Фермерлар съезды: Фермерлар өчен махсус авыллар төзер идек!.. Акча булса
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә дәүләт программалары кысаларында гына ярдәм күрсәтелә»
Утырышны ачып, Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров, бу съезд – хисап-сайлау съезды, шуңа күрә анда 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап биреләчәк, диде.
Ул 2020-2024 елларда ассоциация әгъзалары тарафыннан оештырылган чаралар турында, шуннан соң фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары очраша торган проблемалар турында сөйләде.
«Татарстанның күпчелек районнарында, гомумән Россиядә дә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә дә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә дәүләт программалары кысаларында гына ярдәм күрсәтелә. Грант ярдәмен күздә тотам. Бу – авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы өчен генә түгел, ә күбрәк авыл территорияләрен һәм эшкуарлыкны үстерү өчен дә җитәрлек түгел», – дип белдерде Байтимеров.
Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәмгә муниципаль районнарны да кушарга кирәк. Моның өчен муниципалитет бюджетларына салынган республика программалары акчаларын файдаланырга була.
«Таләпләр артты. Программаларда катнашырга теләгән фермер хуҗалыклары, кыенлыкларны исәпкә алып, баш тарта», – диде ассоциация җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр программаларда катнашу өчен 1127 крестьян-фермер хуҗалыгы гариза биргән. 431 хуҗалык грант ярдәме алган. «Хуҗалыкларның 70 проценты диярлек конкурстан баш тартты. Бу – авылларда авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлыкны үстерү файдасына түгел», – диде Байтимеров.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Бер кооперативка елына уртача 18,5 млн сум туры килде»
Авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итеп, дәүләт берьюлы берничә проблеманы хәл итә, диде ул.
Аның сүзләренә караганда, вак товар җитештерүчеләрнең үз продукциясен сату өчен гарантияле каналы барлыкка килә. «Кооперативларга субсидияләр һәм субвенцияләр бирү базар инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә, аны АПКның барлык кече формалары куллана алачак», – дип өстәде Байтимеров.
2020 елдан 2024 елга кадәр 50 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 925 млн сумлык грант ярдәме алды. Бер кооперативка елына уртача 18,5 млн сум туры килде, дип билгеләп үтте ул.
«Бу сан шактый түбән. Җитештерүне башлау өчен мондый сумма җитәрлек түгел. Шуңа күрә моңа игътибар итүегезне сорыйм», – диде ассоциация җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Органик игенчелек буенча фәнни-җитештерү берләшмәсен төзү бурычы куела»
Россиядә 2030 елга кадәр органик продукция җитештерүне үстерү стратегиясе расланды. Татарстанда органик авыл хуҗалыгын үстерү буенча республика программасы эшләнә. Анда катнаша алырлык крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм кулланучылар кооперативларының беренчел исемлеге төзелде. Алар 120дән артык, дип сөйләде Байтимеров.
«Кызганыч, Виктор Степанович Черномырдин әйткәнчә килеп чыга: «Яхшырак булсын дип теләдек, һәрвакыттагыча килеп чыкты». Ни өчен шулай? Милләтнең сәламәтлеге, озын гомер, халык санын арттыру турында кайгырту кебек изге максатлар куелган иде. Ахыр чиктә – җирне саклау һәм сакчыл караш. Органик игенчелек буенча фәнни-җитештерү берләшмәсен төзү бурычы куела. Мөгаен, бу тезисларга беркем дә каршы килә алмыйдыр?» – дип белдерде ул.
Бу программаның Татарстанда эшләп китүе кирәк, дип ышана Байтимеров. Әмма, аның сүзләренчә, дәүләт ярдәме булмаса, бу эш туктап калачак.
«Программаны гамәлгә ашыру буенча планы 2024 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылган. Кызганыч, 2025 елга аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларга акча кертелмәгән», – дип зарланды ассоциация җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Фермер авылы авыл хуҗалыгы продукциясен актив җитештерү драйверына әйләнергә мөмкин»
Авыл территорияләрен үстерү өчен, Байтимеров «Фермер авылы» программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Беренче чиратта ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, авылларга күченергә теләгән яшь фермерларга исәпләнгән булырга тиеш.
«Төзекләндерелгән фермер авылы авыл хуҗалыгы продукциясен актив җитештерү драйверына әверелә ала. Фермер авылы күп катнашучылар өчен тарту һәм үсеш ноктасына әвереләчәк», – дип саный ул.
Ассоциация Азнакай районы администрациясе белән берлектә 2013 елда ук «Фермер авылы» эскиз проектын эшләгән иде, дип өстәде Байтимеров.
«Ни өчен мин бу турыда әйтәм? Берничә сәбәбе бар. Беренчедән, шәһәрләр тирәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр түгел, ә кулланучылар торак пунктлары барлыкка килә. Икенчедән, фермер авылы күп кенә катнашучылар өчен тарту ноктасы булып торачак», – дип аңлатты ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Бер кооперативка 70 млн сумга кадәр грантны без элегрәк бирә идек»
Узган ел Татарстанның кече хуҗалыклары тарафыннан 142,2 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән – бу барлык категория хуҗалыкларның 42 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. «Күп кенә регионнар мондый күләмне җитештерми», – дип өстәде ул.
6 ел эчендә 342 эшкуар 1,1 млрд сумлык «Агростартап» гранты ярдәмен алды. Нәтиҗәдә 500дән артык эш урыны булдырылды, эре мөгезле терлекләр саны 10 мең башка, атлар саны 500 башка, кош-корт саны 150 мең башка, сарыклар саны 3 меңгә артты, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Саба, Мамадыш, Кукмара, Нурлат районнарында авыл бизнесын ачуга 18-22 грант бирелгән. Әмма Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән, Әтнә, Әлмәт, Актаныш районнарында бер-икешәр генә. «Бу территорияләрдә эш начар оештырылган. Анда халыкка безнең мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк», – диде министр.
Әмма, аның сүзләренә караганда, 2019 елда фермерларга һәм кооперативларга федераль финанслау белән грант ярдәме өчен 1,3 млрд сум бүлеп бирелгән булса, 2024 елда – нибары 594 млн сум гына.
«Шул исәптән кооперативларга грантларга 42 млн сум бүлеп бирелә, 2019 елда – 300 млн сум иде. Бер кооперативка 70 млн сумга кадәр грантлар элегрәк бирелә иде. Хәзер билгеле бер киеренкелек бар», – диде Җаббаров.
Шуңа бәйле рәвештә ул Ассоциация утырышында катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотниковтан федераль дәрәҗәдә грант ярдәме мәсьәләсен карауны сорады. «Бүген безнең тормышка ашыра алырлык ярты миллиард сумлык проектларыбыз бар. Әмма барысына да ярдәм итә алмыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте министр парламентарий һәм Россия Федерациясе крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президентына.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Субсидияләрне 527 млн сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде»
Быел кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 1,3 млрд сумнан артык акча каралган. Бу, 2024 ел белән чагыштырганда, республика бюджетыннан акча арту хисабына 170 млн сумга күбрәк, дип хәбәр итте Җәббаров.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан быел терлекләр асрауга субсидияләрне 527 млн сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде», – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Министр, шулай ук, утырыш башланганчы аның янына берничә фермер килүен һәм «җитештерүне үстерү, арттыру буенча гаять зур планнары, идеяләре белән уртаклашуларын» сөйләде. Фермерларның инициативалары һәрвакыт хуплана, дип өстәде ул.
«Финанслау җитмәгәндә, аны табарга тырышабыз. Тагын Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать итәбез, кирәк булганда, акчаны эчке чыганаклардан яңадан бүлеп бирәбез», – диде Җәббаров.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Камияр Байтимеров – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә абруй казанган кеше»
Съезд Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президентын сайлаулар белән тәмамланды. Бу вазыйфага 5 елга яңадан Камияр Байтимеров сайланды. Аның кандидатурасы бертавыштан хупланды.
«Камияр Миҗәгыйть улы – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә абруй казанган, чөнки ул үз эшен яхшы белүче принципиаль кеше. Аның сүзе әһәмияткә ия», – диде Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотников.
Байтемировны, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе вазыйфасына кандидат итеп, Ассоциация советы һәм президиумы әгъзалары тәкъдим итте. Башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде.
«Татар-информ»нан тәрҗемә