Илнат Фәрхуллин тормыш иптәше Регина белән ничек аралаша башлаганын сөйләгән
Илнат Фәрхуллин тормышында күптән түгел күңелле вакыйга булды. Артист үзенең төркемендә эшләүче биюче Регина Гәрәева белән никах укытты. Илнат Регина белән ничек танышкан соң? Алар күптән бергәме? Бу хакта җырчы «ТаtNews Tatar» сайтына сөйләгән.
Ничек таныштың, дип… Без инде күптән бергә. Төрле өлкәләрдә эшләүче ансамбльләр барысы да бер-берсен беләләр. Татарстан белән Башкортстанны әйтеп тә торасы юк.
Иң авыр вакытларыбызда аралаша башладык Регина белән. Яхшы җыр, начар җыр һәм башка темаларга. Шулай башланды инде.
Шулай язган булган инде. Бергә эшлибез, бергә яшибез, бергә ашыйбыз, бергә йоклыйбыз. Берәр кая китсәм, мәсәлән, үзем генә Мәскәүгә генә барып кайтасы булсам да, миңа читен .
Мин бүген чын күңелдән үземне бәхетле дип әйтә алам. Чөнки яраткан кешем, яраткан эшем, балаларыбыз бар. Исән-сау, ашарга бар, аяк-куллар эшли. Иң мөһиме – сәламәтлек. Син сәламәт икән, димәк, син яшисең, син бәхетле! – дигән Илнат.