшьләр арасында. Аның күңеле нәкъ шундый – яп-яшь булып калсын. Без аны бик яратабыз. Юбилей концертында барлык катнашучылар исеменнән Айдар абыйны котларга чиксез шатмын. Аның җырлары, тәҗрибәсе – безнең өчен үрнәк. Яшәсен татар көе, яшәсен Айдар абыебыз!

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри:

– Айдар абый – безнең милләтебез өчен бик зур мирас калдырган бөек шәхесебез. Мин аңа бары тик озын гомер, күңел тынычлыгы телисем килә. Шундый ук дәртле булып калсын.

Халыкара конкурслар лауреаты Алинә Кәримова:

– Айдар абый барлык кешене хөрмәт итә. Олыны – олы, кечене кече итә белә торган кеше. Һәркемгә дә әлеге яшькә кадәр яшәү бирелми. Аллаһның рәхмәте, безнең Айдар абыебыз сәхнәдә йөгереп йөри, җырлар иҗат итә, безгә бүләк итә, без әлеге җырларны тамашачылар өчен яратып башкарабыз. Айдар абыебыз исән-сау була күрсен, тагын да безне яңа, матур җырлары белән сөендереп торсын.

Һәр теләккә, һәр сүзгә «амин!» дип кушылып әйтәсе килә.

Концерт башланырга 1 сәгать калып бара. Филармониянең төрле чорлар аша узган милли-мәдәни мохитен беләсең килсә, фойе – боларның барысын да тояр өчен, үзеңдә күзаллау тудырыр өчен менә дигән урын. Биредә Айдар Фәйзрахмановның төрле елларда истәлеккә дип төшерелгән фотолары, китаплары, шәхси әйберләре урын алган. Тамашачының да, әнә, тик утырганчы дип, ашыкмыйча гына шуларны карап, танышып йөрүе иде. Фойе, чыннан да, тамашачыны сәнгать дөньясына алып керә, концерт программасына әзерли... Бу – концерт залына кергәнче, көтеп утыру урыны гына түгел, бу – мәдәни оешманың эшчәнлеге, аның төп миссиясе белән танышырга ярдәм итә торган урын икән...

Фойеда карап, күзәтеп йөрүчеләр арасында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тә бар иде.

– Айдар – Арчадан, мин – Әлкидән. Бергә уйнап үсмәсәк тә, Казанда булганда күрешә идек. Гел аралашып яшибез. Икебез дә театрларда эшләгәч, концертларда күрешмичә калмый идек.

70 яшь – егет чак, диеп, бабай йөри танцыга!

Ярата сәйлүн чәйләрен, мәйләр эчми тамчы да Айдар абыегыз!

70 яшь дип әйтерлек түгел бит аңа. Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара, дигән мәкаль искә төшә. Бик уңган, тырыш кеше. Исән-сау булсын, уңышлар телим.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Айдар Фәйзрахмановның сәхнәгә килүе инде яңалык, дип саный:

– Татар сәхнәсендә халыкчан һәм академик тавыш белән җырлаучы консерватория белемле җырчы һәм профессиональ баянчы. Ул бүгенге көнгә кадәр бердәнбер булып тора. Опера һәм балет театры белән филармонияне гел бәйләп, икесен бергә бертигез дәрәҗәдә алып барган җырчыларның берсе ул. Опера җырларын җырлаучылар, халык җырларын башкаручылар бар. Ике зур сәхнәне Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Татар дәүләт филармониясе арасында киң сукмак салучы, киң юл салучы бердәнбер җырчы – Айдар Фәйзрахманов, – диде ул.

Тамашачылар да Айдар Фәйзрахмановны юбилее белән котларга дип форсат тапты:

– Айдар Фәйзрахманов, Георгий Ибушев, Илһам Шакировлар тумыштан ук күңелебезгә хуш килмәсә, картайгач та, өйдә генә утырып, монда килмәгән булыр идек. 2 ай билет саклап тордык, билетның бәясенә дә карамыйбыз. Шуңа күрә без һәрвакыт күңелебезгә хуш килгән кешеләрнең концертына килергә әзер, – диде Зилә Маһиярова.

– Татар концертларына еш йөрибез. Айдар Фәйзрахмановка 70 яшь дип әйтеп тә булмый, ул – егетләр кебек, күз карашларыннан очкыннар чәчри, концертларын бик яхшы итеп алып бара! Ул – безнең кумир, – диде Сания апа.

– Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә улым менә инде 15 еллап йөри! Бас гитарист. Яратып эшли. «Татарстанның атказанган артисты» исемен дә алып бирде. Айдар Фәйзрахмановны күптәннән беләм. Тальян гармунда уйнаганы әле дә күз алдымда тора, әти дә яратып тыңлый иде, – диде Кирам абый.

Фойедагы тамашачыларның да төрлесе була: өлкәннәр дә, урта яшьтәге кешеләр дә, яшьләр һәм... балалар да хәтта, әйе! Каршыма Айдар абыйның оныклары очрады. Алга китеп әйтим, концерт кичәсендә алар дәү әтиләрен рәсем һәм музыкаль номер белән шатландырды.

– Дәү әтине юбилее белән котларга килдек. Сау-сәламәт булсын. Ул – тиз кеше, молодец кеше! Киңкырлы кеше. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтә, киңәшләрен дә биреп тора. Безнең өчен ул – зур үрнәк. Дәү әтине яратабыз, – диде Айдар Фәйзрахмановның өлкән оныгы Ирхан Яркәев. Концертта ул, дәү әтисенә кушылып, Зөлфәт Хәкимнең «Төнге сәяхәт» дигән җырында бәрмә уен коралларында уйнады. Баян партияләрен ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Максат Гомәров һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаил Шәйхиев башкардылар. 1989 елда әлеге баянчылар белән Айдар абый беренче концертларында чыгыш ясаган булган. Архив язмасында алар яшь егетләр булсалар, хәзер исә – чәчләренә чал кунган, тормыш сынауларын узган осталар, чын шәхесләр!

Марат Әхмәтов: «Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – республикабызның мәдәни бренды, ә Айдар Фәйзрахманов – милли символыбыз»

Концерт башланыр вакыт та җитте. Фойеда да, фойеның балконында да тамашачылар арта төшкән, урын эзләп ашыгып керүчеләр, танышларын каршы алучылар арлы-бирле йөреп тора. Кая барсаң да, күз таныш кешене эзли, белгәнрәк кеше килмәгән микән, дигән кызыксыну барлыкка килә. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Индус һәм Энгель Таһировлар, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның матбугат хезмәте җитәкчесе Нурсөя Шәйдуллина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовларны күреп алырга өлгердем. Ә аннан инде концерт та башланды…

Юбилей кичәсе, Айдар абыйга хас булганча, шигырь юллары белән башланды. Каршы алыгыз, сәхнәдә – Айдар Фәйзрахманов һәм аның йомшак тембрлы тавышы. Кичә дәвамында ул һәр шигырьне сәнгатьле итеп, мәгънәсенә төшенеп укыды, тамашачыны тормышы, үткәне һәм бүгенгесе турында уйланырга этәрде, ыгы-зыгылы заман шаукымыннан беразга гына булса да арындырып торды.

Сүзне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтовка бирделәр. Ул Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка «Дуслык» орденын тапшырды.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән, милли сәнгатьне үстерүдә зур казанышлары, күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге, мәдәнияткә керткән зур өлеше, олы хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнә», – диде Марат Әхмәтов һәм Айдар Фәйзрахмановка орденны такты.

Ул юбилярга ихтирам, хөрмәт белән Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның теләген, җылы сүзләрен ирештерде.

– Сез – халкыбызның моңлы баласы, сөекле улы, газиз туганы, хәзер инде олпат ил агасы да. Сезгә Ходай уй-фикерләрегезне, хисләрегезне җырга, көйгә әйләндерү сәләтен биргән. Күңелеңнең әнә шулай җырдан торуы – үзе бер бәхет бит ул. Сез инде күптән җырчылык кысаларыннан чыгып, музыкант-композитор, сәнгати җитәкче, остаз, җәмәгать эшлеклесе һәм башка бик күп сыйфатларда күпкырлы эшчәнлек алып барасыз, талантлы яшьләрне үз тирәгезгә туплап, үзегез оештырган коллектив – Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен Татарстанның мәдәни илчесе итеп атар идем. Ансамблегез белән бергә җырлый-җырлый, бии-бии гизгән илләрнең, юлларны үткәргән елларның, сәхнәләрдә узган сәгатьләрнең исәбенә чыгу мөмкин дә түгелдер. Һәр илдә, төбәктә Сез татар халкын лаеклы танытып, башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәт корасыз. Халкыбызның дәрәҗәсен, үзаңын күтәрү, татарның җыр-музыка мирасын саклау һәм баету, талантлы һәм белемле сәнгать осталары тәрбияләү хакына куйган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез. Алга таба да исән-имин, сау-сәламәт булып, иҗат дөньясында кайнап яшәргә язсын. Сездән яңа җырлар көтәбез, без аларны рәхәтләнеп тыңларбыз һәм кушылып җырларбыз, – диелгән иде Минтимер Шәймиев котлавында.

– Айдар Фәйзрахманов искиткеч зыялы, тирән әхлаклы, милли-мәдәни укытучылар гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендәге Айдар образын үрнәк итеп, улларына шул образ исемен биргәннәр. Айдар Фәйзрахмановка үзен таныту өчен, бәлки, бер җыры гына да җиткән булыр иде. Ул җырын һәрберебез дә беләбез. Ул – «Су буеннан әнкәй кайтып килә». Әмма аның зур, олы хезмәте бар. Чөнки ул халкыбызның тирән, тарихи тамырларыннан, аның милли традицияләрен барлап, өйрәнеп, аны сәнгати дәрәҗәдә үстереп, танытып, халкыбызга җиткереп яши. Ул җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – республикабызның мәдәни бренды, ә Айдар Фәйзрахманов – милли символыбыз. Нәсел, әти-әнисе, Аллаһы Тәгалә бу кешегә никадәр талант биргән: гармунчы, җырчы, композитор, җитәкче, галим, мөгаллим!

Бу урында бөек җырчыбыз Илһам Шакировның Айдар Фәйзрахмановны беренче ишеткәч: «Айдар Фәйзрахманов – Татарстанның алтын баганасы. Чөнки ул – опера җырчысы. Ә опера җырчысы булыр өчен ай-һай, никадәр тавыш кирәк. Сәхнәдә үзеңнең образыңны таба белергә кирәк. Кайдан килгән моның кадәр талант? Җавап әзер: тумыштан», – дип әйткән булган. Айдар Фәйзрахманов – 55 илгә мәдәни мирасны танытып биргән кеше. Чәче дә, сакалы да ап-ак, үзенең 70тә икәнен таныйсы килми, һәм бик дөрес эшли. Әле аңа гомер көзенә иртә. Бәрәкәтле, озын-озак гомер, сау-сәламәт булып, кирәк һәм кадерле булып, илне-көнне сөендереп, матур җырлар белән безне дә бәхетле яшәтеп, үзе дә озын гомерле булсын», – диде Марат Әхмәтов.

Айдар Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте.

– Орденның «дуслык» дигән сүзе генә дә хезмәткә туры килә. Минтимер Шәриповичка кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, җиң сызганып ярдәм итәргә тырыша. Марат Әхмәтов белән бөтен Европаны урап чыктык. Алга таба да тынычлык урнашып, хезмәтебезне дәвам итәргә насыйп булсын иде. Рәхмәт. Алга да бергәләп эшләргә, «имеш, 80-гә дә сиксән...» дип әйтергә насыйп булсын, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Салават Фәтхетдинов: «Винера – әби, мин – бабай, син шул килеш!»

Экранда «Спорт-шоу» тапшыруы башланды. Спортзалга Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев чыкты, бер-берсенә сәлам биреп, кул кыстылар. Волейбол уйнаулары икән. Запас уенчылар да бар! Рәшит Шамкай, Равил Шәрәфи, мәсәлән... Илһам ага Шакиров үзе дә монда – хәер-фатиха бирә, көләч йөзле Хәния Фәрхи, Винера Ганиевалар җаната. Халык алкышлый, авыз колакта, колак еракта! Әле кайчан бер мәйданда эстрада йолдызларының җыелышып волейбол уйнаганын күрер идек? Беренче тупны Айдар Фәйзрахмановка ышанып тапшырдылар. Уен башлана, кызганнан-кыза бара…

1995 елда оештырылган әлеге уен турында күпләр белмидер. Тапшыруның бер өзеген карап та, онытканнар искә төшерде, яшь буын өчен бөтенләй яңалык булды бу. «Менә шулай кызык итеп тусоваться иткәннәр икән!» – диде янымда утырган Казан дәүләт мәдәният институты студенты. «Спорт-шоу» уенын Салават Фәтхетдинов оештырган, иганәчеләр дә катнашкан. Уен мәйданында матур итеп концерт та куйганнар: Винера Ганиева белән Айдар Фәйзрахмановның биеп-биеп җырлаулары, Салават Фәтхетдиновның «Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен», – дип җырлаганын күрсәтеп алдылар.

Филармония залында утлар кабынды. «Әнә үзе!» – дип, Айдар Фәйзрахманов сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны чакырды.

– Безнең яшьлектә иң яраткан кеше. Татарстанны, бөтен дөньяга татар җырын танытты ул! Салаватның шундый гадәте бар иде. Менә шушы уеннан соң ул, «АСКО» белән берлектә, һәр уенчыга төсле телевизор биреп чыкты. Алай гына түгел, бер вакытны Салаватка «Ока» машинасын бирделәр. Бу үзенә бирелгән машинаны миңа бүләк итте. Гомерем буена шушыңа рәхмәт әйтәм дип йөрим, рәхмәтемне Салаватка җиткерик әле! «Ока» машинасы булса да, балаларымны төяп, карчыгымны утыртып, Арчага, Шөгергә кайтып китә идек. Ничек итеп Салаватка «Ока» машинасын бүләк итим икән, дип йөрим. Эзләдем – юк! Бер уй килде, «Ока» машинасы түгел, «BMW» машинасы бүләк итим әле, дим. Шаккаттыгызмы?

Салаватның Рөстәм исемле улы бар. Рөстәмнең Дамир дигән малае бар. Салаватның оныгына мин «BMW» машинасы бүләк итәм, – диде Айдар Фәйзрахманов, уенчык машина бүләк итеп.

– Айдар абый, рәхмәт! Аллаһка шөкер, минем дә абый дип әйтәсе кешеләр бар әле. Тапшыру язмасын арттан качып кына карап тордым, Алла.... Винера – әби, мин – бабай, син шул килеш!

Айдар абый, Сез – татар эстрадасында эшләп килүче иң өлкән артистларның берсе. Фирзәр Мортазинның да кичәсе бара, мин анда бармадым, монда килдем. Күрмәгән Фирзәр түгел. Концертының өченче өлешенә барырмын әле.

Илһам абый Шакировны бер концертка чакырган идем. Концерт, гадәттәгечә, 2 өлештән тора. Өченчесен – үзегез беләсез... Илһам абыйдан сорыйм: «Концертның кайсы өлеше ошады?» – дигән идем. «Өченчесе», – ди. Мин дә өченчесенә барырмын инде.

Бәйрәмең белән, исән-сау бул! Бергә яшик, бергә милләтебезгә, халкыбызга хезмәт итик! – диде Салават Фәтхетдинов.

– Мин Салаватка иң изге теләкләремне юллыйм. Ул, шулай ук, мине куып җитеп килә. Син гомер буена шушы юлыңда халкыбызга тугры булып хезмәт иттең. «Юлын белгән – арымас» дигән китабымны бүләк итеп, аңа да нәкъ шушы теләкне җиткерәм. Юлыңны беләсең, Салават, армый-талмый, карчыгың белән бергәләп, балаларың, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә насыйп булсын иде! – диде Айдар Фәйзрахманов.

– Бик зур рәхмәт! Син минем яшькә җитә алмассың инде, миңа синең яшькә җитәргә насыйп булсын! – дип, Салават Фәтхетдиновны алкышлар белән озаттылар.

«Татар халкының милли иҗатын, халык җырларын биеккә – берничә баскычка күтәрдегез»

Юбилярны котларга дип, аның якташларын да сәхнәгә чакырдылар. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов район башлыгы Илшат Нуриев һәм барлык Арча халкы исеменнән котлады:

– Айдар абый, дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр алдыгыз. Сез – бу исемнәргә лаек кеше. Чөнки татар халкының милли иҗатын, халык җырларын биеккә – берничә баскычка күтәрдегез. Бөтен дөньяга татар халкы иҗатын, милләттәшләребезгә һәм башка милләтләргә таратасыз. «Кая гына барсак та, заллар тулы, безне көтеп алалар», – дип сөйләгәнегез бар. Сезнең өчен шатланып, горурланып утырдым. Сез – безнең якташ, Арча – бөек Тукай ватаны. Бик күп шәхесләр үстергән як. Сез дә шуларның алгы рәтендә торасыз. Безгә гел ярдәм итәсез, Сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Безнең халык Сезне көтеп кала. Урта Бирәзә авылын клублы иттегез, нигез өйдә бик матур итеп яшәп ятасыз. Бакчагыз да бик матур. Рәхмәт Сезгә! Балаларыгыз, оныкларыгызның бәхетенә шатланып, күп еллар матур итеп яшәргә язсын, иҗатыгыз халыкны куандырып яшәсен, – диде.

Арча районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

– Булганыгыз өчен рәхмәт. Гел булышып, ярдәм итеп торасыз. Якташлыкның медален тапшырырга рөхсәт итегез! – диде ул.

Арча муниципаль районы Наласа авылы җирлеге башлыгы Илфира Шакирова Урта Бирәзә, Наласа авыл җирлеге халкы исеменнән тәбрикләде:

– Матур юбилеегыз белән! Сез – безнең алмазыбыз, йөзек кашыбыз. Урта Бирәзә авылы революциягә кадәр 109 йортлы булса да, күп еллар яшәү дәверендә кечерәеп, 48 йортка калга чорда, Фәйзрахмановлар гаиләсе иң беренче булып республикада безнең авылга газ кертеп, аннары аны сулы итеп, Айдар абый аны асфальт юллы итеп, күтәреп җибәрде. Соңгы 10 ел эчендә генә дә Бирәзәдә яшьләр 50дән артык йорт салып чыкканнар икән, бу – авылның бетмәвенә, үсүенә бара. Авылыбыз искиткеч матур. Айдар абый безгә кайтып аншлаг эшләп китә, зиратка матур капка корып китә. Алга таба аның зур планы бар, Алла бирсә, анысын да тормышка ашырырга язсын. Безнең авыл Фәйзрахмановлар гаиләсе белән бәхетле. Кемгә әле өстән шуның кадәр байлык төшә? Таза-сау булыгыз, без сезне бик яратабыз, – диде ул.

Концерт Айдар Фәйзрахмановның үзе иҗат иткән һәм аның репертуарындагы популяр җырлар, әсәрләре белән үрелеп барды. Концертта Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, Айдар Фәйзрахманов концертта ике кызы – Айгөл Фәйзрахманова-Закирова һәм Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева белән «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды.

– Мин бүген үземне бик бәхетле тоям. Шушы залны тутырып килгән халкым, тамашачым бар. Барыгызга да рәхмәт! – диде Айдар Фәйзрахманов.

  • Айдар Фәйзрахмановның 70 яшьлек юбилееннан фоторепортаж

  • Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында Арча районы, Урта Бирәзә авылында туган. Җырчы (лирик тенор), музыкант, дирижер. Россиянең атказанган (2009), Татарстанның халык (1997) артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе. 150дән артык җыр иҗат иткән.

  • Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган. 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли башлый. 2015 елдан Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры булып эшли.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова снялась по ходу матча на турнире в Абу-Даби






Главы округов Магаданской области принимают участие в региональных днях форума «Малая Родина — сила России»

Экономика: Полностью отечественный самолет Ту-214 впервые поступит в продажу

Арестованный экс-сенатор Савельев обжалует запрет на регистрацию имущества

Уход в монастырь, развод со Звягинцевым и 15 свадеб с Шабалиным. «Времена года» Ирины Гриневой